Тап бала, акчаң янга кала

Тап бала, акчаң янга кала

Көнгә чыктыкмы, галиҗанәп депутатларыбызның тузга язмаган, чын мәгънәсендә көлке тоелган закон проектлары уйлап табуларына күнегеп киләбез бугай инде. Тик кайберләре турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Әле күптән түгел интернетта әлеге яңалыкны ишеткән һәркем гөжләп алды. Гөжләрсең дә! Яңалыгы да нинди бит әле: Русиядә аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр, имеш. «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, шушындый тәкъдим белән демократия, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул инде үзенең тәкъдимен Владимир Путинга да юллаган. Идея авторы фикеренчә, мондый чараларны кертү күп балалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. «Күп балалы гаиләләр статусы турында»гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү чорын хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Русиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.

Тарих битләренә күз салсак, СССР заманында яшәгән кешеләр баласызлыкка хезмәт хакыннан салым басып калганнарын яхшы хәтерлиләрдер. Әлеге салымны баласы булмаган эшчеләр түләгән. Салым түләтү бала туу очракларын арттыру, яшь буында әти-әни булуга этәргеч булсын дигән максаттан чыгып башкарылган. Бу мәсьәлә Бөек Ватан сугышы елларында тагын да актуальләшеп китә. Чөнки ул елларда илнең демографик хәле мактанырлык булмый. Баласызлыкка салым җыю 1941нче елның 21нче ноябреннән тулы көченә эшли башлый. Балалары булмаганнар хезмәт хакларының 6 процентын дәүләт казнасына салым итеп тапшырырга тиеш булган. Әлеге категориягә 20-60 яшьлек ир-атлар һәм 20-45 яшьләрдәге хатын-кызлар кергән. Кешеләрнең теләкләренә каршы килеп, гаилә бюджетын, тормыш шартларын исәпкә алмыйча, бала алып кайтырга мәҗбүриләү акылга сыя торган хәл түгел, әлбәттә.

80нче елларда да вәзгыять әллә ни үзгәрми. Өйләнешкән елны яшь гаиләгә ташлама да карала каралуын.

Инде безнең көннәрдә дә мондый фикерне хуплап чыгучылар табылып тора. 2003нче елда Алексей Чумаков исемле депутат бу «күркәм» гадәтне яңарту тәкъдиме белән чыга. Ул, бала табу яшенә җитеп тә, әти-әни булырга ашыкмаучыларның хезмәт хакларының 3-5 процентын салым итеп түләргә кирәклеген ассызыклый. 2006нчы елда да сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко баласызлыкка салым түләтү идеясен яңартырга талпынып карый. Мондый салымның кирәклеген ул, статистикага нигезләнеп, ел саен 21 миллион ир-атның буйдаклар исемлегенә керүе белән аңлата. Әгәр дә статистикага күз салсак, бүгенге көндә Русия халкының 87 процентын бер балалы гаиләләр тәшкил итә, бары тик 3 процент гаиләдә генә өч яисә аннан да күбрәк бала икән. Миңа калса, мондый закон проекты әзерләгәнче, депутатларыбыз яхшылап уйларга тиештер, мөгаен. Яшәү көннән-көн кыйммәтләнгән заманда мондый акылга сыймаслык нәрсәләр белән шөгыльләнгәнче, балалар бакчаларына түләүне киметү, бала өчен түләнелә торган пособиеләрнең күләмен арттыру, яшь гаиләләрне яхшы эш, торак белән тәэмин итүне үз эченә алган закон проектлары уйлап чыгарсалар яхшырак буласы да бит…

Р.S. Бу хакта ВКонтактедагы дусларымның кайберләре ни уйлый икән?

Марат КӘБИРОВ, язучы, шагыйрь, күп санлы китаплар авторы: «Бу тәкъдим – Русия депутатының чираттагы ахмаклыгы. Җирдән, халкыннан, иленнән аерылган кешеләр генә шундый тәкъдим кертә ала. Әйтик, бер бала белән тол калган хатын-кыз да шушы категориягә керә ич. Кайгыга юлыгуы гына җитмәгән, ул хәзер салым да түләргә тиеш буламы инде? Ә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ түгелме? Бу бит ялгыз аналарны дәүләт дәрәҗәсендә мыскыл итү булып чыга. Яки, матди мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләр. Алар икенче бала турында башына да китерә алмый. Әле беренчесен үстерү дә авыр, очын-очка ялгап кына. Хәзер алар салым түләргә тиеш буламы? Соңгы елларда чәчеңне үрә торгызырлык «идея»лар артык ишәеп китте. Һәм иң аянычы – мондый тәкъдимнәрне «сары йорт» пациентлары түгел, ә депутатлар кертә. Халык тарафыннан сайлап куелган мәртәбәле кешеләр. Шундыйлар идарә иткән илдә кемнең бала табасы килсен инде?»

Динә КАМАЛЕТДИНОВА, күп кенә проза һәм шигырьләр авторы: «Юк, килешмим. Мин үзем өч бала үстердем. Безнең заманда ул әле күп балалы гаилә саналмый иде. Налог салып кына бала таптырып булмас ул, яшьләргә фатирлар, эш урыннары булдырсыннар. Акыллы кеше бала тапмый хәзер, салым бәясе дә балалар бакчасына түләгән кадәр булмас әле».

Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ, «Азан» радиосы баш мөхәррире: «Гаиләбездә ике бала. Әлеге проект турында ишеттем. Русиядә юллардан тыш тагын бер бәла барлыгын күрсәтүче чираттагы идея бу. Ташламалар алу өчен заманында инвалид таныклыгы сатып алу башланган иде (ришвәт бәрабәренә). Хәзер дә сәламәтлек начар дигән белешмә җыячаклар. Икенче очрак: ир белән хатын аерылышкан, беренче никахтан икесенең дә баласы бар, ә яңа гаилә корганда бала булуларын теләмиләр. Яки яшьләре чыгып бара. Яңа гаилә корды дип, алар да бала ташысынмы?

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА, элеккеге телевидение журналисты: «Миңа калса, бу тәкъдим үтмәячәк. Әлегә кадәр Путиннан да акыллырак җитәкче күргәнем булмады минем. Крупновның тәкъдимен ахмаклык дип саныйм. Эш югында эш булсын, кебегрәк бу».

Менә шундыйрак фикерләр, ә алдагысын инде вакыт күрсәтер.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии