Бу уенны без башламадык, ләкин катнашмый кала алмыйбыз…

Бу уенны без башламадык, ләкин катнашмый кала алмыйбыз…

Бу арада берәүләргә күңелледер инде. Күп милләтле халыкны таяк тыгып тузгыттылар да, хәзер тузышкан халыкка карап, рәхәтләнеп көлеп торалардыр.

Таяк дигәне – аэропортларга танылган кеше исемнәрен бирү бәйгесе. Юк кына нәрсә кебек инде үзе. Без хәтта башта бу теманы бик җитдигә алмыйча, тәфсилләп язмадык та. Аннан кала да проблемалар җитәрлек бит – шуларны яктырттык. Ләкин аэропортка исем сайлау темасы чүпрә салган камыр сыман күперде, савытка гына сыймый башлады – ташып чыкты. Хәзер инде дәшми калып булмый. Үз дигәннәренә иреште берәүләр – бөтен халыкның игътибарын шушы аэропортларга юнәлдерделәр. Башка проблемалар – акча җитмәү, бәяләрнең үсүе, яңадан-яңа салымнар өстәлү, законнарның буа баруы онытылды. Аэропортка исем сайлау үзе иң төп проблемага әйләнде. Мин бу уенга катышмыйм, дип калып булмый инде хәзер – югыйсә, югалтуларыбыз исемлеге тагын да артачак.

ТАТАРСТАН ПЛАН ҮТИ

Илнең иң эре 45 һава аланына танылган ватандашлар исемен бирү тәкъдим ителде. Янәсе дөньяның иң зур, иң танылган аэропортларына шәхесләр исемнәре бирелгән, ни өчен әле Русия генә калышырга тиеш? Дәүләт күләмендә кертелгән «тәкъдим»нең эшкә әйләнүе өчен бер мизгел дә җитә: озак та үтми бәйге башланды. Берничә этапны уза торгач, һәр аэропортка өч-дүрт шәхес исеменнән торган исемлек билгеләнде – шулар арасыннан бер шәхесне сайлап, тавыш бирәсе һәм аэропорт җиңүченең исеме белән аталасы. Мәсәлән, Казан халыкара аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Андрей Туполев исемнәре, ә Татарстанның икенче аэропорты – Бигешкә Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев һәм Иван Шишкин исемнәре тәкъдим ителде. Халык тәкъдим иткән исемнәр арасында, мисал өчен, Сөембикә исеме дә бар иде һәм ул беренче этапта тавыш бирү вакытында шактый гына алда да барды әле. Ләкин аннары Сөембикә дә, башкалар да төшеп калды. Иҗтимагый палата формалаштырган кыска исемлекләр генә калды. 12нче ноябрьдә һава аланнарына атама сайлауның соңгы этабы башланды. Интернетта тавыш бирү нәтиҗәсендә ярымфиналдагы беренче өчлеккә Михаил Девятаев чыккан иде. Ләкин көннәрдән бер көнне танылган очучының исеме юкка чыкты, аның урынына герой-шагыйрь Муса Җәлил пәйда булды. Исемлеккә ике татар исеме керү бик әйбәт, билгеле. Ләкин шушылай әвеш-тәвеш китереп куйгач ук бу ярышның бик үк гадел булмасы аңлашылган иде инде. Ә Девятаевны Муса Җәлилгә алыштыруны болай дип аңлаттылар: Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) халык арасында аерым сораштыру уздырганнан соң, халыкның Җәлилне хуплавы ачыкланган икән.

Фәлән ел буе Казан, Бигеш, Внуково, Домодедово, Уфа аэропорты дип йөртелгән аэропортларга нәрсәгә тагын бер исем өстәргә, халык башын нәрсәгә бутарга соң инде – шуны аңлый алмадык. Хәер, аңладык: ясалма ярыш уйлап чыгарып, халыкның игътибарын шуңа юнәлтергә кирәк иде. Шәхесләрнең исемнәрен бик мәңгеләштерәселәре килсә, яңа барлыкка килгән урамнарга, паркларга, торак комплексларга кушарга була бит, мәсәлән. Юк, аэропортка исем бирәбез, диделәр. Ләкин уен рәвешендә генә башланган бәйге тора-бара җитди рәвеш, хәтта сәяси төсмер алды.

Интернет форумнарны ачып карасаң, чәчләр үрә тора: толерант дип мактана торган Татарстанда урыслар һәм татарлар чын-чынлап тырышып талашып ята. Урыс исем-фамилияле кешеләр: «Туполев өчен тавыш бирәм. Кем икәнен белмим, ләкин ул Тукаегыз туйдырды инде, шуңа урыс кешесен сайлыйм», – дигән эчтәлектәге репликалар язды, татарлар аларга җавап итеп Тукайны яклады. «Бөтен нәрсәгә Тукай исемен бирүләреннән мин дә туйдым, ләкин Туполев булмасын өчен Тукайга тавыш бирәм», – дип сырлады алары. Ләкин милләтләр арасында көчләр тигез бүленмәгән иде. Татарларга тавыш бирергә тагын бер кеше – герой-шагыйрь Муса Җәлил дә бар бит. Шуңа күрә тавышлар Тукай белән Җәлилгә бүленеп, бу хәлдән «файдаланып» калган Андрей Туполев күпмедер вакыт алда барды.

Әлегә тавыш бирү дәвам итә. Ләкин хәзерге нәтиҗәләрне ачып карасаң да, Казанның, Татарстанның бу тавыш бирүгә җан-фәрманга тырышуын күрергә була. Анадырь, Анапа аэропортлары өчен тавыш бирүчеләр саны 4500дән артмаса, Казан аэропорты өчен 46688 кеше тавыш биргән (нәтиҗәләр һәр көнне көндезге 12дә яңара, бу – 20сенә булган саннар)! Чагыштыру өчен: Калининградка – 22992, Калугага – 32857, Мәскәүнең Шереметьево аэропортына 15496 тавыш бирелгән. Без барысын да уздырганбыз – планны арттырып үтәгәнбез…

Президент Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирүен әйткәннән соң, Тукайның тавышы артты – Туполевны узып китте. Административ рычаг та эшкә җигелде. Әнә Лаеш районы башкарма комитеты оешмаларга Тукай һәм Лемаев исемнәрен сайларга «киңәш иткән» хатлар тараткан – бу хат интернетта таралды. Анда «хезмәткәрләрнең тавыш бирүен оештырырга кирәк» дигән сүзләр бар. Тавыш бирүне «оештыргач», башкарма комитетка хисап та тотасы икән: ничә кеше тавыш биргәнен әйтәсе. Лаеш башкарма комитеты матбугат хезмәте «Вечерняя Казань» газетасына бу хәлне «ул хат рекомендация рәвешендә генә иде» дип аңлаткан. Мондый хатны җибәрергә район башлыгы да, республика җитәкчелеге дә кушмаган икән. Башкарма комитетта утыручы кайсыдыр бер акыллысы планны арттырып үтәргә булган һәм шушындый хат язып җибәргән.

ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ АЭРОПОРТ БУЛСЫН!

Мондый ярышны әле күптән түгел генә бер күзәткән идек инде без. 2016нчы елда бөтен ил белән котыра-котыра 200 һәм 2000 сумлык акчаларга үз шәһәребезнең сурәтен төшерү өчен тавыш бирүдә катнаштык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага килгән барлык эреле-ваклы түрәләргә 200 сумлык акчаның Казан сурәте төшкән макетын тоттырып, фотога төшерде; мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга барып догаларга хәтле укып кайтты. Ул да булышмады – 200 сумлык Казанга тәтемәде. Әле болары гына ярар, бер казанлы аягына Сөембикә манарасы, аждаһа һәм «Казан 200 рублей» дигән язудан торган татуировка ясаткан иде. «Ялган акча» белән йөрмәс өчен, ул татуировкасын бетерттеме икән…

Тавыш бир-бирмә – бу акчаларның берсендә Кырымның Акъяр шәһәре символлары буласы башта ук аңлашыла иде инде. «Крымнаш»ны дәлилли торган тагын бер документны (җитмәсә, нинди документ бит әле!) кулдан ычкындырмаслары билгеле иде. Нәтиҗәдә, 200 сумлык купюрада Акъяр символлары, ә 2000лектә Русский утравы белән тоташтыра торган күпер һәм Амур өлкәсендәге «Восточный» космодромы сурәтләнде. Тавыш бирү төгәлләнгәч, белгечләр: «Бу акча вакыйгасы әллә кайчан хәл ителгән, яңа акчалар хәтта бастырыла башлаган иде инде, тавыш бирү дигәне халык башын бутау гына булды», – диде. Менә шуңа күрә аэропортка исем сайлау ярышының гаделлеге дә шик уята. Шул ук Казан аэропортында, тавыш бирүнең беренче этабы игълан ителгәч үк, Тукайның урысчага тәрҗемә ителгән шигыре пәйда булган иде. Очраклылыкмы? Шул ук Девятаевның Муса Җәлилгә алышынуы тагын…

Гадел түгел, бу инде безгә кадәр хәл ителгән, шуңа мин бу уенда катнашмыйм, дип тавыш бирүдән читтә калырга мөмкин, ләкин ул вакытта татар тагын югалтачак – аэропорт исемен татар кешесе исеме белән атаудан мәхрүм калачак. Миңа Казан исеме дә бик ошый, дип тә читтә калуның мәгънәсе юк. Бер башлаганнар икән инде – үзгәртәчәкләр. Русия аэропортларына барыбер кеше исемнәре өстәләчәк. Кем белә, бәлки кәгазьләре әзерләнә дә башлагандыр инде…

Тукай инде бөтен җирдә, Җәлилгә тавыш бирик, дисәк, икегә бүленәчәкбез. Ә аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашавын үзебезнең үк мәкаль әйтеп тора бит. Икесе дә лаеклы шәхесләр (Тукай белән Җәлилдән тыш, аэропортка исемнәрен кушарлык шәхесләребез тагын да бар әле безнең!). Ләкин Тукайның шанслары күбрәк. Аны төрки дөньяда да беләләр. Күпчелек татарлар барыбер аның өчен тавыш бирә. Ә Җәлил өчен тавыш бирәм дип китүчеләр аю яки бүре ашаган катлам булып калуы ихтимал.

Туполевны лаек түгел дип әйтергә теләмибез. Ләкин Туполев исеме барыбер кайсыдыр аэропортка куелачак! Чөнки аның исеме Мәскәүнең Шереметьево (Туполев анда лидер булып бара) һәм Внуково, шулай ук Омск аэропортларына тавыш бирүдә дә катнаша. Димәк, бу шәһәрләрнең берәрсе, теләсә, аны уздыра ала. Ләкин бөтен дөнья татарларының башкаласы булган Казан шәһәре аэропорты татар шәхесе исеме белән аталырга лаеклыдыр, тиештер ул! Үзебезнең Казанда да куелмаса, татар исеме тагын кайсы шәһәрдә куелыр соң? Владивостокта яки Благовещенскидамы? Русиянең төрле шәһәрләрен күтәрүдә эз калдырган татарлар булса да, башка бер генә шәһәрдә дә татар исеме тәкъдим ителмәде. Башкортлар өч башкорт кешесен тәкъдим итте әнә! Ә бездә – Тукай белән Җәлил, анысына да сугыша яздык.

Туполевның исемен берьюлы дүрт шәһәр аэропортына тәкъдим итү дөрес түгел, билгеле. Әгәр, әйтик, ике шәһәрдә аның исеме өстен чыкса (сайлау гадел булган очракта, дип күз алдына китерик), ике шәһәрдә дә кешеләр чын күңелдән Туполев өчен тавыш бирсә, Русиядә Туполев исемендәге ике аэропорт булыр идемени? Мөмкин хәл түгел бит бу! Монда бит сүз халыкара аэропортлар турында бара. Туполевтан кала да лаеклы шәхесләребез бар бит безнең. Шул ук Девятаев калсын иде. Яисә танылган хәрби очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованы чыгарырга була иде…

Һәм, гомумән, бу матавыксыз гына да була иде. Яши идек бит әле. Чит җирдән Казан яки Бигеш аэропортына кайтып төшә һәм: «Аллаһка шөкер, үзебезгә кайтып җиттек», – дип шатлана идек. Бу уенны без башламадык, ләкин катнашмый кала да алмыйбыз. Соңыннан терсәкне тешләрлек булмасын өчен.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Тавыш бирү өчен великиеимена.рф сайтына керергә һәм төп биттә ачылган рамка эченә телефон номерын язарга (анда телефон номерын язарга дип күрсәтелгән) кирәк. Махсус программа телефонга смс итеп код җибәрә. Шул алты урынлы санны күрсәтелгән рамка эченә язасыз һәм «подтвердить»ка басасыз. Шуннан соң үзегез теләгән шәһәрне сайлап, тавыш бирергә теләгән кеше исеменә басарга һәм кырыйда чыккан «подтвердить»ка басып, тагын бер тапкыр хупларга кирәк. Телефоннан «кайнар элемтә»гә шалтыратып та тавыш бирергә мөмкин: 8-800-707-93-17. Тавыш бирү бушлай. Тавышлар 30нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Комментарии