«Кырлай» халыкара низаг урыны була күрмәсен...

«Кырлай» халыкара низаг урыны була күрмәсен...

Илаһыбыз бер һәм бердәнбер, димәк аның кешелекле кануннары барлык төрле диндәге кәвемнәр өчен дә уртак. Ерак бабаларыбызның гены мәҗүсилек чорында ук кешелекле яшәештә булу сәбәпле төрки һунд кәвеме туганда ук мөселман диненә яраклашып туа. Ләкин тормышта кешелек экологиясе бозылу сәбәпле, җиңел кәсеп белән яшәргә теләүче кәвем, икенче үз хезмәте белән ирешелгән яхшы тормышлы кәвемне буйсындырып, аның байлыгын тартып алып һәм аның яшәгән җирләрендә үзен өстен куеп, аны кимсетеп, үзенең явызлыклы гамәлләрен кулланып яшәүгә күчә. Сәяси яктан цивил илләр алдында аклану өчен, конституцион кануннар булдырдылар, тик гамәлдә киресен эшләп тынычлыкны бозу белән мәшгульләр. Үз туган җирләрендә яшәүче милләтләрнең ана телләрен юк итү сәясәте, ягъни гомум урыслаштыру алып барыла. Яшь буынга үз ата-анасының әби-бабасының рухи байлыгы булган әдәбиятын, тарихын фән буларак өйрәтү чикләнә.

Эшли торган мәчетләребездә җиһанга азан әйтүне тыярга максат итеп куеп, халык арасында көчләп имза җыю, кайбер шәхесләрнең «ризыгы» булып кала. Хәтта нигезенә беренче таш салынган Җәмигъ мәчетнең төзелүенә каршы чыгу да алар өчен «зур җиңү». Исегезгә салып китәм: 2022 – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулган ел, Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен мөһим вакыйга – 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенең нигезенең беренче ташын салу белән билгеләп үтелде. 2022нче елда Казансу елгасының капма-каршы ярында яңа Җәмигъ мәчете төзелеше символик мәгънәгә ия. Әгәр Кол Шәриф мәчете Казан Кремле җирлегендә элеккеге хан мәчетен торгызу символы буларак төзелгән булса, Казанның Яңа районында заманча торак комплекслар һәм сәүдә үзәкләре арасында урнашкан яңа Җәмигъ мәчете киләчәк буыннар өчен әһәмиятле булачак.

2022нче елның 3нче февралендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды булдыру турында Боерыкка кул куйган иде.

Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге уздыру әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты булачак.

– Хәзерге вакытта Казанда Җәмигъ мәчетен урнаштыруның берничә варианты карала, мәсьәлә алдан әзерләнү стадиясендә. Ул тиешле тикшеренүләрдән һәм килешүләрдән соң тулысынча хәл ителәчәк, – дип сөйләде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мәсәлән, Казансуның уң як ярында Кырлай паркы янындагы территория, Адмиралтея бистәсендәге ком базасы янындагы территория, Шоссе урамындагы (Киров районы) яр буендагы мәйданчык һәм башка вариантлар карала. Ләкин ни өчендер Совет районындагы элеккеге Акчарлак рестораны булган буш җир кишәрлеге күз уңында тормый (Яңа торак комплекслар үсеп чыкты, транспорт бәйләнеше уңайлы урын, әмма бу урында да мәчет булса иде дигән өмет сүнми). Адмиралтея бистәсе – ком базасы гына түгел, ул Бишбалта авылы зираты икәнлеге истән чыкмасын иде, Шоссе урамы ул шәһәрнең киптерелә башлаган сазлыгы.

Кырлай бакчасына килгәндә: «Әгәр дә мәчетнең урыны төгәл, 100 процент билгеләнгән булса, минемчә, бик матур җирдә булачак ул. Динсез кешедән куркырга кирәк, динледән түгел. Динле кешенең эчке дөньясы башкача. Русларның «Синең эчеңдә Аллаһ күпме бар, тышкы дөньяң да шуның кадәр бәхетлерәк булып тоела», – дигән сүзләре бар. Каршы чыккан кешеләрне кызганырга гына кала. Аларның нәфрәттән башка бүтән бер нәрсәләре дә юк», – дип саный халык депутаты Рамил Төхвәтуллин.

«Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан барлык кирәкле экологик тикшеренүләр һәм шәһәр төзелеше килештерүләрен үткәрү бурычы куелды. Шуннан соң гына Җәмигъ мәчетен төзү урыны турында соңгы карар кабул ителәчәк, – дип белдерде Лилия Галимова.

Биредә, илбашыбызның беренче әйткән сүзе, Корьәннең беренче сүрәсе сыйфатында булып игелекле һәм тормышка ашардай булсын иде.

Илгизәр АКЪЕГЕТ

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии