Упкынның тирәнлеген саннар чагылдыра

Упкынның тирәнлеген саннар чагылдыра

Түрәләр гади халыктан көннән-көн ерагая, дип еш әйтәбез. Беренче чиратта, әлбәттә, матди халәтебез күздә тотыла. Тик бу аерманы тәгаен саннар белән ничек тасвирларга була? Һәм алдынгы илләр белән чагыштырганда, Русия ни дәрәҗәдә «бозылган»? Баксаң, бу сорауларга җавапны хәтта рәсми чыганакларда да табып була икән.

Татарстанда коррупция белән көрәшүче танылган блогер Тимур Тимуршин, иренмичә, шул мәгълүматны анализлап, шактый гына кызыклы нәтиҗәләр чыгара. Аларны ул үзенең «Тере Журнал»дагы шәхси битенә урнаштырды.

БЮДЖЕТ БӘЛЕШЕН КЕМ КҮБРӘК АШЫЙ?

Росстат мәгълүматына караганда, узган елның азагына федераль хакимият органнарында 39,7 мең кеше эшләгән. Аларның уртача хезмәт хакы – 111,3 мең сум. Ягъни ай саен бу армиягә бюджеттан 4,419 млрд сум акча тотыла, ә елына – 53 миллиард. (Әле боларга социаль иминият фондларына түләнергә тиешле 16 миллиардны өстәргә дә кирәк).

Безнең илдә әле 450 Дәүләт Думасы депутаты да булганын онытмыйк, аларга да федераль казна акча түли. 2016нчы елда «халык ышанычлысы»ның оклады аена 383927 сум дип билгеләнгән. Бу – елына 4,6 млн сум дигән сүз (шулай ук мәҗбүри иминиятләштерүне исәпкә алмаганда). Парламент рәисе бюджетта аерым юлда бара, аның айлык хезмәт хакы 513351 сум. Шулай итеп, депутатлар үзләре генә ел саен салым түләүчеләрнең 2,1 млрд сум акчаларын «ашый». Ә инде Дума аппаратына киткән чыгымнарны да исәпкә алсак, 10,3 млрд килеп чыга. Бу суммага 7нче чакырылышка узмаячак депутатларга «алтын парашют», ягъни компенсация буларак түләнәсе 253 млн сум да кергән.

Югары палата – Федерация Советында 170 сенатор утыра. Әлеге органның еллык бюджеты – 5,3 млрд сум. Шул акчалар эчендә җитәкчеләре Валентина Матвиенконың көненә 4,8 мең сумга бәяләнгән көндезге ашлары да яшерелгән.

Чагыштыру өчен: 2012нче елда Дума депутатлары аена 165103 сум алып эшләгән. Димәк, дүрт ел эчендә дәүләт (үзләре үк, дип укыгыз) аларның хезмәт хакын ике ярым тапкырга диярлек арттырды.

Шулай итеп, федераль дәрәҗәдәге түрәләргә (40 меңгә якын кеше) киткән чыгымнар быел ким дигәндә 69 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу саннар төбәк һәм шәһәр хакимиятләре, җирле депутатларга тотылган акчаларны исәпкә алмый – андагы суммалар да шаккатарлык.

АКЧАЛЫЛАР ҺӘМ АКЧАСЫЗЛАР

Хәзер социаль тармакларга күз салыйк. Русия казнасында сәламәтлек саклау өлкәсенә быел 474 млрд сум акча каралган. Рәсми мәгълүматлар табибларның уртача хезмәт хакын аена 48 мең сум дип билгели. Ләкин апрель аенда «Сәламәтлек» фонды уздырган сораштыру (ул илнең 84 төбәгеннән 5,3 мең табипны колачлый) күпчелек белгечләрнең аена 20 мең сумнан азрак алганын ачыклаган.

Мәгарифкә еллык чыгымнар 580 млрд тәшкил итә. Шул ук вакытта узган уку елында Русия төбәкләрендә укытучыларның уртача эш хакы аена 20-30 мең иде, Мәскәүдә – 30 процентка күбрәк. Вуз мөгаллимнәре 20-50 мең ала.

Татарстанда уртача хезмәт хакы хәзер 28 мең сумга якын. Ил буенча, әгәр Росстат ялганламаса, апрель аенда ул 36,5 мең булган.

Ә хәзер Европа һәм АКШта депутатларның күпме акча алганын карыйк һәм аны илдәге уртача хезмәт хаклары белән чагыштырыйк.

Германия: Бундестаг депутаты июльдән башлап 9327 евро ала, илдәге эш бирүчеләр уртача 3391 евро түли. Коэффициент – 2,75.

Франция: Сенаторлар һәм Милли җыен әгъзаларына айлык оклад 7100 евро дип билгеләнгән. Французларның уртача хезмәт хакы – 2621 евро. Коэффициент – 2,71.

Финляндия: Эдскунт (парламент) вәкиле аена 5860 евро алып эшли, гади финнар – 3354 евро. Коэффициент – 1,75.

АКШ: Конгрессменның банк хисабына ай саен 14500 доллар «тамып тора», ил буенча американнар уртача 3263 доллар акча эшлиләр. Коэффициент – 4,44.

Русия: Дәүләт Думасы депутаты – 383927 сум, илдәге уртача хезмәт хакы – 36500 сум. Коэффициент –10,52.

Ягъни безнең Дума депутаты гади русияледән 10,5 тапкырга күбрәк акча ала. Һәм биредә шунысын да онытмаска кирәк: уртача хезмәт хакы күрсәткече гамәлдә халыкның чын керемнәре белән туры килми, чөнки эшләүчеләрнең 70 проценты уртача хезмәт хакыннан азрак алалар. Мисал өчен, узган елның августында илдәге эшчеләрнең яртысына 23 мең сумнан да азрак түләнгән.

ҮРЧЕМЛЕ СТРУКТУРА

Статистиканың тагын бер бүлегенә күз салыйк. 2015нче елда Русиядә 10 мең кешегә 108 чиновник исәпләнгән. Бирегә әле дәүләт һәм муниципаль унитар оешмалар, РЖД, «Газпром» кебек хөкүмәт карамагында булган компанияләрдә эшләүчеләр керми. 2013нче елда исә бу күрсәткеч 102 түрәне тәшкил иткән. Шул ук вакытта, «бюрократия патшалыгы» дип саналган Советлар Союзында 10 мең гражданга 73 чиновник туры килгән. Ә ул заманда хәзерге мәгълүмат технологияләре, коммуникацияләр булмаган. Ничектер эшләгәннәр һәм илне алга тартканнар.

Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы (МБРР) төзегән рейтингта без моннан өч ел элек дәүләт идарәсе сыйфаты буенча 210 ил арасында 120нче урынны биләдек. Бюджет тармагында эшләүчеләр бездә алдынгы илләргә караганда 1,4 тапкырга күбрәк, дип финанс министры Антон Силуанов юкка гына әйтмәгәндер.

ХАЛЫК ТУРЫНДА ДА УЙЛЫЙЛАР

Һәм соңгысы. Бездә «минималь хезмәт хакы күләме» (МРОТ) дигән ясалма күрсәткеч бар. 1нче июльдән аны 6204 сумнан 7500гә кадәр үк күтәргәннәр. Бу – быелга хөкүмәт фаразлаган яшәү минимумының яртысына тиң. Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутатлары үзләренең яраткан сайлаучыларына әнә шундый юмарт бүләк ясап калдырды. Ягъни, 400 мең сум алучылар үзләрен безнең хакта ни кадәр кайгыртучан булуларын күрсәтте…

Депутатлар, сенаторлар һәм чиновниклар халыкка якынайсын өчен аларның окладларын МРОТка, ә иң яхшысы – үзләре сайланган төбәктәге уртача хезмәт хакына бәйләргә кирәк. Һәм өстә телгә алынган коэффициентны кертү зарур: мисал өчен, депутатлар 5 уртача хезмәт хакыннан артыграк ала алмый, чиновниклар өчен ул чикләүне 2дән алып 7гә кадәр билгеләргә була һ.б. Бу очракта упкынның теге ягында торучылар чынлап торып халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә тырышырлар, бәлки.

Комментарии