«Башкорт булып языл!» дип, халык арасында көчле агитация алып бардылар»

«Башкорт булып языл!» дип, халык арасында көчле агитация алып бардылар»

Академик Валерий Тишков: җанисәп вакытында татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә көчле башкортлаштыру сәясәте чагылды.

Милләтләр эше буенча федераль агентлыкның экспертлар советында академик Валерий Тишков әлеге советка Башкортстаннан әгъза булып кертелгән өч вәкилгә ризасызлыгын белдерде. Ул кандидатларны академик «башкорт этномилләтчелегенең чамасыз чагылышын» алга сөрүчеләр дип атады һәм аларның экспертлар советында булырга лаек түгеллекләрен ассызыклады. Аерым этнос буларак «Татар-башкорт» бәхәсле концепциясендә авторны кайсы шәхесләр гаҗәпләндергән соң һәм аңа Татарстанда нинди караш белдергәннәр? Бу турыда «Бизнес Онлайн»да басылып чыккан мәкаләдәге аеруча игътибарга лаек булган кайбер фикерләргә тукталыйк.

Җанисәпне алу кампаниясе үтеп тә китте. Инде татар-башкорт арасында үзен кайсы милләт вәкиле дип атарга белмәгән кешеләр өчен барган бәхәсләр дә тынар шикелле иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Узган атна ахырында «дуслык» учагына янәдән утын өстәделәр. Җитмәсә бөтенләй көтелмәгән яктан. Бу юлы ялкынны көчәйтүче академик, Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология Институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков булды. Исегезгә төшерик, «татар-башкорт» турында әлеге галимнең Башкортстанның Төньяк-Көнбатышындагы аерым этнос дигән моңарчы булган фикере Татарстанда да, Башкортстанда да хуплау тапмаган иде. Аның фикерен ике як та кире какты. Ә бу юлы академик үзенең җитди шикаятьләрен башкорт ягына белдерде. Җанисәп вакытындагы татар-башкорт мөнәсәбәтләренә үз бәясен биреп, башкортлар тарафыннан алып барылган «татарларны башкортлаштыру», «уйдырма булган башкорт ырулары», «ап-ачык агитация» һәм Татарстан ягыннан бары тик «җавап реакциясе», дип тасвирлады ул.

Академикның шулай «чыгырыннан чыгуына», инде искәртелгәнчә, милләтләр эше буенча федераль агентлыкның экспертлар советында берьюлы өч Башкортстан вәкиле катнашуы сәбәп булды.

– Федераль эксперт статусын һәм Президент гранты ресурсларын файдаланып, нәкъ менә шул кешеләр татар авылларында, районнарында уйдырма башкорт ырулары яшәү турындагы истәлек стеллаларын урнаштыру белән шөгыльләнделәр. Җирле татар телен «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип күрсәтергә тырыштылар. «Башкорт булып языл!» дип, халык арасында көчле агитация алып бардылар, – ди Валерий Тишков. Аның сүзләренчә, Башкортстан тарафыннан шундый вазгыять алып барылу нәтиҗәсендә, җанисәп кампаниясе вакытында Татар белән Башкортны тынычландыру өчен «Үзәкнең» катнашуы кирәк булган. «Һәм менә ул матуркайлар, башкарма хакимиятнең милли сәясәт өлкәсендәге төп федераль органы экспертлар советы әгъзасы булып утыралар! Нинди казанышлары өчен һәм нинди максаттан?» – дип сорау бирә академик.

«Советта Башкортстаннан вәкил булып нәкъ шул кешеләр катнашуы гаҗәпләндерә. Аларның кемнәр икәнен мин бик яхшы беләм»

– Нинди казанышлары өчен бу кешеләр экспертлар советында катнашалар? Мине башка республикалардан вәкилләрнең булмавы да аптыратмый. Башкортстаннан вәкилләрнең нәкъ менә алар булуына гаҗәпләнәм мин. Аларны бик күптәннән һәм яхшы беләм. Шуңа да алар федераль агентлыкның экспертлар советында катнашырга лаек түгел дип саныйм, – ди Валерий Тишков. Академикны нык дулкынланырга мәҗбүр иткән әлеге өч Башкортстан вәкиле кемнәр соң? Сүз Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Башкортстанның стратегик эзләнүләр Институтында социомәдәни анализ бүлеге җитәкчесе Юлдаш Йосыпов һәм шул ук Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Бердин турында бара.

Әлеге өч зат, дөрестән дә, җанисәпне алу вакытында татар-башкорт арасында туган бәхәсле мөнәсәбәтләрдә актив катнашучылар. Азат Барданов 2020нче елның 11нче августыннан Башкортстанда милләтара һәм конфессия-ара мөнәсәбәтләрне күзәтчелек итә.

Милләтләр эше буенча федераль агентлыкның экспертлар советында Башкортстаннан берьюлы өч вәкил булуы, әлбәттә, статистик ялгышка гына охшамаган. Аларның советка әгъза булып кертелү елы да игътибарны җәлеп итә. Өчесе дә 2018нче елдан кертелгәннәр. Башкорт галимнәре һәм чиновниклары, шулай федераль агентлык аша, 2020нче елда үткәрергә планлаштырылган җанисәпкә «әзерләнмәделәрме икән», дигән сорау да туа. Экспертлар советы ничек формалашуы турында һәм Тишковның шикаятьләренә карата җавап бирүне үтенеп, «Бизнес Онлайн» федераль агентлыкка мөрәҗәгать җибәргән булган, тик җавап кына әлегәчә алынмаган.

БАШКОРТЛАШТЫРУ СӘЯСӘТЕ ФЕДЕРАЛЬ АКЧАГА АЛЫП БАРЫЛА?

Милләтләр эше буенча федераль агентлык, Русия Президенты указы нигезендә, 2015нче елда оештырылган. Аның максаты булып дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру һәм Русиядәге күпмилләтле халыклар берлеген ныгыту тора. Әлеге агентлык ни дәрәҗәдә кодрәтле һәм аның экспертлар советы составына кемнәр керүенә борчылырлык урын бармы?

Тарихчы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Дамир Исхаков борчылырлык урын юк, дип саный.

– Әлеге федераль агентлыкны әллә ни җитди оешма димәс идем һәм аның составында булу безнең өчен ул чаклы мөһим түгел, – ди тарихчы. – Русиядәге татарларның статуслары үзгә, шуңа күрә Татарстан турыдан-туры иң югары җитәкчелек белән эш йөртә.

Шуңа да карамастан, Валерий Тишковның ризасызлык белдерүе урынлы, дип саный Дамир Исхаков. Чөнки җанисәп кампаниясендә бөтен тавышны нәкъ менә башкортлар күтәрде, ә татарлар җавап кына биреп барды, дип, югарыдагы фикерне кабатлый ул.

Тагын шуңа игътибар итми мөмкин түгел: Исхаков та, Татарстанның башка тарихчылары да Милләтләр эше буенча федераль агентлыкның экспертлар советына әгъза булырга нигәдер беркайчан да чакыру алмаганнар. Сорау тудыра торган икенче чынбарлык: башкортлар үз пропагандаларын алып баруда файдаланган акчалар – Президент грантлары, дип академик Тишков нинди федераль финанслар турында әйткән? Анысы турында бездә бөтенләй ишетүчеләр юк.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии