Күңел күтәренкелеге югала

Күңел күтәренкелеге югала

Монысы да узып бара, тагын бер атнадан 2021нче ел турында да үткән заманда гына сөйләргә кала инде. Бу ел кайсы ягы белән күңелгә аеруча кереп калды, дигән сорауны куйсак, мөгаен, бик күпләр туганнарын, дусларын, якын танышларын югалту белән бәйләр. Нишлисең бит, кызганычка каршы, илдә дә, Татарстанда да, үлем-китем очраклары кимеми. Республиканың сәламәтлек саклау министры белдергәнчә, агымдагы елның инде декабрь башына вафат булучылар саны 56 меңгә җиткән. Узган елгы 12 айлык күрсәткечтән дә ике меңгә күбрәк дигән сүз! Әлбәттә, әлеге куркыныч күрсәткечнең үсүенә коронавирус афәте тәэсире зур. Бу чир күпләрнең башындагы уй-фикерләрне, тормышка карашны астын-өскә китерде. Хәзер «сәламәт булырга язсын!» дигән теләк ешрак әйтелә. Шул ук вакытта, ниндидер сугыш чорында яшәгән сыманрак та хис итәбез. Чөнки, әйткәнемчә, көн туган саен югалтулар...

Ярый, инде бәйрәм – Яңа Ел җиткәндә үлем турында язып, күңелне төшереп торма, диярсез. Килешәм. Тик күңел күтәренкелеге өсти торган яңалыклар, вакыйгалар, сәбәпләр генә таба алмыйм. Халыкны хәзер төп ике нәрсә борчый бит. Берсе шул коронавирус булса, икенчесе – бәяләр. Кызганыч ки, бәяләр буенча да куанырлык урын юк. Әнә бит, Татарстан милли банкының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада еллык инфляция 8,8 процентка чаклы менгән. Ә Русия буенча уртачасы – 8,4 процент кына. Хәер, анысын да шул чаклы гына дип әйтә торган түгел инде. Ләкин Татарстанда тагын да югарырак булуы халыкны ничек сөендерсен ди? Быел бездә азык-төлек уртача 11,6 процентка кыйммәтләнгән икән. Без аны кибеткә кергән саен яхшы ук сизеп торабыз да. Карабодай, он, ипи һәм токмачлар бәясе югарыга таба китте. Ит һәм казылыклар, сөт продуктлары кыйммәтләнде.

Азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпләре быелгы елда ярылып ята анысы. Ул турыда күп тапкырлар яздык инде, энергоресурсларның хаклары кинәт күтәрелүгә бәйле ул. Металл, ашламалар хакы икеләтә үсте бит. Җитмәсә республикада корылык булды. Ләкин ул сәбәпләрне аңлатудан гына халыкка җиңеллек килми шул.

Икенче мәсьәлә – азык-төлеккә кермәгән товарларның кыйммәтләнүе. Кайберләренең хакы мәртәбәләрдә арта бит. Карагыз инде ул җиңел машина бәяләрен. Яңа чит ил машиналары ай саен 7-8 процентка кыйммәтләнеп тора. Ә ул төзелеш материаллары – агач, цемент, кирпеч, тимер турында әйткән дә юк...

Нәтиҗәдә илдә тормыш та көннән-көн кыйммәтләнә бара. Шундый шартларда Русия Банкы ел дәвамында инде 7нче тапкыр кредитларның процент ставкасын арттырды. Моны халыктан көлү дип аңларгамы, әллә хәлгә керергә теләүме? Банк җитәкчелеге белдергәнчә, бу – илдә инфляцияне йөгәнләү өчен эшләнгән. Тик менә нәтиҗәсе генә вәгъдә ителгәнчә сизелми. Процентлар артты, ә инфляция барыбер югары. Инде хәзер ипотека ставкаларының да кыйммәтләнәчәге турында хәбәрләр ишетелә башлады. Әле бер ел элек кенә яңа йорттан фатир алу өчен ипотеканы уртача 6,5 процентка алу мөмкин иде. Ә 2022нче елда, «Дом. РФ» җитәкчесе Виталий Мутко фаразлавынча, ул 10-10,2 процентка җитәргә мөмкин икән.

Менә шундый шартларда исән кеше өчен бер генә юаныч каладыр инде: әле ярый сау-сәламәт, дип шөкер итү. Ә исән булмасаң, бу тормышта борчыган әлеге финанс мәсьәләләре, бәяләр вазгыяте теге дөньяда бөтенләй кирәкмәскә әйләнә, дип өйрәтә бит динебез.

Шулайдыр... Ләкин кеше бу дөньяга туган икән, бирелгән гомерне лаеклы итеп яшисе бар бит әле. Русия дәүләтендә нигәдер һаман халыкны лаеклы яшәтү шартларын гына тудыра алмыйлар.

Яңа гына «Бизнес Онлайн»да укыган хәбәрдән соң, бөтенләй сискәнеп киткәндәй булдым. «Русия хакимияте беренче тапкыр буларак, тыныч һәм хәрби шартларда мәетләрне ашыгыч рәвештә җирләү стандартларын кертә», – дип язылган анда. Ул милли стандартлар киләсе елның 1нче февраленнән гамәлгә керәчәк икән. Аның нигезендә хәрби низаглар вакытында яисә тыныч тормышта гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә үлгән мәетләрне ашыгыч рәвештә җирләү чаралары комплексы каралган. Документта туганнар каберлекләре ясарга өйрәткән рәсемле инструкцияләр дә бар икән. Мисал итеп атом-төш һөҗүменнән соң өч тәүлек эчендә 1 мең мәетне җирләү үрнәге күрсәтелгән...

Нишлибез без, кая таба барабыз, дип кычкырасы килә әлеге хәбәрне укыгач. Мондый шартларда – козгын сыман баш очында коронавирус бөтерелгәндә, халык соңгы тиенен санап җан асраганда, кая инде күңел күтәренкелеге, киләчәккә өмет кимемәсен. Бары бер нәрсәгә генә ышаныч калып бара, ул да булса – Яңа елдан бәяләрнең тагын күтәреләчәгенә. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып ышанып әйтә алабыз, бу фараз 100 процент чынга ашачак.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии