Янгыннарда үлүчеләр саны икеләтә арткан…

Янгыннарда үлүчеләр саны икеләтә арткан…

«Югары Ослан районында янгында 4 кеше һәлак булды. Аларның икесе балалар!»

«Казан шәһәрендә ут капкан фатирдан аңсыз калган ир-атны алып чыктылар…»

«Ибраһимов проспектындагы фатирда бер хатын-кызга һәм ике балага ис тигән. Сәбәбе – төтен суырткычның начар эшләве»

«Тәтеш районындагы шәхси йортта ис тигән өлкән яшьтәге ир белән хатынны хастаханәгә озаттылар»

Әлеге хәбәрләр – фәкать бу атна башында гына булган күңелсез вакыйгалар. Аларның барысын да ут, төтен берләштерә…

Куркыныч та, гаҗәп тә бит! Янгын очраклары бигрәк нык артты хәзер. Тагын да аянычрагы – янгыннарда үлүчеләр саны да тетрәндергеч рәвештә үсә бара икән. Быел гыйнвар аенда (18нче гыйнварга) янгыннарда үлүчеләр, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан! Коточкыч хәл бит, җәмәгать! Бездә сугыш та бармый, ләса! Нигә шулай соң ул? Әлеге сорауны күңеленнән һәркем үз-үзенә бирергә тиештер. Сорау биреп кенә калырга түгел, янгыннан саклану чараларын тиешенчә үтимме соң, ул турыда балаларга, якыннарга аңлаттыммы, аларны тагын бер кат кисәттемме дип, борчылу да урынлы гына булыр. Хәзер, салкын һава торышы хакимлек иткән вакытта, бу мәсьәләләрнең мөһимлеге аеруча арта.

Янгын күзәтчелеге буенча Татарстанның Баш Дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трощин сүзләренә караганда, ел дәвамында теркәлүче янгыннарның күпчелеге нәкъ менә көннәр салкынайткан чорга – октябрь аеннан март азагына чаклы вакытка туры килә икән.

– Көннәр суыткан вакытта: узган елның беренче октябреннән быелның 18нче гыйнварына инде 1706 янгын очрагы булды. Аларда 83 кеше үлде, 64е тән җәрәхәтләре алды. – ди Янгын күзәтчелеге буенча Татарстанның Баш Дәүләт инспекторы урынбасары. – Календарь ел нәтиҗәләре буенча карасак, республикада ел саен уртача 2 мең 500 янгын теркәлә. Дөрес, узган елда ул күрсәткеч 2019нчы елгыдан 1 процентка кимрәк булды. Ләкин, кызганычка каршы, үлүчеләр саны 9 процентка артып, 163 кешене тәшкил итте. 2021нче ел күрсәткечләре тагын да хәвефлерәк шул. Ел башыннан 18нче гыйнварга чаклы вакытта инде 186 янгын булды. Аларда 21 кешенең гомере өзелде (икесе – балалар). Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, янгында үлүчеләр саны ике тапкырга күбрәк!

Ял көннәрендә, бәйрәм вакытларында янгыннар аеруча арта икән. Бу аңлашыла да, чөнки ул көннәрдә мунча ягалар, сауна кабызалар, бәйрәм табыннары корыла, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу арта. Кыскасы, рәхәтләнеп ял итәләр. Тик, шулай кәеф-сафа корган вакытта, саклану чараларын күрмәү бәхетсезлек очракларына китерә дә инде.

Максим Трощин аңлатуынча, янгыннар төп өч сәбәп аркасында чыга. Беренчесе – мичләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Быелгы очракларның 37 проценты – шул сәбәпле булган. Икенче урында – ут белән саксыз файдалану сәбәбе тора. Һәм, янгын чыгуның өченче киң җәелгән сәбәбе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу икән. Шуңа да, санап үтелгән әлеге сәбәпләрне булдырмауга һәрдаим зур игътибар бирү мөһим, дип ассызыклый инспектор урынбасары.

Тагын бер әһәмиятле факторны атап китми мөмкин түгел. Ул да булса – исерек килеш кылынган саксызлык. Аеруча, тәмәке тарту – аянычлы хәлгә китерүче иң киң җәелгән очраклардан санала икән.

– Агымдагы ел башыннан янгыннарда үлгән 21 кешенең 13е алкогольле эчемлекләр кулланган булган, – ди Янгын күзәтчелеге буенча Татарстанның Баш Дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трощин. – Ә октябрь аеннан бүгенгәчә үлүчеләрнең 65 проценты исерек булган!

Менә шуннан чыгып, нәтиҗә ясыйк инде! Янгынга каршы куркынычсызлык чараларын, барлык таләпләрне катгый үтәргә кирәк! Алай гына да түгел, ул турыда бала-чагага көн саен кабатлап искәртеп торганда да, таманга гына туры килә, минемчә. «Бурдан кала, уттан калмый!» – ди бит халык. Янгын очрагында матди байлыкка гына түгел, иң кадерлесе – кеше гомеренә дә куркыныч янала. Шул турыда онытмыйча, сакланып, бер-беребезне саклап яшик!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии