- 14.05.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Кемдер яңгырдан соң җыелып яткан суга карый да, андагы пычраклыкны күрә, бактерия вә инфузорияләр мыжгып торуын уйлый… Ә кемдер шул ук суга карый да, анда чагылган айның, йолдызларның, кояшның, чибәр кызның шәүләсен күреп соклана…
Кыскасы, бу дөньяда һәркайсыбыз үзе эзләгәнне таба, үзе күрергә теләгәнне күрә.
Узган атнада Мәскәү суды чичән егете Юсуп Тимерхановны 15 елга кырыс шартлы колониягә хөкем иткәч, Русия халкы да төрлечә фикер йөртте. Интернетка карасаң, кемнәрдер хөкемнең артык йомшак, кемнәрдер үтә каты булуын искәртә, икенчеләр моны милләтара низаг яссылыгында гына карый, өченчеләр бандитлыкка җәза буларак бәяли. Минем исә үз фикерем бар һәм аның белән уртаклашырга телим.
***
Башта урыс армиясе полковнигы Юрий Будановның шәхесен искә алыйк. 2000нче елның 27 марты кичендә Чичән республикасында «хезмәт итүче» бу бәндә Танги авылыннан 18 яшьлек Эльза Кунгаеваны БМПга (боевая машина пехоты) төяп алып китә, көчли һәм азактан буып үтерә. Суд-медицина экспертизасы кыз баланың үлеменә бер сәгать кала көчләнүен күрсәтә. Әмма Александр Егоров дигән бер солдат көчләү буенча гаепне үз өстенә ала. Янәсе, ул аның үлгәннән соң мәетен сапер көрәге сабы белән көчләгән булган. Экспертизаның «исән чакта көчләнгән» дигәнен беркем ишетергә дә теләми. Чөнки бөтен урыс армиясе җитәкчелеге, Мәскәү Кремле Буданов дигән вәхшине аклау белән мәшгуль булды. Русия Президентының ул чактагы ярдәмчесе Сергей Ястржембский: «Чичән республикасында армиягә каршы хатын-кыз снайперлар да ата», – дип белдерүгә кадәр барып җитте. Ягъни, ул Эльза Кунгаеваны урыс армиясенә каршы корал күтәргән снайпер итеп күрсәтүе аша Будановның вәхшилеген акларга теләде. Соңрак кызның әнисе снайпер булган икән дип тә сөйләп карадылар, әмма бу версияләр барыбер вәхшилекне аклау була алмады.
Әгәр кемдер закон бозган икән, аны закон нигезендә хөкем итү каралган, ә көчләп һәм буып үтереп җәзалау түгел. Ләкин марҗа әбиләре Будановтан чын «герой» ясады, аны суд залына алып килгәндә артыннан чукындырып – фатыйха биреп калдылар. Берсе дә гаепсез 18 яшьлек чичән кызының көчләнүен һәм буып үтерелүен җинаять буларак бәяләмәде. Әле «урыс илен дошманнардан саклаучы Будановны эзәрлекләүче» суд һәм хокук сакчыларына бәддога укыдылар. Әгәр чичән кешесе үз кызлары белән шул ук гамәлне кылса, нишләрләр иде икән? Бусын тагын уйламадылар. Урыс илендә беркем дә үзен «инородец» урынына куеп карага теләми шул.
Белмим, чичән халкы гауга чыгармаса, нишләрләр иде икән? Мөгаен, Будановка берәр орден биреп, аклап чыгарырлар иде. Гауга чыккач исә, Кавказда яңа сугыш башланудан шүрләделәр – барлык дәрәҗәләреннән мәхрүм итеп, бары тик «үтерү» өчен генә 10 елга утыртып куйдылар. «Көчләү» маддәсен солдат Егоров үз өстенә алу сәбәпле, төшеп калды. Аны исә суд залында ук амнистия белән җаваплылыктан азат иттеләр. Соңыннан бу солдат Эльза Кунгаеваның үзен дә, мәетен дә күргәне булмавын, «көрәк сабы» хакында бары тик прокурор кушкан өчен генә күрсәтмә бирүен әйтә.
Күреп торабыз, бу «тикшерү» баштан азаккача Будановны яклау өчен тырышты, ялган шаһитләрнең ялган күрсәтмәләрен уйлап чыгарды. Шуңа да вәхши нибары 10 елга хөкем ителеп, 8 ел тулмас борын иреккә чыкты.
2011нче елның 10 июнендә аны Мәскәүнең Комсомол проспектында атып үтерделәр.
***
Инде Юсуп Тимерхановның шәхесен дә өйрәник. Аны 2011 елның 26 августында Мәскәүдә Мөхәммәд Сөләйманов исеменә ясалган ялган паспорт белән тоттылар. Паспорты ялган булгач, гаепләү дә җиңел булды – Будановны үтерү өчен ялган паспорт белән килгән. Ә Будановны ни өчен үтергән? Махсус хәрби операция вакытында әтисен урыс солдатлары үтергән өчен шулай үч алган, Будановны моның өчен гаепле санаган…
Күрәсез, һәр сорауга җавап бар, тик бу җавапларда мантыйк юк. Шулай да бу мантыйксызлык Юсуп Тимерхановны 15 елга кырыс шартлы зонага ябып куярга комачауламады. Гәрчә ул үз гаебен танымаса да. Суд залында ул үзенең Буданов атылган көнне Мәскәүнең Комсомол проспектында бөтенләй булмавын әйтә, шуның белән бөтен гаепләүләрне юкка чыгара. Чөнки, әгәр ул Будановны әтисенең үлеме өчен үч алу – «кан үче» кануны нигезендә үтергән икән, бу хакта ачыктан-ачык әйтергә тиеш. Югыйсә, үч алынмаган санала. Монысы чичән халкының, «кан үче» традицияләре яшәгән барлык халыкларның «Гадәт» кануны. Ләкин безнең илдә күзгә бәреп торган хакыйкатьне дә күрергә теләмиләр, ә «гаепле»не ничек телиләр, шулай билгелиләр.
Югарыда әйткәннәремне истә тотып, Тимерхановның Будановны үтерүенә шик белдерәм. Әле аның ишләре дә булган, аларның кемлекләре генә мәгълүм түгел диләр бит. Әгәр тикшерү шул кешеләрнең кемлеген дә билгели алмаган икән, аның нәтиҗәләренә ышанып буламы?!
***
Дөресен генә әйткәндә, укучыга җиткерер фикерем суд карарындагы җитешсезлекләр түгел иде. Мондый тикшерү нәтиҗәләре белән бу суд бөтенләй дә була алмый һәм эш тикшерүчеләргә кире кайтарылырга тиеш иде. Әйтер сүзем шул: Русия армиясе полковнигы 18 яшьлек кызны өеннән, ата-анасы каршында алып чыгып китә, көчли, үтерә – аңа Русия суды нибары 10 ел гына бирә, тикшерүдәге «җитешсезлекләргә» игътибар итеп тормый.
Икенче берәү шушы җинаятьчене атуда гаепләнә – аңа 15 ел бирелә. Уртаклык ике очракта да бер генә – тикшерү җитешсезлекләренә күз йому. Буданов очрагында аның җинаятен йомшартырга тырышуны «күрмиләр», Тимерханов очрагында аның бөтенләй дә гаепсез булу мөмкинлеген күрергә теләмиләр…
Әмма бу ике очрак мине уйландырды: ике өзелгән гомер, ике төрле җәза. Урыс армиясенең җинаятьче полковнигы өчен 15 ел, ә бер гаепсез (гаепле булса, Мәскәү матбугаты сөенә-сөенә язар иде) 18 яшьлек чичән кызы өчен 10 ел гына. Менә нәрсә куркыныч! Бу илдә инородецны үтерү өчен җаваплылыктан коткарып калырга тырышалар, ә олы агайның җинаятьчесеннән дә герой ясыйлар. Бу гаделлекме?
Белмим, бу суд карарын ишеткәч кем нәрсә күргәндер, әмма мин үземнең хокуксыз инородец кына булуымны абайладым…
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии