- 06.05.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №18 (3 май)
- Рубрика: Юксынабыз...
Беренче май көнне, халык хезмәт көнен бәйрәм иткәндә Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алып, Коръән ашы уздырылды. Аның вафатыннан соң 5 ел вакыт узып та киткән. «Эх, Туфан исән булсамы», дигән сүзне якыннары гына түгел, бөтен татар халкы кабатлыйдыр һаман. 5 ел эчендә милләт язмышында нинди генә борылышлар булмады бит. Ә шәхесне юксынучылар сафына авылдашлары да кушыла. «Без инде ятим калдык» – әнә шулай дип белдергәннәр иде алар аның вафатыннан соң.
«ӘТИ БОЛЬНИЦАДА ҮЛМӘДЕ»
Таулар арасында урнашкан Олы Мәрәтхуҗа авылына башланган сәяхәтне драматургның кызы Әлфия Миңнуллина кызыклы мәгълүматлар ирештерүдән башлады. Олы Мәрәтхуҗада «ф» һәм «х» авазларын әйтү юк икән. Туфанны – Тупан, аның әнисе Халисә апаны Калисә дип йөртәләр.
– Үз авылын әти кебек яраткан кеше бармы икән? Гади кеше аны менә моның чаклы итеп яратса (Әлфия ханым кулын ян-якка җәеп күрсәтте), әти шуннан йөз тапкырга күбрәк яраткандыр. Аңа иртә таңнан алып бөтен авыл халкы килә иде. Ул аларның гозерләрен тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, авылда берәрсе яңа йорт төзесә, сабый баладай куана… Андый гаиләләргә йорт тергезүдә акчалата ярдәм дә күрсәтә иде. Ә авылда берәр бала туса, аларга бүләк ясый. Әтине авылының кечерәя баруы бик борчый иде, – дип хатирәләрен яңартты ул.
Авылга кергәндә үк ерактан мәчет манарасы күренде. Изге йортны Туфан ага үзе салдырган булган. Халыкның дингә бик бирелмәве борчыган аны. Иман нуры иңдерәсе килгән. Тик менә мәчет салынса да, озак еллар буе аңа имам табылмаган. Бу хәл бик борчыган драматургны, шуңа күрә ул бу хәлләрне өлге итеп алып, «Мулла» дигән әсәрен дә иҗат иткән булган. Камал театрында әлеге пьесаның сәхнәләштерелгәнен ишетеп булса да беләсездер.
– Хәзерге вакытта авылыбызда яшәүче бер кеше үзлегеннән дин кануннарын өйрәнеп, бу мәчеттә мулла булып тора. Ул азан әйтә, җомга намазларын укырга чакыра… Кызганыч, әти үзе исән вакытында күрә алмый калды моны. Шундый сөенгән булыр иде. Аның рухына атап оештырылган бу Коръән ашына районнан берәр хәзрәтне чакырырга тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин каршы төштем. «Үзебезнең авыл хәзрәте бар, ул укысын. Әле артык остарып җитмәсә дә, ул мәчетебезгә җан өргән кеше, безгә читтән кеше кирәк түгел дидем», – ди Әлфия ханым.
Әле Казаннан кузгалгач та, юлны кыскарта төшү өчен, Әлфия Миңнуллина белән әңгәмә кордым. Без белгән дә, белмәгән дә Туфан абыйның якты истәлегенә багышланган иде ул.
– Әлфия апа, Туфан аганы күпләр җәмәгать эшлеклесе, драматург буларак белә, тик аның гаиләсе һәрвакытта сер булып калды. Ниндирәк кеше иде ул?
– Әти шактый кырыс кеше иде. Әче-төче итеп сөйләшеп, чәбәк- чәбәк килә торган кеше булмады. Яратса да, күрсәтеп ярата торган кеше түгел иде ул. Бик таләпчән, шуңа күрә аннан рәхмәт ишетү сирәк булды. «Син аны рәхмәт өчен эшләмә. Кирәк өчен эшлә», – дия иде. Аны кечкенә вакытта бик хәтерләмим дә, чөнки ул һәрвакыт юлда, эштә иде. Бераз олыгая башлагач, йомшара төште. Минем балаларга ул бик игътибарлы бабай иде. Анда да бөтен әйберне рөхсәт итә торган, иркәли торган формада түгел, эшләп өйрәнсен, иркә балалар булып кына үсмәсен – үз көннәрен үзләре күрә, юлларын үзләре сайлый торган кешеләр булсын дип тырышты. Минем ике балам бар. Берсе кыз, берсе малай. Кызыма ул, «кызларга кызыл килешә», дип, кызыл әйберләр бүләк итәргә, иркәләргә ярата иде, ә менә улыма карата катгыйрак булды. Ир-ат куллана торган нинди корал бар: көрәк, чүкеч, пычкы – һәммәсе белән эшләргә өйрәтте улымны. Ул оныкларын үзе белән Мәрәтхуҗага алып кайтып, берәр ай торып килә иде. Ашарларына да үзе пешерде. Әти һәр эшне үзе эшләргә тырышты. Ул аны, бәлки, җиренә җиткереп, шул эш остасы эшләгән кебек башкармыйдыр да, тик аны эшләүдән тәм таба иде. Аеруча төзелешне үз итте. Без ел саен җәй көнен, «быел әти ни төзер инде», дип көтеп тора идек. Тик ул бу эшкә кысылырга безгә рөхсәт итми иде. «Сез мине тәнкыйтьләп, аппетитымны бозасыз», – дип әйтә иде. Хуҗалыгында зур алма бакчасы, хәтта бассейны да булды. «Мин шул эшләрне эшләп ял итәм бит», – диде ул безгә. Баш белән уйлап эшли торган хезмәт кенә ардыргандыр шул аны. Тик ял иткәндә дә ятып ял итә белмәде.
– Туфан аганы бик оста бакчачы да булган, диләр бит…
– Дөрес сүзләр. Нәрсә утыртса да, уңыш бирде. Ул бу тема белән шактый кызыксынган. Үзе исән чагында игътибарга алмаган идем, вафатыннан соң күрдем: бөтен җирдә бакчачылык турында китаплар, журналлар. Нинди ашлама кертергә кирәк, корткычларга каршы ничек көрәшергә… Без йомырка, суган кабыкларын, чәй чүбен ташламадык, җыеп, әтигә бирдек. Ул аларның барысын да шул бакча эшендә кулланды. Соңгы елларда үзе чыгарып сок эчү белән мавыкты. Кабак, чөгендер, алма, кишердән су чыгарып, иртән бер стакан эчә иде. Менә бу яшелчәләрне күп итеп үстерә иде ул.
– Әтиегез гаиләдә милләт мәсьәләсенә ничек карый иде? «Татарча сөйләш!» – дип әйтә идеме?
– Татарча сөйләш, дип кенә татарча сөйләштереп булмый бит. Мәсәлән аңа урысча эндәшсәң, ул җавап бирми генә иде. Яки без үзара урысча сөйләшкәндә, «нинди руслар җыелган монда», дип, кырыс кына әйтеп куя иде. Ләкин безнең гаилә белән җыелышып утыра торган вакытларда ул гел милләт, милли сәнгать турында сөйли иде. Оныклары да, без дә шуларны тыңлап үстек. Ул әйтеп түгел, яшьли сеңдереп өйрәтте.
– Үзе исән вакытта Туфан аганы аеруча да нәрсә борчый иде?
– Татар мәнфәгатен кысучы кануннар барлыкка килгәндә, вәзгыять туганда аның борчуы ныграк арта иде. Соңгы вакыт татар мәгарифенең хәленә бик борчылып яшәде. Мәктәпләрдә татар телен укытуны, авылларда татар мәктәпләренең ябылуы, ата-аналарның, безгә татар теле кирәк түгел, дип чыгыш ясаулары… Аның бу уңайдан әйткән сүзләре дә күп иде. «Сарык көтүе халык була алмый», «үз телен белмәгән кеше – чүп, үз телен белмәгән халык – чүп өеме». Бәлки, ямьсезрәк яңгырыйдыр, тик ул моны җаны әрнегәнгә әйткән.
– Әтиегез ничегрәк иҗат итә иде, сезнең белән ниятләрен уртаклаштымы?
– Ул язарга уйладымы – бездән читкәрәк китәргә тырышты. Йә авылына китә, йә санаторийга. Күрәсең, иҗат процессында без аңа комачаулаганбыздыр. Аның: «Башымда тулы бер пьесаны уйлап бетермичә, мин өстәл артына язарга утырмыйм», – дип әйткәне бар иде. Бөтенесен ахырына кадәр уйлап бетергәч кенә язарга утыра иде әти. «Әлдермештән Әлмәндәр»не дә 21 көн эчендә язган бит ул. Иҗатташ дуслары шаккатып та, сокланып та шаярталар иде. Шагыйрь Зөлфәтнең: «Туфан – халтурщик ул. 21 көндә пьеса яза», – дип шаяртканы истә.
– Үзенең легендага әверелерлек драма әсәрләренә сюжетны кайдан алган икән ул, сезнең белән уртаклашканы булмадымы?
– Менә Әлмәндәрне генә алыйк. Ул – җыелма образ. Үз туган авылындагы кечкенә чагыннан күреп үскән картлардан төрле холык якларын туплап «ясаган» ул аны. Әҗәл образының кайдан килеп чыкканын да беләм. Бервакыт әти таудан төшеп бара, ә авылдашы Гыйльми карт менеп бара икән. Сәлам биргәннәр, күрешкәннәр. «Ничек хәлләр, Гыйльми абый?» – дигәч, күрәсең, тау менеп хәле беткән карт: «Менә әҗәл белән сөйләшеп, тарткалашып барам әле», – дигән. Бу әтигә этәргеч булган.
– 5 елда әтисезлек үзен бик сиздердеме?
– Беренче елны нык авыр булды. Хәзер дә ул темага сөйләшергә яратмыйм. Әтинең видеосын карый алмыйм мин. Чыгышларын… Бу темага сөйләшәсем килми.
– Нәҗибә апага Туфан абый белән яшәү җиңел булдымы?
– Һәр кешенең тормышы йә гел бәхетсез, йә гел бәхетле генә булмый. Бичара дигән кешенең дә, психик авыру булмаса, күңеле күтәрелеп киткән вакыты була. Монда да шулай, төрле чаклары булгандыр. Аллага шөкер, тормышларында зур кайгылар булмады, кайберәүләр белән чагыштырганда, җитеш тормышта яшәделәр. Әти дә, әни дә гел юлда иделәр, тик бер-берсенә чикләүләр куймадылар. Әти әнигә шуның өчен рәхмәтле иде һәм шуңа хөрмәт итте: әни беркайчан да аның чабуына ябышып, өйдә утыр, димәде. Алар икесе дә үз өлкәсендә, үз сәнгатендә яшәде һәм бер-берсенә комачауламады.
– Туфан абый бик озак авырып яттымы? Соңгы мәртәбә аны үләренә бер атна калгач, Тукай бәйрәмендә күргән идем, авыру билгеләре сизелмәде дә кебек…
– Әти соңгы вакытта еш авырый иде, тик аның үлеме көтелмәгән хәл булды. Аның йөрәге белән проблемалары бар иде, ике операция ясарга тиеш булдылар, тик җитешмәделәр. Аның йөрәге бик таушалган булган, операция өстәлендә дә үлү куркынычы югары булган. Ул көнне әти әни белән Нагорный бистәсендәге йортларында иде. Үлемнең шаукымы була, дип әйтәләр бит. Мин 40 градус температура белән авырып, башымны да күтәрә алмый яткан чак иде. Әти шалтыратты да: «Кызым, мин үләрмен, ахрысы», – диде. Үзем урынымнан да тора алмадым, балаларны тизрәк шунда җибәрдем. Тик алар килеп җиткәндә әти инде аңында булмаган. Газеталарда әтине, больницада үлгән, дип яздылар, тик ул өйдән киткәндә үк комада иде инде. «Инфаркт» диделәр. Әтине беренче мәлләрдә еш төшемдә күрдем. Ул һаман бер үк сүз әйтә иде: «Кызым, бакчага кишер, суган, сарымсак утырт, яме!»
«ОНЫТМАСЫННАР ӨЧЕН ҮЛМӘСКӘ КИРӘК», – ДИДЕ»
Олы Мәрәтхуҗага кайткач, авыл буйлап экскурсиягә киттек. Кайсы гына почмагына барма, Туфан аганың исеме белән бәйле. Шәхеснең вафатыннан соң Мәрәтхуҗа халкы бер чишмәләрен аның исеме белән атаган. «Туфан чишмәсе»нә төшкәч, янәшәдәге утыргычта Туфан Миңнуллинның хатыны, алыштыргысыз талантлы актриса Нәҗибә апа Ихсанованы күрдем. Чишмә бинасына ябыштырылган плакаттан Туфан аганың җитди портреты карап тора. Ә Нәҗибә апа шул якка каерылып карады да: «Менә Туфан, кайттык синең яныңа җыелып», – дип куйды. Ул да ничә дистә еллар иңгә-иң терәшеп яшәгән Туфанын сагына иде.
Депутат булганда үз авылын һәрьяклап алга тарткан драматург. Хәтта авылда клублар төзү турындагы программа эшли башлагач та, Мәрәтхуҗада 200 кешелек клуб салдырып өлгергән. Авылга кергәндә, машиналар батып калмасын өчен, күпер дә салдырган. Авыл дип җан атып яшәгән, кыскасы. Әнә шуңа күрә дә авылдашлары бу Коръән ашына үз өлешен кертергә ашыккан: без килгәндә 3 йортта – аш, 3 йортта бәрәңге пешереп, мәҗлес табынына куярга әзерлиләр иде.
Туфан аганың хуҗалыгына юнәлгәндә Әлфия ханым бер йортка төртеп күрсәтте:
– Менә бу – әтинең әнисенең нигезе. Бакчаларында 25 алмагач үскән. Тик әти, үзләрендә булса да, күршеләренең бакчасыннан алма урлый торган булган. Шуны миңа гел сөйли иде, – дип елмайды ул.
Туфан абыйның алмагачларга мәхәббәте кечкенәдән килгәндер, күрәсең. Үз бакчасында да шактый алма агачы үскән аның, тик янгын чыгып, күбесе харап кына булган. Хәзерге вакытта бишәү генә калганнар. Шулар үсеп утырган ишек алдында ук ясалма күл дә бар. Туфан абый аны үз куллары белән казыган булган. Хәтта балык үрчетергә дә теләгән әле. Тик астыннан салкын чишмә бәреп торгач, балыклары гел үлеп беткән, ишәеп китә алмаганнар. Ә күлнең суы әрәм китмәгән. Ул җәй көне үрдәкләр асраган.
…Килгән кунаклар арасында Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бар иде. Аның белән булган кыска гына әңгәмәбез барышында Туфан Миңнуллинның халкына ни дәрәҗәдә кирәкле шәхес булганлыгына инандым.
– Вафатына берничә атна калгач, Туфан абый Дәүләт Советындагы минем бүлмәмә керде. Чәй эчеп утырабыз шулай. Шунда мин сүз кузгаттым: «Туфан абый, бу халыкның хәтере бигрәк сай инде. Әле күптән түгел генә Мирсәй Әмир, Гариф Ахуновларны укый, яттан белә идек. Үлделәр дә, алар турында оныттылар: сөйләгән дә, язган да кеше юк. Нишләп шулай икән?» – дигәч, уйлап торды да: «Разил, шулай икән шул. Үлү белән оныталар. Шуңа күрә үлмәскә кирәк безгә», – дип шаярткан иде. Шуннан соң ике-өч атна вакыттан үзе дә вафат булды. Тик шулай да биш ел элек бакыйлыкка күчкән Туфан абыйның үзен генә түгел, әсәрләрен дә онытмыйбыз. Аның әсәрләре мәңгелек әсәрләр. Әлмәндәр образы үзе генә дә ни тора! «Әлмәндәр турында язганда мин татар халкы турында яздым, – дигән иде ул. – Татар халкы булган, бар һәм булачак, ул әле аягында нык басып тора торган милләт, дип әйтергә теләдем мин», – диде. Аның киләчәге дә озын гомерле булыр дип өметләнде
– Туфан аганың булмавы Дәүләт Советында да сизеләме?
– Бик нык сизелә. Карап утырам кайвакыт Дәүләт Советында, әгәр исән булса, шушы урында Туфан абый нишләр иде икән, дип уйлыйм. Ул иң кискен бәхәсләр барган вакытта да, чәчрәп чыгып, үз сүзен әйтә иде. Шуңа аңа депутатлар да, җитәкчеләр дә, халык та колак сала иде. Бу ягы белән ул безгә бик кадерле. Кайвакыт миңа әйтеп куялар, менә Дәүләт Советында милли мәсьәләләрне күтәрә торган, Туфан аганы алыштырырдай бердәнбер депутат сез калдыгыз инде, дип. Минәйтәм: «Юк, бу дөрес түгел. Туфан агайны беркем дә алыштыра алмый. Туфан агайның урыны вакантлы һәм ул гомер буе вакантлы калачак». Чынлап та безгә Туфан агай җитми. Беркөнне Минтимер Шәрип улы минем янга килде дә, «Разил, син инде ничә ел моңаеп утырасың. Туфан киткәннән соң син нишләптер моңаеп калдың, бер канаты сынган кош шикелле», – ди. Ул дөрес әйтә, мин бер канаты сынык кош шикелле калдым Дәүләт Советында. Әмма тормыш дәвам итә. Мин әле өметләнәм: яшьләр килер, алар Туфан аганы алыштыра алмасалар да, үз урыннарында булыр һәм безнең милләтнең киләчәген өметле итү өчен кулларыннан килгән өлешне кертерләр.
Коръән ашына Камал театры артистлары да, район башлыгы, язучылар берлеге рәисе да килгән иде. Һәркемнең чыгышында чиксез хөрмәтләү сизелде. Туфан абыйның рухына дога кылгач, һәркем ихлас күңелдән, «Амин», дип йомгаклады. Тик шунысы бар: аның Мәрәтхуҗадагы йорты хәзергә иясез. «Без анда кайтып яши алмыйбыз, гел кайту мөмкинлеге дә юк, шуңа бу йортны авыл халкына мәхәллә йорты итеп тапшырасыбыз килә. Шунда Коръән ашлары уздырсыннар иде», – дип белдерде Әлфия ханым Миңнуллина.
Чара бик җанлы һәм бик матур оештырылган булса да, бу тулысы белән Туфан аганың якыннары һәм авылдашлары хезмәте иде. Район җитәкчелеге тарафыннан бернинди ярдәм дә күрсәтелмәгән. «Әгәр әти Актаныш яки Арча, йә Буа районында туган булса, әллә кайчан аны күккә чөярләр иде инде», – дип, үз фикере белән уртаклашты язучының кызы. Бездә чынлап та кешене тиз оныталар. Бу беренче очрак кына түгел. Вафирә ханым Гыйззәтуллинаның кызы да нәкъ менә шушы игътибарсызлыктан зарланган иде. Ә бит милләт өчен күп көч куйган кешеләрне иң беренче чиратта ул туып-үскән җирлектә санларга тиешләрдер…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Кама Тамагы – Казан
Комментарии