Тормыш катлаулана бара кебек

Беренче Май – ял һәм хезмәт бәйрәменә багышлап, Казанда сәяси партияләр үзләренең мәнфәгатьләрен күз алдында тотып, митинг-концертлар үткәрде. Камал театры янына Татарстан профсоюзларының да митинглары үтте. Мин телевизор карап, радио тыңлап, күп санлы газеталар яздырып алып укысам да, КПРФ партиясеннән башкалары турында мәгълүмат булмады дип уйлыйм. Кешеләр каян белеп килгәннәрдер, анысын белмим. Бу митингларның үткәрелүе турында белдерүләр булса, халыкның күп булып килүеннән куркалардыр, бәлки, дип кенә уйларга кала. КПРФ партиясенең митинг-концерты 1нче май көнне М. Вахитов һәйкәле янында сәгать бердә булуы турында телевизордан берничә тапкыр кабатладылар. Шушы митингта ишеткәннәремне сезгә дә җиткерәсем килә.

Кайсы партиянеке булуга карамастан, бу митингларда үткәрелгән чыгышларның эчтәлегендә әллә ни зур үзгәрешләр юк та кебек. Һаман да шул бер үк сүзләр кабатланып тора инде. Илдә булган җитешсезлек-гаделсезлекләр, коррупция, халыкның тормышын җиңеләйтүгә багышланган законнарның кабул ителмәве дә, тискәреләре исә гел өстәлеп кенә тора бит. Илдә булган 20 миллион хәерчеләрнең санын киметәбез дип сөйләсәләр дә, алар кимү ягына түгел, киресенчә, һаман артып кына бара түгелме? 7, 8-10 мең сум хезмәт хакы яки пенсия алып, интегеп яшәүчеләр булганда, моның башкарып булмый торган гамәл икәне күренеп тора бит инде. Бу хәерчелектән арыну өчен ким дигәндә 15-20 мең сум хезмәт хакы яки пенсия алу мөмкинлеге каралса гына инде.

Сүзебез митинглар үткәрүгә багышланган иде бит. Ә менә башка партияләр кебек, «Бердәм Русия» партиясе кешеләренең беркайчан да митинглар үткәргәнен хәтерләмим. Хакимият партиясе буларак, аларның башка бер проблемасы да юкмы әллә? Әллә инде бу партияне яклаучыларның юклыгын күрсәтә торган гамәл микән бу?

КПРФ партиясенең митингына халык та хәйран күп килгән иде. Анда чыгышлар, концерт номерлары русча һәм татарча алып барылды. Татарстанның КПРФ партиясе лидеры Хафиз Миргалимовның үзенең чыгышында «телләр тигез хокуклы, бер телгә дә аерым зур хокуклар бирелергә тиеш түгел» дигән сүзләре күңелгә ятышлы булды. Чыгыш ясаучыларның барысы да илдә барган сәясәт белән килешә алмыйча, тәнкыйть сүзләре яудырдылар. Зур җитәкчеләрнең балалары аерым мәктәпләрдә яки чит илләрдә белем алулары турында да әйтелде. Хезмәт хаклары гади халыкныкыннан йөзәр мәртәбә күбрәк булуы, сүз иреге, бәйсез суд һәм прокуратураның булмавы, Конституцияләрнең үтәлмәве турында да сүзләрне күп әйттеләр. Киләчәк сайлауларда кемнәрне сайлаганыбызны белеп сайларга кирәклеге турында аеруча басым ясап әйтелде.

Митингта яңартылган социализм турында сөйләнсәләр дә, Сталинның портретын күтәреп йөрүләрен ошатып бетермәүчеләр күбрәк булгандыр дип уйлыйм. Сталинның тууына 140 еллыкка багышлап чыгарылган медальгә лаек булучылар да булды, шул исәптән безнең яраткан җырчыбыз Мирсәет Сөнгатуллинга да бирелде бу медаль.

Кайсыбер яшьләрне КПРФ сафларына кабул итеп, аларга партбилетлар да тапшырдылар. Алар арасыннан чыгыш ясаучы бер яшь кенә егет тә булды. Бу яшьләр илнең тарихын да, Сталинның үз халкына эшләгән әшәкелекләрен дә белмиләр кебек күренде.

Соңгы вакытта Сталинны яклаучылар да күбәеп китте бит әле. Илдәге гаделсезлекләрне, коррупцияне ул гына җиңә алыр иде дип уйлыйлардыр инде.

Телебез юкка чыгу халәтендә торганда да «бердәм булыйк, бергә булыйк, барысы да үзебездән тора» дигән сүзләрне җитәкче кешеләрдән дә ишетергә туры килә. Үзебездән генә тормый шул, җанашларым. Милләтебезне бетерүгә багышланган законнарны үзебез түгел, бездән башкалар чыгара икәне билгеле бит инде. Ә без шул коллык законнарын үтәүчеләр генә булып калдык түгелме соң?

Халык – хакимияткә, хакимият халыкка ышанмыйча, халык акчасына чит җирләрдә сугышлар алып барганда, халыкның тормышын җиңеләйтү һәм хәерчеләр санын киметү турындагы сүзләр дә, Русиядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү кебек сүзләр дә эшкә ашмастай буш сүзләр кебек күренә миңа.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии