Кәкре көзгеләр иле…

Кәкре көзгеләр иле…

Агымдагы елның сентябрь ахыры. Кинәт кенә хәлсезлек биләп алды. Температура күтәрелмәде анысы. Тик, теге зәхмәт миңа да килеп җитте ахрысы, дигән шик үтте баштан. Таҗлы вирусны әйтүем. Һәм дөрестән дә, компьютер томографиясе нәтиҗәләренә караганда, үпкәнең 12 процентында ялкынсыну булуы ачыкланды.

Шулай итеп, минем дә ике атнага сузылган «дөньядан чикләнеп утыру» көннәрем башланды. Казан янәшәсендә урнашкан бистәдәге йортта үзем генә үткәрдем изоляцияне. Нинди хәлдә булуыма, ничек дәвалануыма тукталып тормыйм. Ул турыда язу түгел иде максатым. Ә менә ябылып утырганда кем вакытны ничек үткәрә, анысы кызык. Әлбәттә, каты авырганда андый уй башка килеп тә карамый ул. Инде савыга башлагач, торып йөрерлек хәл кергәч, вакытны үткәрү мәсьәләсе актуальгә әйләнә. Вакыт үткәрү өчен кемдер китап укыйм дияр, кемдер кул эшләре белән шөгыльләнәдер, берәүләр иҗади халәткә чума һ.б.лар. Ләкин, абсолют күпчелек өчен иң күп вакытны телевизор аладыр дисәм, ялгышмам. Кемдер карамаса да, кабызып куя аны. Фон биреп тора бит. Ә кемнәрдер экранга төбәлеп, көне-төне мөкиббән китеп утыра. Мин дә караштырдым. Махсус рәвештә тәүлекнең төрле вакытында, федераль канун нигезендә бушлай күрсәтелә торган каналларның төрлесен ачкаладым. Нинди кызыклы, файдалы, акыллы тапшырулар бар икән, шуны белү иде максатым.

Телевидение дигән могҗиза чынбарлыктагы тормышны бөтен уңышлары һәм проблемалары белән объектив яктыртырга тиеш дип аңлыйм. Телевизор экраны ул – көзге, дип өйрәтәләр иде безне телевидениедә эшләгәндә аксакал журналистлар. Ә бушлай күрсәтелә торган үзәк каналларның тапшыруларын карагач, телевизор экраны кыек, кәкре көзге сыман тоелды миңа. Махсус эшләүче көлке бүлмәләрендә сурәтне бозып күрсәтә торган көзгеләр бар бит әле. Шулар сыманрак. Тик, ул бүлмәләрдәге кебек, көлдерә торган түгел. Алай да, ышанып, инанып карасаң, берникадәр күңел күтәренкелеге тоемланырга мөмкин. Мәсәлән, «Сила тайги, сила сибири…» дип башлана торган «Газпром» рекламасын карауга, үзеңне ни дәрәҗәдә уңышлы кеше итеп хыялланырга мөмкин бит! Янәсе, «Газпром – кыйммәтле милли горурлыгыбыз!». Шулай булгач, ул барыбызныкы да дип аңларга кирәктер. Дөрес, чынлыкта ул алай түгел. Иң мөһиме – телевизордан күрсәтелә торган реклама бит!

Гомумән, телевизор экранында чагылдырылган тормышта проблемалар бик аз. Һәм аны карагач, һәркемне борчый торган иң зур мәсьәлә – ул тышкы сәясәт дип кабул итәргә мөмкин. Әйтерсең безнең илдә яшәүчеләр – барысы да йотлыгып тышкы сәясәтне күзәтәләр. Чөнки әллә ничә каналда, әллә ничә тапшыруда көн саен берсен-берсе кабатлый-кабатлый сәгатьләр буе шул турыда сөйлиләр. Һәм яңалыклар хезмәте генә таныштырмый дөнья хәлләре белән, ток-шоулар да бик күп.

Хәер, тулаем алганда да, безнең тормыш хәзер ток-шоулардан тора дигән фикер туа телевизор каршында утырганнан соң. Нинди темага гына багышланганнары юк аларның: артист, актер ише танылган шәхесләрнең гаилә серләрендә казыну; кем-кемне алдаган, кемнән бала тапкан; кемне фатирдан куганнар; хәтта кем белән йокларга җыенуларын да тикшерәләр. Әле ничек итеп тикшерәләр бит: «детектор лжи»га утырталар, ДНК үрнәген алып, кыйммәтле анализлар ясыйлар, психологлар, социологлар, күрәзәчеләр, шоуменнар һәм тагын әллә кемнәр үз фикерләрен җиткерәләр. Әйтерсең, ул мәсьәләләр ил халкын шул чаклы борчый һәм ниндидер ике-өч кеше арасындагы мөнәсәбәтнең асылын белгәч, илдә тормыш та җайланыбрак китәчәк. Шуңа күрәдер инде, бу вак, субъектив темаларны күтәргән ток-шоулар телевизорлар каршында иң күп халык утырган вакытларда күрсәтелә бит! Аларның телевизор караучыларга нинди мораль-әхлакый, психологик һәм эстетик тәэсир ясавын кем булса да тикшерә, өйрәнәме икән? Хәер, өйрәнәләрдер. Билгеләнгән, расланган юнәлеш буенча махсус шундый тапшырулар эшләнәдер… Яңалыклар һәм ток-шоулардан тыш, кинофильмнарга игътибар итсәк тә, алар арасында да атыш, үтереш, көчләү, бозыклык турындагы сериаллар тутырган бит эфирны.

Бүген телевизордан күрсәтелә торган мәгълүматны карап, тулаем нәтиҗә ясап әйткәндә, илдә барысы да ал да гөл! Дөрес, берникадәр проблемалар ассызыклана анысы. Мисал өчен, таҗлы вирус һөҗүме турында яктыртыла, алдан билгеләп үткәнемчә, тышкы сәясәткә бик зур игътибар бирелеп, Русиянең тышкы дошманнарын фаш итеп торалар. Ә, ул кино-сериалларны карасаң, полиция, армия һәм башка көч структураларыннан торган илдә яшәвебез аңлашыла. Чөнки барлык кинолар да шулар турында диярлек. Кайберләрен инде дистәләгән тапкыр кабатлап күрсәтәләр бит.

Телевизор экраныннан агылган мәгълүмат аша яшь буынга нинди тәрбия бирелә дә, халыкның аңына нәрсә иңдерелә, нинди идеология алга сөрелә?.. Әйтерсең илдә күрсәтерлек башка темалар юк. Нигә җитештерүнең төрле өлкәләрендә эшләүче халык турында, аларның тырыш хезмәтләре турында тапшырулар булдырмаска? Аена 10-15 мең сумга алсыз-ялсыз тир түгеп йөрүче авыл халкы турында бөтенләй онытылды. Ел буена берничә тапкыр гына искә алына бит үзәк каналларда авыл хуҗалыгы тармагы. Ул да булса, нигездә, олы түрәләр кайсыдыр төбәккә килеп, алдынгы хуҗалык белән танышканда. Әгәр инде хезмәт кешесе, аларның тормышы, җитештерү турында аерым тәрбияви тапшырулар ясап, экраннан күрсәтүне базар шартларында табышсыз, ягъни рейтинглы түгел, дип табалар икән, ул очракта бу темалар буенча да ток-шоулар ясарга мөмкин бит. Уйлап кына карагыз: фәлән авылда яшәп, бер ялсыз иртәдән кичкә чаклы хезмәт куючы терлекче ничек итеп 15 мең сум айлык хезмәт хакына гаиләсе белән җан асрый ала? Яисә, пенсионерлар ничек 10-12 мең сумга яши? Шундый темага ток-шоу оештырганда, бик кызыксынып карарлар иде минемчә.

Бик аяныч… Мин бу хәлне илнең бөтенлегенә, милли куркынычсызлыгына янау дияр идем. Тик, кем яный? Берәү дә канун бозмый кебек бит. Янәсе, без демократик илдә яшибез, сүз иреге чорында цензура булырга мөмкин түгел. Ә телевизион каналлар – алар бизнес объектлары, нигездә шәхси милек, аларның үз хуҗалары бар. Демократик илдә, ирекле базар шартларында бизнес алымнарын да базар шартлары билгели диярләр… Бер яктан караганда, барысы да шулай. Тик, базар шартларына сылтый-сылтый, кайбер очракларда кыңгыр эшләрне каплау өчен аны пәрдә итеп, илебез дә базарга әйләнде бугай инде. Ә бөек Тукаебыз язганча, анда берәү алдый, берәү – алдана шул. Әлеге сүзләрнең асылын исбатлагандай, телевизор илдәге матур тормыш турында сөйләвен дәвам итә.

РS: Менә шундый уй-фикерләр турында янәдән борчылдым чикләнеп яшәгән вакытта. Янәдән дим, чөнки андый уйлар элек тә борчу тудыра иде инде. «Үзгәртеп кору» чоры башлангач та, бик нык үзгәрде шул безнең телевизорларыбыз да. Оят та, намус та калмады… Бары бер нәрсә куандырды изоляциядә ятканда. Чын дусларым калган икән. Дөрестән дә, алар бар! Аларның һәрдаим шалтыратып хәл белешеп торулары, ярдәм итүләре тизрәк савыгырга көч биргәндер. Әйе, ярдәм дә иттеләр. Берничә тапкыр дарулар һәм азык-төлек китереп, ишек төбенә куеп киттеләр хәтта. Шәһәрдән читтә үзең генә чикләнеп яшәгәндә, анысы да зур ярдәм икән ул. Таҗлы вирустан сакланып, барыбызга да сәламәт булып яшәргә язсын инде! Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр бит. Акылыгызны «кәкре көзге» вирусы да зарарламасын инде тагын!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ, Казан шәһәре

Комментарии