Татар телен саклап калу ысуллары

Татар телен саклап калу ысуллары

Татарстанда берәр кешегә мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә сүзеңне татар телендә әйт. Аның татарлыгында шикләнсәң дә татарча сөйләш. Татарстанда дәүләт телләре икәү – татар һәм рус телләре. Әңгәмә вакытында өстенлек татар теленә бирелергә тиеш. Күп вакыт әңгәмәдәшең татар булса да русча сөйләшә. Бу хәл нигездә андый кешенең татар мөхитендә тәрбияләнмәгәненнән килә. Кызганыч, татар милләтеннән булган кешеләр русча аралаша икән – бу инде тамырыбыз саега икәнен күрсәтүче бик зур ялгышлык. Димәк, мондыйларның канына үз-үзеңне саклау оеткысы бала чактан керми калган! Әле бер җирдә дә рус милләтеннән булган кешеләрнең, мин Татарстанда яшим, диеп татарча сөйләшергә керешкәне юк. Бернигә дә карамый, нинди урында булсын, нинди эштә булсын, нинди чарада катнашсын, тирә-ягында татарлар гына булып, бер генә рус кешесе булмаса да ул үзенең туган телендә сөйләшә. Уйлап та бирми, аның сөйләгәнен аңлыйлармы-юкмы, аңа барыбер. Ә ни өчен татарлар шулай түгел? Коллык йөгәненнән арынырга вакыт түгелме татарга да?

Трамвайда, троллейбуста, автобуста, кибетләрдә, почтада һәм башка җәмәгать урыннарында һәрвакыт татар телендә аралашырга тырышырга кирәк. Мөрәҗәгать итүчең, мин татарча белмим, дисә аның йөзенә карап, ни өчен Татарстанда яшәп татарча сөйләшергә өйрәнмисез, диеп әйтергә була.

Безгә телебезне сакларга һәм үстерергә янәшәбездә яшәүче әзәрбайҗан, таҗик, үзбәк, осетин кешеләреннән үрнәк алырга мөмкин. Алар бер-берләре белән сөйләшкәндә һичшиксез үз телләрендә генә аралашалар. Русиядә яшәсәләр дә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшиләр.

Әй син, татар кешесе! Якыннарың белән, туганнарың белән, балаларың белән татарча сөйләш! Өйдә гаиләң белән татарча сөйләш!

БУ ЯЗМАНЫ ЯКЫННАРЫГЫЗГА, ТУГАННАРЫГЫЗГА, КҮРШЕЛӘРЕГЕЗГӘ УКЫТЫГЫЗ. БУ ЯЗМАНЫ УКЫП ДӨРЕС САБАК АЛСЫННАР.

Расих Җәләл – Байбулат,

Казан шәһәре

Комментарии