«Кредит камыты киеп, каласың: «Рәхмәт!» - диеп»

«Кредит камыты киеп, каласың: «Рәхмәт!» - диеп»

Тарихында беренче тапкыр буларак, Русия торак мәсьәләсен хәл итәрлек дәрәҗәдә! Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин «ДОМ.РФ» үсеш институты җитәкчесе Виталий Мутко белән очрашу вакытында белдергән, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

– Безнең әлеге тармакта хәл ителмәгән бик күп сораулар бар, алар турында күп тапкыр әйттем инде. Ләкин хәзер шундый хәл туды, Русиянең патша заманыннан алып, совет чоры һәм яңа тарихында беренче тапкыр буларак, без торак мәсьәләсен хәл итәрлек дәрәҗәдә, – дигән Путин. Дөрес, кемне һәм ничек тораклы итү турында сүз бара? Авария хәлендәге тораклардан күчү чиратында торучы 4 миллион гражданнар турындамы, әллә гомуми мохтаҗлар хакындамы? Төгәл мәгълүмат бирелмәгән ул хәбәрдә. Иң мөһиме – әйтелгән фикере бик яңгырашлы бит! Ә Мутко илбашы сүзен куәтләп, «ДОМ.РФ»ның 2021-2030нчы еллар өчен озак вакытлы программа кабул итүе һәм үз эшчәнлеген тулысынча милли максатларга ирешүгә – гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлтүе турында бәян иткән.

Тагын бөек, даһи сүзләр! Ничек аңа сокланмыйсың инде? Тик менә ил гражданнары, халык чынбарлыкта ни рәвешле тораклы була соң? Әлбәттә төрле формадагы кредитлар алу хисабына. Социаль ипотека, гади ипотека, гаилә ипотекасы, ерак көнчыгыш программасы һәм башкалар. Мутко сүзләренчә, илдә торак сатып алучыларның 50 проценты ул эшне нәкъ менә ипотекалар аша тормышка ашыра. Ипотека программалары эшли башлаган 2012нче елдан бүгенгәчә илдә 10,7 миллион граждан фатирлы булу бәхетенә ирешкән икән. Ә «ДОМ.РФ» үсеш институты торак өлкәсендә барлык төр дәүләт ярдәмнәре операторы ролендә зур эш күрсәтә, янәсе. Күрәмсең шуңа да инде дәүләт акчасына оештырылып эшләп киткән әлеге институтның керемнәре елдан-ел арта бара.

– 2015нче елда балыкка килгән оешмабызның табышы бүгенге көнгә 8 тапкырга артты һәм компаниянең активы 1,5 триллион сумга якынлашып килә, – дип мактана Виталий Мутко. Узган елда гына да 26 миллиард сум күләмендә табыш алганнар. Хәзер инде дәүләткә бурычларны да дивидендлар формасында түләп бетереп баралар икән. Чынлыкта без хәзер торак базарында эшләүче гадәти оешма, дип ассызыклый ул бизнес мөстәкыйльлеге алуы турында.

Әйе, гражданнар, халыкка ярдәм, дип, дәүләт программалары, дип бюджет хисабына эшләп баеп, соңыннан «мөстәкыйльлек» ала беләләр безнең илдә. Тик менә Русия Президентының «без хәл итәрлек дәрәҗәдә» дигәненә, Мутконың «зур эшләре» белән шапырынуына карамастан, «торак алу бәхетенә» ирешкән халык кына киресенчә – икътисадый мөстәкыйльлеген югалта бара. Чөнки югарыда искә алынган дәүләт ярдәме программалары, төрле ипотекалар барысы да фатир алу өчен ташламалы кредит бирүгә нигезләнгән. Ташламалы, имеш, дип өстисе килә бу очракта. Ник дигәндә, иң арзан процентлысының да еллык ставкасы 5-6 проценттан ким түгел бит. Андый процент ставкасы европа илләренең күпчелеге өчен гадәтидән дә югарырак дип санала. Бездә әле аны алу өчен дә җиде кат тиреңне салып, сират күпере аша узарга кирәк.

Булган мөмкинлекләрдән, дөресрәге, дәүләтебез халык турында кайгыртып тудырган «ташламалы» шартлардан файдаланмасаң, безнең кыргый базар икътисады шартларында гади халыкка фатирлы булуның бүтән чарасына өметләнергә дә калмый. Шуны яхшы аңлаган мәлдә, биргәнгә риза булыгыз дигән сыман, дәүләтебез «ташламалы» шартларның да ташламаларын акрынлап бетерә бара. Мисал өчен, ипотека кредитларының ставкасы арта барып, ел азагына 9 процентка чаклы җитәргә мөмкин, дип белдерде шул ук Виталий Мутко. Русия Банкы мәгълүматлары буенча, беренче июльгә ипотекаларның уртача ставкасы 7,07 процент булган. Ләкин июль ахырында Русиянең Үзәк Банкы төп ставканы кинәт бер процентка арттырды. Бу инде март аеннан бирле ставканың дүртенче тапкыр артуы, дип яза ТАСС. Ә тораклы булырга теләгән халык, ипотека кредитларын һаман саен күбрәк ала бирә. Татарстанда андыйлар саны агымдагы елның биш аенда 37 процентка арткан. Мондый шартларда әлеге такмакны җырларга гына кала инде...

Тырышып, безнең түрәләр,

Халык күңелен күрәләр:

По блату, җайлап кына,

«Ипотека» бирәләр.

Кредит камыты киеп,

Каласың: «Рәхмәт!» – диеп.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии