Хокук яклаучылар көлдерә

Хокук яклаучылар көлдерә

органнарын контрольгә алачак. Бу сүзләрне ишеткәч, сез ничектер, ә минем көләсем килә. Русиядә мондый хәл булуы мөмкинме? Илбашы каршындагы кеше хокуклары буенча берлек һәм Иҗтимагый палата әгъзалары исә бернинди проблема күрми. Алар тәкъдим иткән канун проекты, көзге сессия тәмамланганчы, Дәүләт Думасына кертеләчәк икән. Әгәр аны депутатлар кабул итсә, хокук яклау оешмалары һәм инициативалы халык төркемнәренең органнары эшчәнлеген күзәтү астына алу мөмкинлеге булачак. Әлеге канун проекты турында Владимир да хәбәрдар, чөнки сентябрь башында хокук яклаучылар белән очрашу барышында аны киләсе елның мартына кадәр парламентка кертергә карар бирде.

Ә хәзер түрәләрне кем тикшерә алачак, шуны карыйк. Документка күз салсак, хакимият эш­чәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге иҗтимагый палаталар, дәүләт органнарының иҗтимагый советлары, ирекне­ чикләү учреждениеләрен кү­зә­тү буенча иҗтимагый комиссия­ләр, профсоюзлар, дәүләт учреж­дениеләрендәге попечитель­ләр советлары тикшерә ала. Әле оешма вәкилләре хөкүмәтнең эшчәнлеге буенча хисап тотуын тыңларга һәм, көч структуралары белән беррәттән, ришвәтчеләрне фаш итәргә мөмкин. Бу ни дигән сүз соң? Димәк, хокук сагы астында торучылар күзәтүләр, экспертизалар, иҗтимагый тыңлау һәм тикшерүләр оештыра алачак. Канун проекты эшләп китсә, түрәләргә авырга туры килмәгәе, чөнки алар әлеге оешмалар биргән документларны карарга һәм ялгышларын төзәтү турында хәбәр итәргә тиеш була. Русия Президенты каршындагы кеше хокукларын яклау берлеге җитәкчесе Михаил Федотов әйтүенчә, контроль белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеге белән махсус Интернет-порталда танышып булачак.

Болар барысы да яхшы, хыяллар зурдан, ә хәзер, җәмәгать, җиргә төшик. Мондый типтагы проектлар бездә инде булды. Татар­стандагы «Халык контроле»н генә алыйк. Түрәләр хисап тота, имеш, аның аша фәлән кеше мөрәҗәгать иткән. Ә нәтиҗәсен татыганнармы соң? Порталда үзенең проблемасын язган кеше белән аралашкан идем. Бактың исә, андагы эшчәнлек тә чын тормыштан әллә ни аерылмый икән. Түрәләр шулай ук бер-берсенә бармак төртеп кенә утыра. Мисал китерим. Әйтик, Апас районыннан бер ханым моң-зарын Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына сөйләгән, ди. (Һәрхәлдә, кеше шулай уйлый инде. Ә чынлыкта исә аның порталда язган хатын 25 яшьлек бер кыз карый.) Ул апаның мөрәҗәгатен үзенең районына җибәрәләр инде. Ә бит кеше җирле түрәләрнең эшләмәве аркасында югарыдагыларга чыга. Монда исә боҗра әйләнеше күзәтелә.

Русия хакимияте халыкка «якынаю» өлкәсендә бөтенләй алга киткән. Ачык хөкүмәт буенча министрлык бар. Аның башлыгы – мөлкәте миллиардлар белән исәпләнүче Михаил Абызов. Шушы олигарх илебез түрәләрен гади кеше янына китермәкче иде. Бүгенге вәзгыятькә күз салып карасак, моның тормышка ашмавын аңларга була. Йомшак кәнәфидә утыручылар халыкның ничек яшәве, нәрсә ашавы белән кызыксынмый да. Барысының да башында бер генә уй йөри: нинди юл белән күбрәк акча эшләп калырга?

Мондый вәзгыятьтә нинди генә контроль уйлап тапсаң да, нәтиҗәсе булмаска охшаган. Шул ук Русия Президенты каршындагы кеше хокукларын яклау буенча берлекнең тәкъдимен генә алыйк. Түрәләрнең эшчәнлеген шул хакимият тирәсендә йөрүче оешмалар гына тикшерә ала. Гражданнар дигәне күз буяу өчен генә дип беләм. Ул иҗтимагый советлар, профсоюзлар, күзәтүчеләр хакимият кубызына бии. Алай түгел, дисезме? Ике ел элек Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның утырышына эләктем. Анда юк-бар белән шөгыльләнәләр, әлеге оешмаларның ни өчен төзелгәнен аңламыйм. Анда гади халык юк – барысы да йә элеккеге түрә, йә гомер буе хакимият янында бөтерелгән шәхесләр. Шушылар дәүләт органнарын контрольгә алачакмы? Нишләптер, моңа шикләнеп карыйм. Карга күзен карга чукымый, дигән әйтем дә бар бит әле, бу очракта аны да әйтми булмый. Түрәләрнең халыктан ераклашуын билгеләгәндә, машиналары түбәсенә «мигалка» куюларын гына әйтү дә җитә. Моның белән алар гади кешеләрдән аерым кавем икәнлекләрен раслыйлар.

Балык башыннан чери, ди­ләр. Югары кабинетларда уты­ручыларның бүгенге кыланмышлары нәфрәт уята, әмма алар кемнәндер үрнәк ала бит. Әлбәттә, илнең иң зур җитәкчеләре халыктан читләшә барган мохиттә, кечкенәрәкләре үз мәнфәгатен генә кайгыртырга ашыга: канәфидә чагында мантып өлгерәсе бар ич, озак тотмаска мөмкиннәр. Шуңа күрә рәсми сүз реаль чынбарлыкны чагылдырмый. Телевизорда безгә бик үк таныш булмаган башка тормыш сурәтләнә. Русия Президенты Владимир Путинның телевизордан елга бер тапкыр турыдан-туры эфирда, ел саен озаг­рак утырып, рекорд куюы гына аны халыкка якынайтмый. Сораулары да артык баналь (мөгаен, сайлап кына алынадыр), ә җаваплар гомуми. Бу исә бездә эш бара дигән кыяфәт чыгаруда осталыкка бер мисал. Атаклы совет киносыннан бер цитата башыма килде: «Ә патша бит чын түгел!» Имеш, элегрәк Путинның тән сакчысы булган берәү, аның инде берничә еллар элек үтерелгәнлеге, ә хәзер телевизорда чыгыш ясаучының Владимир Владимирович булмавы хакында әйткән. Дөрес, моңа ышанып карарга кирәкми, чөнки Президент хакында нинди генә сүзләр йөрми. Аның элек разведкада эшләвен дә исәпкә алсак, төрле спектакльләр оештыра алуын аңларга мөмкин. Янәсе, Путин чын булмаганга күрә, халык турында уйламый, чөнки сәясәткә үз теләге белән түгел, ә ФСБ әмере буенча эләккән.

Хәер, түрәләр шуның аркасында башбаштаклыкка күмелде, дип әйтү дөрес булмас. Бүген буыны белән алар халыкка каршы эшли торган бугай. Һәрхәлдә, вәзгыятькә күз салсаң, шундый фикергә киләсең. Берәр җинаять кылсалар да, алар җаваплылыктан кача ала. Балалары турында әйтеп тә торасы юк. Үзләрен патша балаларыннан да ким тотмыйлар. Ирексездән сорау туа: әгәр җитәкчеләр гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый икән, ни өчен без аларны туйдырабыз соң?

Гафил КӘРИМОВ.

 

Комментарии