Мантыйксызлыктан мантыйк эзләү…

Мантыйксызлыктан мантыйк эзләү…

Русия Федерациясендә бүген 140 миллион чамасы халык яши һәм бу сан ел саен бер миллионлап кими бара. Пенсионерлар саны арта, өч эшләүче кешегә бер пенсионер туры килә. Якын араларда бу сан икегә бер үк булырга мөмкин. Шуңа да хөкүмәт вәзгыятьтән чыгу юлларын эзли. Иң җиңел ысул – яшен 65кә кадәр күтәрү. Ләкин икътисадчылар фикеренчә, бу бары тик 10-15 елга гына ил казнасына бераз җиңеллек бирәчәк. Аннан соң нишләргә? Тагын яшен күтәреп, аны 70кә җиткерергәме? Тик, безнең гомер озаймый, халык саны елына бер миллион кеше тизлегендә кимүдән туктамый бит.

Ерак Көнчыгыш, Себер якларында тулы авыл вә шәһәрләр бушап кала. Кешеләр илнең үзәгенә агыла. Алардан калган урынны кытайлылар тутыра бара. Әгәр читтән кергән эмигрантлар саны җирле халыктан артып китә икән, бу территория инде Русия булудан туктый, бары тик картада гына кала. Чөнки анда кытай теле, кытай мәдәнияте вә гореф-гадәтләре хөкем сөрә. Ерак Көнчыгыш акрынлап кытайлаша. Килер бер көн, үрчемле кытайлар күбәер, бөтен сәнәгать вә икътисадны үз кулларына алырлар, РФ гражданлыгын кабул итәрләр һәм күп тә үтмәс, автономия таләп итәрләр. Ә аннан соң референдум аша аерылып чыгарга да күп калмый.

Дөнья тарихы мондый вәзгыять белән инде таныш. Заманында Югославиягәалбанлылар күпләп күчеп килә, бер тирәгәрәк урнашалар һәм күпчелекне тәшкил итәләр. Нәтиҗәсен беләсез – бүген алар аерылып чыгып, үз дәүләтләрен төзеп маташа…

Юк, Русиянең «бербөтен вә бүленмәслеге» өчен кайгыруым түгел, ә бары тик ил хөкүмәтенең ни кыланганын үзе дә аңламавын гына әйтүем. Чөнки бүген РФнең бөтен кара эшен үзбәк һәм таҗиклар башкара, Ерак Көнчыгышы кытайлар кулында, мөһимрәк объектларын төрекләр һәм югославлар төзи, автобус вә таксиларын тагын шул ук Урта Азия, Кавказдан килүчеләр йөртә… Илдә исә үзебезгә эш җитми, 45% халык эшсезлектән интегә. Югыйсә, шул халыкны эшләтү файдалырак та булыр иде. Бары тик хезмәт хакын күбрәк түләү генә лазем. Чөнки ярлы Үзбәкстан, Таҗикстаннан килгән талымсыз, әмма бик тырыш гастарбайтерлар канәгатьләнгән хезмәт хакына безнекеләр ризалашмый. Урыс агае балык тотып, гөмбә җыеп, тегеннән-моннан урлаштырып яшәсә яши, ләкин аз акчага эленке-салынкы гына да эшләп йөрергә ризалашмый. Димәк, күбрәк түләргә, эшләргә өйрәтергә кирәк. Югыйсә, тәмам эштән бизгән халык белән сәнәгатьне алып барып булмаячак. Моны Мәскәү Кремле дә аңлый, ләкин чара күрәсе урынга елдан-ел илгә эшче мигрантлар кертүне генә арттыра. Ник дисәң, үз халкыңның, бераз хәлләнеп китсә, хокук даулый башлавы бар, ә гастарбайтер – авызын ачып зарланырга да базмый йөри торган бер бәндә ул.

Русияле эшсезлектән, ярлылыктан качып тору өчен эчкечелек белән мавыга. Исерек чакта үзенең беркемгә дә кирәксез икәнен тоймый ул. Шуңа күрә 60 яшен дә тутыра алмыйча үлеп тә китә. Илдә демографик кризис, ләкин бу хакимиятне чынлыкта борчымый. Кремльдәгеләр бары кайгырган булып кыланалар гына. Чөнки илнең зыялылары чаң суга, исерек кавемне айнытып, уятып җибәрергә ниятли. Бары шуларны «тыгылдыру» нисбәтеннән генә икенче балага – ана капиталы, өченче балага бушка җир кишәрлеге бирү хакында карарлар кабул ителде. Моның белән генә ерак китеп булмасын, эш белән тәэмин ителмәгән халыкның барыбер үрчемәсен хөкүмәт яхшы аңлый. Сәрхүшләрдән туган балаларны үз карамагына алып, үзенә кирәкчә кадет мәктәпләрендә тәрбияләп, «тугры хезмәтчеләр» кавеме үстерү өчен дә халыкның социаль яктан яман шартларда яшәве кулай гына.

Сталинның: «Кеше юк – проблема юк», – дигән сүзләре бүген дә исән һәм әһелләре аны тормышка ашыруын дәвам итә. Чөнки бүген илгә нибары 30-40 миллион халык җитә, ди икътисадчылар. Нефть, газ, чимал сатып кына көн күрүче илне шул кадәр генә халык саклап тора ала. Ул чакта хезмәт хаклары да, тормыш дәрәҗәсе дә югарырак булыр, хакимиятнең проблемалары да бетәр, социаль мәсьәләләр дә җиңел хәл ителер. Ә гастарбайтерларны үз илләренә кире куып чыгарып та, кытай баскан Ерак Көнчыгышны кисеп кенә атып та булачак…

Мин илдәге бүгенге вәзгыятьне бары шуңа бару дип кенә аңлый алам. Башкага Мәскәү Кремленең кылган гамәлләрен бәяләрдәй мантыйк юк. Чөнки аннан бары мантыйксызлык кына чыга кебек. Әгәр алай уйласаң, ил бөтенләй идарә ителми дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Мин карарак яктан булса да, бу вәзгыятьтән ниндидер мантыйк табарга тырышам.

Искәндәр СИРАҖИ.

Мантыйксызлыктан мантыйк эзләү... , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии