Үзем куркам, үзем йолкам...

Үзем куркам, үзем йолкам...

«Безнең гәҗит»тә чираттагы мәкаләм басылып чыккач: «Хөкүмәт белән түрәләрне тәнкыйтьләгәнсең, зыяннары тиюдән курыкмыйсыңмы?» – дип сорады бер дустым. Миемнең бер өлешендә шыпын гына яткан шөбһәм барын сиздермәскә тырышып: «Язганнарым Конституциягә каршы килми, хөкүмәтне бәреп төшерергә, милли һәм дини каршылыклар чыгаруга өндәмәдем», – дип, сүземне кыска тоттым. Шулай да, өйгә кайткач уйлана калдым – курку нәрсә дә, батырлык нәрсә имеш. Мал табибы буларак беләм: курку – хайваннарда үз-үзен саклау инстинкты. Шуннан башка ул тирәлеккә яраклашып озак яши алмый, һәлак була. Әгәр үзенә куркыныч янаса яки корбанына һөҗүм итсә, батырлык та күрсәтә. Кешеләр дә нигездә шундыйрак бит. Әмма ләкин бик күпкә катлаулырак. Чөнки җәмгыять һәм дәүләт йогынтысында барлыкка килгән мәдәни кыйммәтләр аңын формалаштырып, аны шәхес итә. Әлбәттә, һәркем өчен хас үзенчәлекләрен дә өстәп. Үз халкында гасырлар дәвамында барлыкка килгән фикерләү рәвеше, милли һәм дини гореф-гадәтләр, идеяләр – кешенең гомерлек юлдашлары. Һәркемдә дә курку белән батырлыкның үзенә хас нисбәте буладыр дип уйлыйм. Кешедә көтелмәгән кискен хәлләрдә тулаем ачыла ул. Мәсәлән, сугышта берәү каһарманлык кыла, икенчесе әсирлеккә төшә һ.б. Шунысын да әйтим әле. Бервакыт сәер бәхәскә юлыкканым булды: танышыбыз ап-аек килеш үз гомерен бауга менеп чикләгәч, арабыздан берәү: «Проблемалары алдында куркып калган егет», – диде. Икенчесе: «Иң кадерле нәрсәсе – гомереннән ваз кичкән батыр ул», – ди. Адәм фантазиясенең чиге юк икән дип, аптырап калдым.

Русия халкында әлеге нисбәт ничек, курку кыюлыктан артып баланс бозылмадымы икән, дигән сорау бирдем да үземә, үтә тирәнгә кермимме, дип шүрләп куйдым. Чыннан да, түрәләргә күндәмлегебез, берләшеп үз таләпләребезне куярга сәләтсезлек, эштә үшәнлегебез һәм башка кимчелекләр, бәлки, шуннан киләдер. Әллә коррупция белән кулга кул тотышып куркыту, идарә итүнең асылымы? Минем чордашлар хәтерлидер; бер киңәшмәдә зур җитәкчебез: «Любоегызга орден бирергә, любоегызны төрмәгә тыгарга була, эшләгез!» – диде. Икенчесенең: «Теләсәк, ишек алдындагы ломыгызга документ юклыгын сәбәп итеп, суд алдына бастырырбыз», – дип янаганы булды. Күзәткәнем бар: түрәләрнең шактые хөр фикерле, үзеннән белемлерәк хезмәткәрдән шүрли. Эшенең остасы булса да, аннан арыну җаен эзли. Һич югы, авызына «калҗа» каптырып, телсез итәргә тырыша. Яисә аның кыек-мыек гамәлләре теркәлгән «серле папканы» сейфында яшереп тота. Кирәксә, басым ясап куркытырга. Бу алым, гадәттә, югары даирәләрдә кулланыла. Сәяси көндәшлек булмаган, гаделлек кәгазьдә генә җан саклап, коррупция азынган илдә, йә, кемнең гаебе юк? Беләсез бит, гел язып торалар, «размеры» гына төрлечә. Гаепле кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булса да, аның белән җитәкчелек итүе җиңел. Бу – аксиома.

Сүземне юморга төреп, бәлки, КУРКУга һәйкәл куярга вакыт җиткәндер, диясе килә. Ислам динебез Аллаһтан гына куркыгыз, сез аның гына колы дип өндәсә дә, дөньялыкта барыбыз да нидән дә булса курка. Хаким – хакимиятне югалтудан. Аңа якын түрәләр – бюджет тагарагыннан читкә тибәрелүдән. Кредитка баткан кеше – эшсез калудан. Урлап баеган – фаш ителүдән. Раслауларны бик озак дәвам итәргә була, җитеп торсын...

Бәлки, гасырлар дәвамында күп тапкыр булган сугышлар, түнтәрешләр, фән әһелләренең илдән куылулары, репрессияләр, диктатура шартларында берничә буын алышыну, яшәүгә һәм алгарышка дәртле пассионар шәхесләр юк ителү безнең халыкны тискәре сайланышка (отрицательный отбор) китергәндер? Ялгыша калсам, мең тапкыр гафу. Әгәр шулай булса, моны төзәтергә күпме вакыт кирәк? Ай-һай, тиз арада пропаганда ярдәмендә курку хисенә караганда, кыюлык хисен арттырып булырмы бүгенге вәзгыятьтә? Алар генетикага бәйле сыйфатлардыр, мөгаен.

Ә мин һаман да инде ничә көннәр болар хакында уйлануларымнан арына алмый интегәм. Чыннан да, соңгы вакытта, Украина белән бәйле вәзгыять уңаеннан, Дәүләт Думасы без аңлап бетермәслек бик күп кануннар кабул итте. «Берәр фикерем шулар белән каршылыкка керсә?» – дип куркып куям. Чөнки мин, үз дәүләтчелеген югалткач, күп гасырлар дәвамында өркеп яшәргә дучар ителгән татар халкының бер кисәкчеге бит. Курку безнең геныбызга салынган. Ел саен «Хәтер көнен» үзебезне үзебез хөрмәт итәрлек дәрәҗәдә үткәрә алмавыбыз шул хакта сөйли. Туксанынчы елларда, «аратаны» бәреп чыккан колын кебек, бераз уйнаклап алдык та, яңадан «Беликов футлярына» кереп кунакладык. Мин үземне, куркып кына, әнә шул футляр капкачының ярыгыннан карап, нидер әйтергә җөрьәт итүче инсан итеп хис итәм... Бары шул гына.

Хәтерлисездер Антон Чеховның «Человек в футляре» дигән хикәясен. Анда «как бы чего не вышло» дип куркып яшәгән, шул куркаклыгыннан җан тәслим кылган Беликов турында язылган. «Смерть чиновника» дигән әсәре дә шуңа охшаш.

Мин соңгы вакытта Русия халкын футляр эчендә яшәп, үзенә хас психологиясен булдырган кавем итеп күзаллыйм. Тарих төпкеленә бик тирән кермичә генә берничә мисал китереп, шуны расламакчы булам. 1825нче елда Русия белән Франция арасындагы сугышта җиңеп, Парижда күргән алгарыштан хисләнеп кайткан офицерлар восстание күтәрә. Әлбәттә, алар Русиядә уңай үзгәрешләр ясау максатын күздә тота. Әмма халыкны үзләре артыннан ияртүне кирәк санамау сәбәпле, җиңелеп харап булалар. Патша Николай 1нче футлярны нык итеп ябып куя. Ә большевиклар партиясе 1917нче елда җиңүгә ирешеп, хакимлекне үз кулына ала. Һәм халык ярдәмендә алгарышка ирешә. Әмма хакимлек өчен көрәш барышында үз артларыннан күп гаепсезләрне дә ияртеп, шактые репрессия корбаны була. Футляр тагын ябыла. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда аның капкачы бераз гына ачылып-ябылып тора. Горбачев белән Ельцин заманында футляр тәмам ачылгач, СССР таркалудан коты алынса да җитәкчелекнең, Русияне Көнбатышның алга киткән илләре үрнәгендә төзү максаты куела. Кызганыч, озак дәверләр футлярда ятып, геннарында курку микъдары арткан халык та, зыялыларның төп өлеше дә әле моңа әзер булмый. Ә хакимият һәм аның тирәсенә укмашкан ушлы кавем, Бөтенхалыкныкы дип саналган малны үзләштереп, беренче капитал туплый. Хакимиятне һәр тармагы бер-берен йөгәндә тотарлык итеп оештырып, халык белән бергәләп, илне сәяси һәм икътисади көндәшлек шартларында үстерү юнәлешенә бастырырга кирәклеге дә онытыла. Бездә Демократия, дип, күп сөйләнелсә дә.

Шөкер, нефть бәяләре дә артып, Путин җитәкчелегендә илгә тәртип кергәч, 2008нче елга кадәр алга китеш булды. Әмма, үсеш тукталып, торгынлык килү куркынычын тоючылар җитәкчелегендә 2011-12нче елларда бик күп шәһәрләрдә ризасызлык митинглары үтте. Бу вәзгыять дәүләт өчен куркыныч дип саналыптыр, аннары Русия-Украина низагы нигезендә Көнбатыш илләре белән каршылык тугач, футляр тагын ябылды. Бәлки, өлкән агайлар пропаганда ярдәмендә футляр эчендә басым тудырып, шартлавын көтмәстән, тупланган энергияне илнең ыргылып үсеп китүендә файдаланырга өметләнәләрдер. Ә АКШ җитәкчелегендәге НАТО илләре, шушы вәзгыятьтән файдаланып, кризистан чыгарга исәп тоталар булыр. Монысы без гадиләр өчен караңгы. Шунысы кызганыч, бу очракта «корбан тәкәсе» булып Русиягә карата берничә буынга җитәрлек үпкә хисе туплаган Украина халкы калачак. Ә без, Украинаны җимерекләрдән арындыргач, яңабаштан өр-яңа Русия төзербез, иншаллаһ. Урыс әйтмешли, «мечтать не вредно». Бу хәлләрдән файдаланып, Кытай тагын да көчәйгәч, үзара багланышларыбыз нинди булыр?

Гади кеше булсам да башымда глобаль сораулар туа тора. Бөтендөнья сугышыннан курку факторы атом коралы булган илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне Совет чорындагы кебек тотрыклы итә алырмы? Иң мөһиме: «кызыл кнопкага» хуҗа агайларның баш миләренә зыян килә күрмәсен. Халыклар «Бөтендөнья мегафутлярында» атом сугышын көтеп тик ятса, ачлыкка тарымаслармы? Хакимнәр нинди генә булсалар да, аларны бар иткән дә, юк иткән дә халык диләр бит. Бәлки ул катгый сүзен әйтер...

Җир шарында Империяләр тарала, илләр дә юкка чыгарга мөмкин, шуңа карамастан, халык, энергия кебек, юктан бар булмый, бардан юк булмый, сан ягыннан кимеп булса да саклана яки эре кавемгә сеңеп, генетик рәвештә яшәвен дәвам итә.

Хәвеф-хәтәр бихисап. Шулай да, Аллаһ ярдәменнән ташламас әле дип, өметебезне өзмик!

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы

Комментарии