Башкорт теле «тарихы»

Башкорт теле «тарихы»

Башкорт теле кайчан барлыкка килгән? Башкорт ырулары тарихын язучы Салават Хәмидуллин башкорт телен бик борынгы тел, ә татар телен «яңа ясалган тел» дип белдерә. Шулай ук «татар теле – башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты гына» дип, «Ирәкте ыруы башкортлары тарихы» китабында язылган. Китапның йомгаклау өлешендә: «1917нче ел революциясенә кадәр татар белән башкорт төрки телдән файдаланганнар. ТАССР һәм БАССР төзелгән чорда татар белән башкорт шушы төрки телне урталай «бүлешкәннәр». Әмма бүлешү татарларның намуссызлыгы – үтә дә милләтчелеге («ярые националисты») аркасында тигез бүленмәгән. Татарлар бу төрки телнең үзәген эләктергәннәр дә, башкортка аның «ботагы» гына – кувакан диалекты гына калган. Соңыннан татарларның «агрессив милли сәясәте» аркасында Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында шушы яңа ясалган телне укыту сәбәпле, башкортларның күпмедер өлеше үзләрен татар дип атый башлаганнар» һ.б.

Бу «ыру тарихлары»н укыган кешеләр башкорт «дустарыбызны» жәлли башларга да мөмкиннәр, китаплар шундый кешеләр өчен язылган. Ә чынлыкта хәлләр ничек булган соң?

Беренчедән, революциягә кадәр «төрки тел» дигән термин (исем) кулланылмаган. Бу термин СССР чорында уйлап табылган исем. Үткән гасырларда кулланылган «татар теле» терминын оныттыру өчен кулланылышка кертеп җибәрелгән. 1917нче елгы революциягә кадәр барлык төрки телле халыкларны татарлар дип, аларның телен татар теле, дип атаганнар. Хәтта Төркиянең төрек теле дә татар теленең Госманлы шивәсе (диалекты) дип аталган. Бу турыда Кавказдагы Кизләр мәдрәсәсе Уставында язылган булган.

Икенчедән, башкорт тарихын язучылар 1% дөреслеккә 99% ялган кушып «тарих» язалар. Мисал итеп, XIX гасыр тел белгече, фольклорист А. Г. Бессоновның «О говорах Казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам» хезмәтен китерергә була. Менә шушы хезмәтне С. Хәмидуллин ике дә уйлап тормыйча, «…Одним из первых исследователей разговорной речи северных и западных башкир был языковед, фольклорист А.Г. Бессонов…» – дип яза. «Тарихчы» Салават Хәмидуллинның каләм тибрәтүеннән «Казан татарлары» төньяк-көнбатыш башкортларына «әйләнә»!!!

Өченчедән, Идел буенда Казан татарлары ачлыктан кырылып яткан вакытта (бу ачлыкта 1 миллион татар ачтан үлә!), 1921нче елның декабрь аенда, башкорт «дустарыбыз» I Бөтенбашкорт корылтаена җыелып, башкорт телен нинди диалекттан ясарга дип баш вата. Корылтай башкорт әдәби телен татар теленең кувакан диалекты нигезендә ясарга дигән карар кабул итә. Төп сәбәп – бу диалектның әдәби татар теленнән шактый ерак булуы. Бу диалектта Урал тау буйларында яшәүче «ысын башкорттар» сөйләшә. Анда «Ч» хәрефе урынына «С» хәрефе, «С» хәрефе урынына «Һ» хәрефе, «лар» урынына «тар» кулланыла һ. б. Мәсәлән, «башкортлар» сүзе «башкорттар» дип, «су» сүзе «һу» дип языла. Әмма ни сәбәптәндер, Салават Юлаев һәм Салават Хәмидуллинны «Һалауат» дип әйтмиләр дә, язмыйлар да. Бәлки, сәбәбе – аларның ата-бабаларының татар булуындадыр?

Дүртенчедән, Башкортстан АССР халык комиссарлары советы да 1923нче елның 18нче февралендә башкорт әдәби телен кувакан диалекты нигезендә «ясарга» дигән карар кабул итә.

Бишенчедән, Русиянең Зур энциклопедиясендә «литературный башкирский язык сложился в середине 1920-х годов. Существовавшая ранее литература XVI-XIX веков развивалось под влиянием ТЮРКИ (татар!), а на рубеже XIX-XX веков литературного татарского языка» дип язылган.

Йә, шушы хәлләрдән соң кайсы тарихчының кулы «татар теле яңа ясалган тел, ә башкорт теле дөньяның иң борынгы теле» дип яза алыр иде?

Мин үзем башкортларның үз телләрен булдырып, үз әдәби телләрендә балаларын укытып яшәүләренә каршы түгелмен. Әмма мине, балаларымны, оныкларымны башкорт дип атап (минем теләгемне сорап тормыйча, төп закон – Конституцияне бозып (ст. 26. п. 1; ст. 19, п. 2. ), мәктәпләрдә татар телен бетереп, үзегезнең «ысын башкорт телендә» безне дә «ысылдатырга» тырышуыгызга каршымын! Мәскәү тарафыннан татар теленә каршы «игълан ителмәгән» сугыш барган чорда (прокуратура тикшерүләре, русларның жалобалары моңа дәлил) башкортларның да татар теленә каршы алып барган сугышы хыянәткә тиң. Киләчәктә урыслашу, юкка чыгу куркынычы яный. Бу куркыныч «яңа ясалган» башкорт телен дә читләтеп үтмәячәк. 2009нчы елда ЮНЕСКО оешмасы башкорт телен юкка чыгарга мөмкин телләр исемлегенә кертеп, аңа «уязвимый» статусы бирде. Әлеге исемлек «Атлас языков мира, находящихся в опасности» дип атала. Мәскәү тырышлыгы белән ясалган телнең (искусственно созданный язык) юкка чыгуына гаҗәпләнәсе юк. Моны белгән башкорт тарихчылары иң җиңел юлны сайладылар. Алар татар теленең «җилкәсенә менеп атланып» исән калмакчы була. Суга батучылар белә: болай эшләү икең берьюлы батуны тизләтә генә. Сезгә, татар җилкәсеннән төшеп, үзегезгә «йөзәргә» өйрәнергә вакыт. Без бәләкәй чакта (йөзә белмәгән чакта) зур малайлар безне, аяк-куллардан тотып, күл уртасына ыргыта иделәр. Безне шулай йөзәргә өйрәттеләр. Сезне дә «күл уртасына ыргытыр» чак җитте. Болай сез «йөзәргә» өйрәнмәячәксез. Татар телен башкорт теле, татар сабан туен башкорт сабан туе, татарча көрәшне башкортча көрәш, татар әдәбиятын башкорт әдәбияты, татар галимнәрен башкорт галимнәре, татар геройларын башкорт геройлары һ.б. дип кенә татарлар башкортка әйләнми. Бу эш үз-үзегезне алдау (самообман) гына, башкорт теленә татар теле югарылыгына менәр өчен меңнәрчә еллар камилләшергә кирәк әле. Андый язмыш Аллаһ тарафыннан бик сирәк телләргә генә бирелгән. Татар теле шулар арасында!

«Башкорт теле грамматикасы» дәреслегенең 1948нче елда гына рус кешесе Н.К. Дмитриев тарафыннан язылып, башкорт «дустарыбызга» бүләк ителүен искә алсак, башкорт теленең «яңа ясалган тел» булуына тагын бер кат ышанасың. Юл уңаеннан әйтеп үтү кирәктер, Н.К. Дмитриев 30нчы елларда татарлар яшәгән районнарда унбишләп экспедиция оештырып, татар теленең диалектларын «өйрәнә» һәм «башкорт теле – 3 диалекттан – «көнчыгыш», «көньяк», «төньяк-көнбатыш» диалектларыннан тора» дигән «гаҗәеп ачыш» ясый. Шулай итеп, Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атала башлый.

Бу хәлләр безнең болай да авыр хәлебезне тагын да авырайта, билгеле. Әмма татарларның авырлыкларны җиңә торган гадәтләре бар. Бөек Ватан сугышында әйткәннәр: «Наше дело – правое, победа будет за нами». Башкорт «дустарыбыз» үпкәләмәсен – дөреслек безнең якта!

Мөнир СИТДИКОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии