Юл бирик асыл затка

Юл бирик асыл затка

(Уены-чыны бергә)

Сизәсездер, Русия чираттагы борылышка кереп мәтәшә. Яңа өмет йолдызы кабынгандай итә. Монысында салуламабыз, болганышка кереп китмәбез, шәт иншаллаһ. Әнә, ниһаять, җай чыкты, Яңа Русия төзибез, дип лаф ора телевизор «сандугачлары». Мин бер дә каршы түгел үзгәртеп коруларга. «Һе, пожалый каршы килеп кара», – дип, куштанлыгыма юрап, дошманнарның астыртын көләсен белсәм дә, моны ихластан әйтәм. Тик күптән уйлап йөргән үз планым бар минем. Алгарышка этәргеч бирерлек. Шуны сезгә ирештермәк келим, мишәр туганнар әйтмешли. Бәлки ошар сезгә дә. Аны тормышка ашырырдай җитәкчеләрнең гәҗит укырга вакытлары юклыгын белсәм дә, язам әле. Бәлки, сарафан радиосы аша булса да ирештерүче табылыр. Түлке, минем «сыртны кашырлык» булмасын, арттырып җибәрмәсен! Планымны үзләштерүчеләр булса да риза, илгә файдасы гына тисен. Плагиат дигән нәрсә куркыныч түгел ул бездә, әнә аның ярдәмендә күпме шагыйрь, язучы, композитор үрчеде.

Планның төп идеясе бик гади – бирик хатын-кызларга «блачны»! Ә хәзер дәлилләргә таянып шуны расламакчы булам. Русия тарихына мөрәҗәгать итсәк, анда 80 елга якын Бөек Петр 1нең хатыны Екатеринаның, кызы Елизаветаның, алар арасына кысылып Анна Иоанновнаның шактый уңышлы патшалык иткәнен белербез. Елизаветаның килене, ире Петр IIне читкә тибәргән, тамырларында немец каны аккан Екатерина IIнче чоры Русиянең күтәрелеш еллары булып санала. Территория зурая, фәнгә игътибар нык арта. Европа илләре белән хезмәттәшлек көчәя. Динебезгә бераз ирек биреп, мәчетләр төзергә рөхсәт иткәне өчен мөселманнар аны «Әби патша» дип йөрткән.

Хәзерге заманга кайтып, көчле илләрнең элекке җитәкчеләре – Тетчерны, Меркельне искә алырга була. Үз илләре күгендә йолдыз булган, террорчылар тарафыннан үтерелгән Индира Гандины, Беназир Бхуттоны күпләр хәтерлидер. Ник әле аларны санап вакыт уздырам, кем кызыксына, замананың иң бөек казанышларының берсе булган интернетны ачсын да карасын миңа ышанмаса. Бүгенге көндә әле ярый күп еллар Федерация Советын җитәкләүче Матвиенко ханым һәм берничә хатын-кыз министрыбыз бар. Әмма алар бик аз шул бөек Русия өчен.

Шатланып хәбәр итәм – Касыйм шәһәрендә әле бу арада гына ханбикәбез Сөембикәгә һәйкәл куелды. Татар байлары, аны биреп җибәрсәк, Явыз Иванның тамагы тыгылыр да, Казан ханлыгы исән калыр, дип уйлаганнардыр инде. Ә Сөембикә, илне саклау хакына диептер, каршы килмәгән. Улы Үтәмешгәрәйне кулына алып сәфәргә кузгалган. Тик файдасы гына булмаган. Ә шулай да, Симеон исеме кушып чукындырылган Үтәмешгәрәй Явызны озак вакытлы «отпускага» чыгарып, ял иттереп алган. Монысы да ярап тора татар өчен, горурланып сөйләп йөреп, милли аңыбызны үстерү өчен.

Һәр олуг җитәкче артында акыллы киңәшләрен биреп, кирәк булса аны алыштырырдай хатыны басып торганын да онытмыйк. Халык тиккә генә, муен кая – баш та шул якка борыла, димидер. Мәсәлән, Элеонора Рузвельтны, Раиса Горбачеваны, Наина Ельцинаны мисалга китереп була. Соңгы вакытта Никита Михалков кына үзенең Бесогонында Екатеринбургтагы «Ельцин Үзәк»кә теш кайрап маташкан була. Бирешмә Наилә апа, ә юк, Наина апа бит әле. Нәрсәгә тотынсам, татарлыгыма таба кыйшаям. Үзенә күрә бер чирдер инде бу. Хәтерләсәгез, телевизордан Европа илләре җитәкчеләренең хатыннары белән җитәкләшеп самолет трапыннан төшкәннәрен күрсәтәләр иде. Аларга сокланып карап утыра идек. СССР җитәкчеләре генә хатыннарын бездән яшереп, санламыйча йөрделәр. Күрсәтсәк, дәрәҗәбез төшәр дип уйлаганнардыр, мөгаен. Әле ярый Горбачев аларга иярмәде. Раиса ханым белән кочаклашып диярлек йөрде. И яраттык инде аларны. Рәйсә ул, үзебезнең татар кызы, дип бәхәсләшеп йөргән чаклар да булды.

Кирәк чакта чабуыннан тартып куючы хатыны булмаган түрә зур уңышларга сирәк ирешә. Чөнки аны, озак эшләсә бигрәк тә, дөрес булмаган, теләгенә туры килгән мәгълүматлар белән генә туендырып, гел мактап торып бозучы, үз мәнфәгатьләрен алга куйган шамакайлар чорнап ала башлый.

Милләтебез өчен көрәшеп, сәясәттә тәҗрибә туплаган олпат язучыбыз Фәүзия Бәйрәмова әле әйтелгән ханымнардан киммени? Татар халкын белемле итәргә тырышкан, шуның өчен ялган гаепләр тагылып Сталин яраннары тарафыннан атып үтерелгән Мөхлисә Бубыйны онытырга безнең хакыбыз юк.

Эшмәкәрлектә чәчәк атып, ирләрне артта калдырган татар хатыннары да хәттин ашкан бездә. Кызыксынып, «Бизнес онлайн» электрон гәҗитендә чыга торган, район башлыкларының хисап декларацияләрен карап утырдым әле. Бахырларның үтә җаваплы вазыйфада халык өчен җан атып эшләүләренә карамастан, еллык керемнәре 2-5 миллион тирәсендә генә. Әле дә ярый, берничә үшәнен исәпкә алмаганда, күбесенең хатыннары уңган икән, ничек аларга гына шундыйлар туры киләдер? Кайберләренең керемнәре унар миллионнар белән исәпләнә. Машиналары, йорт-җирләре турында әйткән дә юк. Аларның булдыклылыгына сокланып, куанудан күзләр яшьләнә. Күңелдә «нигә әле, район башлыклары итеп шуларны куймаска?» дигән сорау үзеннән-үзе баш калкыта. Ыргылып алга китәр идек, бәлки. Министр хатыннарының алардан да чаярак бизнес-леди икәнлегенә, гомумән, шигем юк. Менә кемнәр ул кадрлар резервы, илебезне гөрләтеп алга җибәрерлек.

Соң, үзеңнең хатының ниндирәк, дип сорамасагыз да – әйтәм. Бер дә алардан ким түгел. Яшьрәк вакытта, райком эштән эшкә күчереп йөрткәндә, минем идарә итү алымнарымны хәйран сеңдергән икән күңеленә. Пенсиягә чыгуга, дилбегәне үз кулына алды. Ә мин рәхәтләнеп бирдем, пускай командовать итеп карасын дип. Миңа ничек авыр булганын аңлар янәсе. Ә аның дилбегәне кире бирергә исәбе дә юк. Гаилә рулен кая тели – шул якка борыпмы бора. Мин дә тора-бара җаен алдым, ни эшләргә, каян алырга, ничек итеп эшләргә, акчаны ничек җиткерим дип баш ватасы юк. Рәхәт икән ул җилкәдә җаваплылык булмаса. Кайвакытта, нәрәтне тиешенчә үтәмәгән өчен «тел чыбыркысы» эләккәч ачу чыга кәнишне. Әмма, төрле яктан уйлап, хатынның хаклыгына инанганнан соң, тиз суынам. Яшең сиксәнгә таба барганда әллә ни кырып булмый икән ул агай-эне. Шушы җаныкаем исән генә булсын дип, көн саен Аллаһка ялварып яшисең икән. Төнлә уянып киткәндә, яныңда исәнлеген белдереп мыш-мыш килеп йоклап ятса, шул мизгелдә дөньяда синнән дә бәхетлерәк кеше, ай-һай, була микән? Ялгыз ата каз язмышын күзәтегез! Янында ана каз булмаса, кагылып-сугылып йөрүче бичарага әверелә ул.

Кыскасы шул, җәмәгать, бирик «блачны» хатын-кызларга! Ыргылып алга китәсебезгә һич шикләнмим. Алар ир заты белән чагыштырганда дуамал түгел, ипле, эшчән дә, киләчәкне кайгыртып, балаларны ныграк яраталар. Әтәчләнеп, сәбәп табып сугыш чыгарганчы, ахыры ничек бетәсен ныклап уйлыйлар. Аллаһыбыз бүгенге хәлебезне аңлап, шәт ярдәм кулын сузмый калмас аларга. Чөнки күп тапкырлар туры юлны таба алмыйча адашып йөргәнебезне бик яхшы белә ул.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

 Байлар Сабасы

Комментарии