Изге ният тәмугка илтә

Изге ният тәмугка илтә

Русиядә «оптимизация» дигән матур яңгырашлы бер төшенчә бар. Әлбәттә, ул изге нияттән эшләнә торган күренеш. Әйтәләр бит, изге ниятләр тәмугка илтә, диләр. Һич арттырусыз, әлеге очракка туры килә бу әйтем. Русия эреләндерү – оптимизация чире белән чирли. Әйтергә кирәк, яңа чир дә түгел ул, күптәнге сырхау.

Минем хәтеремдә, 60нчы еллар башында шундый бер шаукым булып алган иде. Хрущев өлкәләрне берләштерде. Бер-ике, хәтта өчәр өлкәне берләштерделәр. Балык башыннан чери, дигәндәй, аннары бу күренеш астагы структураларга күчте. Бер-ике, берничә районны берләштерделәр. Чират колхоз-совхозларга җитте. Моның буш сүз түгеллеген дәлилләр өчен, туган авылым Яңа Чынлыны гына атыйм. Ике районны – Буа һәм Чүпрәлене кушып, «Цильнинский» район ясадылар. Авылымнан 10 гына чакрымдагы Буденный районын бетереп, шул өч районнан бер район булды.

Туган авылым Буага 35 чакрымда урнашкан. Чүпрәлегә кадәр 30 чакрым. Авылыбыздагы «Спартак» колхозын бетереп, 5 километрдагы «Искра» колхозына куштылар. Бөтен булган инфраструктура акрынлап юкка чыкты. Берәм-берәм колхоз идарәсе, клуб, кибет, медпункт, мәктәп, трактор-машина бригадасы, амбарлар, ындыр табагы һәм башкалар колхоз үзәге булган Яңа Тинчәле авылына күчте. Савым сыерларын да шунда озаттылар. Авылда 100 башка исәпләнелгән үгез симертү фермасы гына калды. Халыкка эш бетте, яшьләрнең берсе дә авылда калмады. Хәллерәк гаиләләр төрле якка, күбрәк Ульян, Казан, Түбән Кама, Чаллыга китте. 125 йортлы авылдан нибары унлап кына йорт калды. Анда карт-карчыклар гына яши. Алар да әкренләп китә тора.

Ни өчен яздың, без бит боларны болай да беләбез, диярсез. Сәбәбе шул: Русиядә, бигрәк тә СССР җимерелгәч, бу процесс тагын да көчәйде. Бернинди яңалык юк, тик оптимизация, эреләндерү авыруы нәтиҗәсендә меңләгән мәктәп, больницалар юк ителде. Бу исә үз чиратында меңләгән авылларның, колхоз-совхозларның таралуына китерде. Бетерү процессының соңгы күренеше – җирле үзидарәләрне юк итү башланды. Элек «сельсовет», хәзер җирле үзидарәләрне юк итүнең файдасы бармы, юкмы? Мин үзем моны халык өчен бик зарарлы дип уйлыйм. Кешегә якын, кирәк булган җирле хакимиятне җимерү, тамырын корыту яхшыга түгелдер. Авыл кешесе үзенең гозерен, сорауларын, йомышларын шушында башкара, проблемаларын чишә иде, азмы-күпме тиешле ярдәмен ала иде. Ә хәзер ул кая бара ала? Аңа хәзер район үзәгенә, шәһәргә барырга туры киләчәк. Ә алар авылдан кимендә 30-40-50 чакрым ераклыкта. Нәрсә, хәзер патша заманындагы кебек, авылларда тәртип саклаучы старосталар гына каламыни?

Озын сүзнең кыскасы, авыл кешесенә алай да вай, тегеләй дә... Ягъни алга карасаң да юк, артка карасаң да юк, утырып еласаң да юк.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии