ТАГЫН «КЫЧЫТМАГАННЫ» КАШЫЙЛАР…

ТАГЫН «КЫЧЫТМАГАННЫ» КАШЫЙЛАР…

РФ Дәүләт Думасының эше юк, илнең яшәеше өчен кичекмәстән кабул итәргә кирәкле кануннар эшләнеп беткән ахыры – тагын кычытмаган җирне кашый башлаганнар. Бу юлы «Гадел Русия» фракциясе әгъзасы Михаил Сердюк үзен күрсәтеп, нинди акыллы булуы белән мактанып аласы итте. Ләкин, гадәттәгечә, ахмаклык килеп чыкты, аны беркем дә «акыл иясе» буларак кабул итмәде. Ул автотранспорт чараларына матур номерларны сатып бирүне законлаштыру фикере белән чыкты. Ягъни, әгәр безнең коллегабыз Эльвира Фатыйхова үзенең «Матиз»ына Салаватныкы кебек «001» номеры, яки Габделфәт Сафинныкы кебек «777» номеры алырга тели икән, 150 мең сум акчасын рәсми рәвештә казнага түли генә…

Депутат фикеренчә, бу рәсмиләштерү ЮХИДИдагы коррупцияне киметәчәк. Югыйсә, «матур» номерларны анда болай да сатып яталар дип саный ул. Мисал итеп, узган язны ришвәт алуда тотылган Рязань өлкәсе начальнигын китерә. Ул «матур» номерларны 500 мең сумга сата торган булган. Әгәр бәяләрне алай ук күтәрмичә, 150 мең сумнан сатканда да, бу акчага күпме юлларны төзәтеп булыр иде…

Булыр иде, ләкин булмаячактыр шул. Безнең илдә юллар акча юклыктан начар түгел, аны эреле-ваклы түрәләр урлап бетереп, технологияләрен үтәмичә салганга начар. Әгәр хасиятен туры китереп эшләсәң, юл биш ел сипләмичә хезмәт итә ул. Бездә исә, яз салган асфальт көзгә инде җимерелә башлаган була. Юк, депутат әфәнде, «матур» номерлар сатып юл ясау турындагы хыялыгыз Русия түрәләренең комсызлыгы чоңгылында юкка чыгар кебек. Шуңа күрә ниндидер популистик законнар уйлап чыгарырга, кычытмаган җирне кашырга түгел, ә юл төзүне, караклыкка урын калдырмаслык итеп, камилләштерергә кирәк…

Кирәген кирәк тә, тик урларга комачаулаучы ул кануннарны кабул гына итмәсләр шул. Үз табышларыннан үзләре баш тартмаслар. Югыйсә, юл төзү сметаларының кагыйдәләрен әллә кайчан үзгәртерләр иде. Чөнки бу кагыйдәләр буенча Русиядә юл төзү Ауропадагыдан өч тапкыр кыйммәтрәк чыга, имеш. Ник дисәң, бездәге бәяләмәләр әле узган гасырның 70нче елларында ук кабул ителгән килеш калган. Ләкин бит ул заманнан бирле техника үзгәрде, аның чыгымнары бермә-бер кимеде, эшче куллар биш-ун тапкыр кимрәк кирәк була башлады… Ни өчен соң белә торып вәзгыятьне үзгәртмиләр, казна акчасын әрәм-шәрәм итәргә юл куялар? Мөгаен моңа җавап бер генәдер: «урлау өчен»…

Әгәр Дәүләт Думасы кычытмаган җирне кашып, депутатлар бик эшлекле кыяфәттә бәхәсләшә-бәхәсләшә яңа канунны кабул итәләр икән, ул акча барыбер урланып бетәчәк. Ә болай ул матур номерлар кайчак бушка да эләгеп куя. Әйтик, миңа заманында ике машинама 323 һәм 626 номерларын бары тик «яхшы кеше» булганым өчен генә биреп чыгарганнары бар. Гәрчә үзем беркайчан да «матур» номерлар артыннан кумасам да. Машина бит ул нинди номер таксаң да йөри, камералар нинди номерны да төшереп алып штраф квитанцияләрен җибәреп тора. Алар бит синең «матур» номерларыңа карамый, «крутой» икәнеңне аңламый. Ул номерлар, мөгаен, бары тик яшьрәк егетләргә озын сыйраклы кызлар алдында мактану өчен, яки эстрада йолдызларына кеше күзе алдында булу өчен генә кулайдыр. Башкача ришвәтләр биреп, 150 шәр мең түләп номер алуны аңлый да, кабул итә дә алмыйм. Әнә 544 һәм 840 номерлары белән дә шәп кенә йөреп торам әле. Машинама гади номерлар такканга карап халык: «Кем килгән икән?» – дип, баш ватмый, барган җиремнән куып кайтармый…

Белмим тагын, бәлки, кемгәдер нәкъ менә 555 яки 111 номерлары тагып йөрү зарур һәм бу аңа җан рәхәте бирәдер. Алайса, күп көтәсе калмас, ул бу номерларны беркемгә дә ялынмый гына сатып алу мөмкинлегенә ия булыр. Чөнки инде «Бердәм Русия» «Гадел Русия»нең бу башлангычын хуплаган. Димәк, никадәр генә көлсәк тә, яңа канун барыбер кабул ителәчәк. Ә менә юллар яхшырыр дип өметләнмим…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии