Карак бите янганчы, урман янсын?

Карак бите янганчы, урман янсын?

Ике атна инде, әни белән хәл белешкән арада, гел Себердәге янгыннарны искә ала. «И, бигрәк кызганыч бит, сүндермиләр бит шуны», – дип өзгәләнә. Мин дә өзгәләнәм дә, нишләтим соң. Чебен дулап тәрәзә вата алмый, башкаларга кирәк булмагач…

Урман янгыннары – табигатьтә еш була торган күренеш. Ел саен дөньяда 300-600 миллион гектар урман яна, ди белгечләр. Русия тайгаларында ел саен янгын чыгып тора иде, тик быелгысы артыграк булды…

Бездә янгыннар илдә әле апрель аенда ук чыккан иде. Беренчеләрдән булып Байкал аръягы, Курган һәм Амур өлкәләре урманнары зыян күрде. Июль аенда исә Себер яна башлады. Себер бездән ерак булса да, урманнарында чыккан янгыннарга битараф кала алмадык. Авылдагы әбиләр дә, бер атна буе туктаусыз чиләкләп койган яңгырларга эче пошып: «Их, шушы яңгырларны Себергә җибәрергә!» – дип пошынды.

Урман янгыннарының төтене аркасында 25нче июльдә хәтта Иркутск өлкәсендәге ике аэродром эшеннән туктап торды, самолетлар очып китә алмады. Себер инде бер ай яна. Янгыннарның гомуми мәйданы хәзер Бельгия кадәр булды, дип мәгълүмат бирделәр. Башта янганына әллә ни исләре китмәде түрәләрнең, ел да була торган хәл инде, сүнә ул, диделәр. Ә янгын сүнмәде. Шул чакта: «Сүндерү өчен аномаль эсселек, корылык һәм көчле җил комачау итә», – диделәр. Аннан соң, сүндерү чыгымлы, диештеләр. Русия урман хуҗалыгы җитәкчесе Александр Агафонов: «Үзегез карагыз: МЧС самолетлары тукталсын өчен иң якын нокта – тайгадагы янгыннан 500 км ераклыкта. Самолетларны 500 км тегендә-монда куып йөртә башласак, бөләбез бит!» – дигән иде.

Әгәр янгын торак пунктларга һәм икътисади объектларга куркыныч китерми икән, аны сүндермәскә кирәк, дигән фикер белән яши безнең җитәкчеләр. Ягъни, әгәр янгын бик еракта икән, аны сүндерүнең чыгымнары күп икән, янып утыра бирсен шунда! Красноярск крае башлыгы Юрий Лапшин да, янгынның мәйданы зур, ул шуңа күрә сүндерелми, дип белдергән иде.

Янгын сүндерүне акчага бәйләп карау дөресме сезнеңчә? Бүгенгә кадәр Себер урманының сүндерелмәве һәм аның янган өлеше бер дәүләт территориясе кадәр булуга үзебезнең түрәләр гаепле! Әле янгыннар башланып кына киткән вакытта, битарафлык күрсәттеләр, сүндерергә омтылмадылар да. Соңыннан ниндидер фәрманнар бирелде, бирелүен, тик хәзер кырыкка ярылсалар да, тиз генә сүндерерлек түгел инде ул. Бик «хәерче» шул безнең ил. Илебезнең самолетлары да, ягулыгы да, акчасы да юк, ничек сүндерәсең инде тайга янгынын… Түрәләр кесәсенә күчәсе акчаны ниндидер тайга яна дип, әрәм-шәрәм итәләр ди мени… Адәм көлкесе. Төркиядә урамдагы корып беткән бер чинар агачын гына рөхсәтсез киссәң дә, төрмәгә утырталар, ә безнең илдә, тайга янса да, исләре китми. Менә шундый парадокс.

Госдума депутаты Федот Тумусов Себердәге янгыннарның сүнмәвенә борчылуын белдергән бердәнбер кеше булгандыр. «Янгыннарның сүндерелмәячәген ачыктан-ачык әйтүләре башка сыймый. Русия яна бит. Нигә сүндермиләр? Кемгә кулай бу? Мөгаен бу, махсус кемнеңдер ярдәмендә яндырылып җибәрелгәндер. Шул рәвешле вәхшиләрчә, законсыз урманнарны кискән кешеләр үзләренең кырын эшләрен качырырга телидер», – диде ул. Һәм әллә депутат сүзен расларга теләделәр, әллә әкият кенә булды – интернетта бер видео таралды. Анда бер ир Себер урманнарын яндырырга кешеләрне яллауларын сөйләде. «Мин дә мәсәлән шундый ялланучыларның берсе. Безгә ут төрткәнебез өчен күп итеп акча түлиләр. Тик бу әйбернең башында кем торуын белмибез, исемен әйтмиләр», – ди ул. Булмас димә… Янгынга сылтап калдыру җайлы бит… Протест акцияләренә чыгучыларны юк кына постлары өчен дә эзләп табып хөкемгә тарталар, ә бу кешене табу, аның кемлеген тикшерү, хәбәренең чынлыгын ачыклау турында беркем ләммим.

Шул ук вакытта, тайгадагы бу янгыннарның хәтта кирәкле булуы турында әйтүчеләр дә бар. Мәсәлән Русия Фәннәр Академиясенең урман институты директоры Андрей Сирин шундыйлардан.

– Янгын ике төрдә була – беренчесе, туфрак өсте, вак агачлар яну. Бу астагы янгын дип атала. Өстәге янгын – агачларның ябалдашлары яну. Икенчесе, билгеле, куркынычрак, чөнки үсемлекләр дөньясын юк итә. Ләкин бит Себердәге янгыннарның 10-15 процент өлеше генә икенче төргә карый. Ә астагы янгыннан соң, куркасы юк, агачлар үлми. Әле алай гына да түгел, кайбер урманнар астагы янгыннар булып торганга гына яши ала, чөнки аның урман өчен файдасы бар, – ди ул.

Сирин әйтүенчә, астагы янгыннардан соң, туфрак баей, чөнки көл барлыкка килә. Шул ук вакытта, ул урманга кемнәрнеңдер ут төртүе белән килешми:

– Тайга яна башласын өчен, кемнеңдер ут төртүе кирәкми. Ылыслы агачлар үскән урманнарда коры ботаклар, ылыслар күп була. Бер агачны яшен суктымы – янгынга дөрләп кабынып китәргә күп кирәкми дә, – ди ул.

Әле бит урманда яшәүче хайваннар бар. Алар нишләр, дигән борчу туадыр сездә дә. Тик экспертлар әйтүенчә, тайгадагы янгын тычканнарга һәм башка төрле кимерүчеләргә генә куркыныч тудыра. Алар күпләп үлә. Ләкин күпләп үрчү сәләтләре булганга, ярты ел эчендә кабат үз саннарын тулыландыралар икән. Ә башка җәнлекләр янгын булган урыннан күченеп кенә китә. Урмандагы янгын поезд тизлеге белән таралмый бит. Белгечләр әйтүенчә, иң тиз дигәндә дә сәгатенә 5 км тизлек белән генә тарала. Эре хайваннар шуңа күрә бу афәттән качып котылып җитешә икән.

Урманнарда янгын чыгуның фаразланган сәбәпләре: махсус ут төртү, яки агачны яшен сугудан тыш, тагын бер вариант бар. Монысы – урман янында кешеләрнең шешәләр, чүп-чар ташлап калдыруы. Хәер, ни кадәр генә фаразласаң да, хәзер башлангычын, чын сәбәпләрен белеп булмас шул. Тайга бит ул, зур бит ул…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии