Без тотрыклы илдә яшибез!

Без тотрыклы илдә яшибез!

Илгә яңадан азык-төлек карточкалары кайтырга мөмкин. Иҗтимагый палатаның агросәнәгатьне үстерү буенча комиссия рәисе Юлия Оглоблина фикеренчә, көндәлек кулланыла торган ашамлыкларга бәя арту сәбәпле, аз керемле русиялеләргә азык-төлек карточкалары бирергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

– Эшсезлек арткан һәм хезмәт хаклары күләме кимегән чорда көндәлек кулланыла торган азык-төлекнең кыйммәтләнүе – һич хупларлык хәл түгел. Илдә продуктларга кытлык юк бит. Президент бәяләрне авызлыкларга күрсәтмә биргәч, тиз арада чишелеш юлын таптылар, – ди Юлия Оглоблина.

Тик ул мәсьәләне хәл итү юлы вакытлыча. Шикәр комын, үсемлек маен сату хаклары өч айга гына туңдырылды бит. Соңыннан тагын ирекле базар үз бәясен куячак. Ул очракта аларның кимүе бик шикле шул.

Ә илдә халык инде болай да бил каешларын һаман кысыбрак буа. Hays халыкара рекрутинг компаниясе тикшеренүләре күрсәткәнчә, агымдагы елда ялланып эшләүче һәр өченче русияленең кереме кимегән. Сораштыруда катнашкан респондентларның 15 проценты хезмәт хакларының 21 процентка азаюын әйткән. Ул гына да түгел, 28 процент русияле өчен инде кием-салым алу бик кыен эшкә әйләнгән. Ә 6 процент халык исә, азык-төлек алырга да финанс мөмкинлек таба алмый икән. Һәр өченче русияле үзен: «ярлы яшим», – дип саный.

Мондый шартларда, әлбәттә, Иҗтимагый палатаның агросәнәгатьне үстерү буенча комиссия рәисе Юлия Оглоблина тәкъдим иткән фикер гамәлгә ашса, халыкка бер дә начар булмас иде. Тик, азык-төлек карточкалары керткән очракта, башка социаль түләүләрне киметмәсәләр…

Хәер, мин шәхсән андый карточкалар гамәлгә кертеләсенә бик шикләнәм. Ни өчен дигәндә, дөнья җәмәгатьчелеге алдында хурлык була бит ул. Бар өлкәдә дә «алдынгы, үрнәк» илебездә «бик бәхетле» тормыш чиккән халыкка азык-төлек карточкалары өләшенә башласа, шул ук АКШ, Европа илләре аңламаска мөмкиннәр. Ә аңлашырга, (бәлки, аңлатырга) тырышып яшәү – безнең иң мөһим принцип бит! Халыкның чынбарлыктагы тормыш шартларына караганда да мөһимрәк ул. Кем әйтмешли, яхшы хуҗа өйдәге тавышны тышка чыгармый инде.

Нәтиҗәдә, азык-төлек карточкалары өләшенерме, юкмы, әлегә тәгаенләп әйтеп булмый. Ә менә аз керемлеләргә ярдәмнең икенче төрен дә тәкъдим итү очрагы бар. Азык-төлек сатып алганда, пенсионерларны һәм аз керемлеләрне өстәмә түләү салымыннан (НДС) азат итәргә дигән фикердән гыйбарәт ул. Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативасын үстерү институты (шаккаткыч, нинди генә институтлар юк икән!) директоры Максим Петунин шундый тәкъдим белән Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка хат юллаган (RT хәбәре).

Болай эшләнгәндә, әлеге категория халык өчен азык-төлекләр кайсы ун, ә кайберләре 20 процентка кадәр арзанаер иде. Ул чаклы ис китәрлек зур суммалар булмаса да, экономия ясалу халык өчен яхшы инде! Тик, бу фикер дә әлегә тәкъдим формасында гына кала. Тормышка ашармы, юкмы, әйтүе кыен. Ә менә яңа елда республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артачагы инде төгәл билгеле. Татарстан Президенты ул хакта указга кул куйды. Шунысы бар, ел башыннан ук өскә ыргылмаячаклар бәяләр. Ә җайлап кына, халыкны тетрәндермичә генә күтәреләчәкләр. Мисал өчен, беренче июльдән эре муниципалитетларда коммуналь хезмәтләрнең хакы 7,4 процентка чаклы артачак, ә авыл җирлегендә – 4,4 процентка күтәрергә рөхсәт бирелгән. Чагыштыру өчен: узган елда бәя арттыруның максималь чиге 4 процент кына иде.

Моңарчы булган тәҗрибәдән чыгып, ышандырып әйтә алам: 2021нче елда да тагын бик күп төр хезмәткә, товарга хаклар артачак әле. Шунсыз булмый, без аңа ияләнгән инде. Һәрхәлдә, дәүләт җитәкчелеге шулай уйлыйдыр. Ел саен бәяләрнең авызлыктан ычкынуын, хәтта, көтеп торабыз кебек. Тик, сагынып түгел, ә дулкынланып, борчылып. Әнә, аналитиклар фикеренчә, доллар да киләсе ел башында ук 80 сум чиген узып китәргә мөмкин икән. АКШтагы президент сайлаулары нәтиҗәсенә, Русиягә карата кертелүче санкцияләр төренә, тагын әллә ниләргә бәйле рәвештә, безнең рубль янәдән очсызланыр дип фаразлана. Монысына да ышанырга мөмкин. Чөнки, һәрвакыттагыча, доллар кыйммәтләнә генә бит! Бу – безнең өчен үзенә күрә бер «тотрыклылык билгесе» инде. Товарлар, хезмәтләр кыйммәтләнүен дә шулай кабул итеп була. Ягъни, елдагыча, тормыш кыйммәтләнә икән, димәк, без тотрыклы илдә яшибез!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии