Президент буласым килә!

Президент буласым килә!

Президент халык юлбашчысы булса, шул юлбашчының дилбегәсе халык кулында булырга тиеш. Кирәк вакытта ашыктырып, кирәк вакытта турылап, дилбегәне нык тоткан халыкның дәүләте тулы, киләчәге өметле булыр. Президент булу авыр, күп очракта иң хөрмәтсез хезмәт. Халык мәгърифәтле булса, президент та дәрәҗәле хөрмәтле булыр, хата ясаудан имин торыр. Ә инде халык явыз, итагатьсез, әхлаксыз икән, президент әүлия булса да аннан карачкы ясарлар. Президент дәрәҗәсе чиновниклар бүлмәсендә эленеп торган, вазгыять үзгәргән саен чүплеккә атыла торган фотосурәттән тормый. Күпме һәйкәлләр ватылды, сурәтләр атылды. Хуҗалары тарих чүплегендә урын алды.

Мин президент булгач, бүлмәләргә, офисларга минем фоторәсемне куеп, акча әрәм итеп маташырга кирәкми! Ул сурәт дәрәҗә, хөрмәт билгесе дә түгел, аңа табыну, карачкы итеп куркыту да тиешле гамәл булмас. Ләкин һәрбер җитәкченең бүлмәсендә үзенә йөкләнгән республика, өлкә, шәһәр район картасы тору мәҗбүри булачак. Чөнки пәйгамбәребез: «Сез һәрберегез чик сакчылары кебек, үзегезгә тапшырылган вазыйфа өчен җаваплы», – диде.

Яхшы президентның бар икәнен белү җиткән. Хәтта күпчелеккә аның исем-фамилиясен дә, гаиләсен, көнкүрешен дә белү кирәкми. Халык аның бар булуын һәм эшенең хәерле нәтиҗәсен көнкүрешендә тоярга тиеш… Хаким булдыңмы, иң әүвәл тәүбә кыл. Халык ышанычы, Аллаһы Тәгалә каршындагы әманәткә хыянәт итмә, дәүләтне кесә дәрәҗәсенә төшермә. Хаким бервакытта да Аллаһы Тәгаләдән булган иң олы гаделлек – үлем хакында исеннән чыгарырга тиеш түгел. Патшамы син, ялчымы, галимме, наданмы, ирме, хатынмы – вакыт килеп җиткәч, үлем түшәгенә башың салырсың.

Харун әр-Рәшид үзе исән чакта үзенең кабер урынын билгеләп куя. Һәм көн саен иртәнге намаздан соң үзенең каберенә килеп: «Әй Харун әр-Рәшид, әй әмируль-мөэмин. Менә бүген син үлем ачысын татыдың, инде Аллаһы Тәгалә каршысына кире кайттың. Әй, бәндә, нәрсә белән килдең Илаһы каршына? Бала идең – әти-әниеңне хөрмәтләдеңме, гыйлем өстәүгә омтылдыңмы? Белем алдың – гамәлле булдыңмы? Үзеңне таныдың. Илаһыны таный алдыңмы? Яшьлегеңдә иҗтиһат кылдыңмы? Гаилә кордың, ата булдың, гаиләңә, балаларыңа тәрбия бирә алдыңмы, үрнәк булдыңмы? Байлыгың булды – җир йөзендә әсәре калдымы? Хаким булдың – халкыңа кыенлык китермәдеңме, халкың ач-ялангач булмадымы, мохтаҗлык, кыерсыту, кимсетүләр кичермәдеме? Әй Харун әр-Рәшид, җир йөзендә кан-яшь түгеп йөрмәдеңме?» – дип, һәркөн иртән үзеннән сорау ала. Әлбәттә, президент иң әүвәл үзеннән-үзе сорау ала белергә тиеш. «Башкаларны мизанга куйганчы, иң элек үзеңне үзең мизанга сал!» – ди пәйгамбәребез.

Инде өченче урында халкын куркуга салган президенттыр яисә акланырга маташкан залимдыр. Әгәр дәүләт белән идарә итүче иреклеләргә караганда коллар белән идарә итүне артыграк күрә икән, аннан котылу чарасын ашыктырырга кирәк. Югыйсә кол астындагы коллар булып, коллар тудыручылар иленә әйләнү бик мөмкин. Ә игелекле ил башлыгыннан халкы курыкмый, ә бәлки, аның өчен курка.

Патшаның таҗы – аның ярдәмчеләре, алар никадәр акыллы, зирәк һәм гадел булсалар, таҗ шул кадәр зиннәтлерәк һәм затлырак була.

Президентның кулыннан өч әйберне җибәрмәве мөһим. Беренчесе – казна. Илбашчы каян, кайчан күпме акча кергәнен һәм ни өчен күпме тотылганын белергә тиеш. Җитәкчеләрнең, фәлән җирдә фәлән хәтле акча урланган, дигән сүзе җинаять дип атала. Соң, урланган икән, аның бит урлаучысы да бар, тот та яп! Утырсын! Җылы якта түгел, зинданда аның урыны. Кем булуына карамастан, братмы ул сватмы.

Икенчесе – патша кулыннан кылычны ычкындырырга тиеш түгел. Казна да, кылыч та халыкныкы – дәүләтнеке ул. Алар булмаса ил таркала. Ләкин иң үткен кылыч ул – халыкның бердәмлеге, ватанга мәхәббәте, президентка ышанычы, хөкүмәткә таянычы. Шулай безнең дәүләтебез дә кирәк вакытта кыныннан кылычын чыгара белергә тиеш. Ләкин президентның максаты, сугышка җибәреп кеше үтергән өчен, егетләренә медаль тагу түгел, ә киресенчә. Илен, дәүләтен тынычлыкта яшәтеп, халкыннан рәхмәт һәм олылау сүзе ишетү. Бервакытта да иреклеләр иреклеләргә каршы сугыш ачмый. Йә коллар иреклеләргә каршы, яисә коллар коллар белән сугыша. Сугыш ул – коллык. «Штык белән хакимияткә килеп була, утыруы авыр», – дигән Наполеон.

Мин президент булгач, илебезнең, халкыбызның, хөкүмәтебезнең төп максаты тынычлык булачак. Моның өчен иң элек ватанга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Ә ватанга мәхәббәт иманнан. Безнең асыл ватаныбыз Аллаһы Тәгалә хозурында. Ирекле халык кына ватанпәрвәр була, чөнки ул иҗат итә, омтыла.

Җирне бүлгәләргә дә, анда кан коярга да кирәк түгел. Синеке дә, минеке дә, фәлән халык, төгән халык, теге-бу кабиләнеке дә түгел ул Җир шары. Ул – Аллаһныкы. Синеке булмаганны ни хак белән бүлеп йөрисең, әй бәндә. Шул җирдә ни синеке?! Шул җирдә каккан казыгың, төзегән йортларың, үстергән бакчаларың, ачкан чишмәләрең, иккән игеннәрең синеке. Шуларны – төзегән мәчет-мәктәпләреңне, тәкъдиреңнән булган туган телеңне, әти-әни, балаларыңны сакларга, якларга хакың бар. Һәм иң олы хакың һәм вазыйфаң – күршеңә туганың кебек карау, кирәксә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү тиеш. Бер халык та синең дошманың түгел, ә кардәшең – якын, ерак күршең. Ә күрше хакы Тәңре хакы.

Өченчесе – президент кулыннан камчыны ычкындырырга тиеш түгел. Һәрбер хөкүмәт идарәсендә эшләгән кеше үз вазифасы өчен җаваплылык сизәргә тиеш. Мин президент булгач, мине атна саен телевизорда күрмәссез, радиодан ишетмәссез, күренү, сөйләү җырчы белән муллаларга килешә. Мин сезнең алда ЖКХ өчен җавап тотмаячакмын, аның өчен коммуналь хуҗалык министры бар, ул җавап тотачак! Юллар өчен – юл министры, ут-су өчен –үзенеке. Уку-укыту өчен, сәламәтлек һ.б. өчен шул эшкә тәгаенләгән һәм шул эшкә алынып хезмәт хакы алган кешеләр шәхсән җавап тотачаклар. Ә президент – бәя бирүче, төзәтүче. Кирәк икән, камчылаучы, алыштыручы.

Халык дәүләт белән хөкүмәт арасындагы аерманы аңларга тиеш. Мин җитәкләгән илдә бу ике төшенчәгә ачыклык биреләчәк. Бүген без еш кына: «Государство так решило, ягъни Дәүләт шундый карар чыгарды», – дигән сүзне ишетәбез. Бу тамырда дөрес сүз түгел, алай гына да түгел, бу мәкерле ялган. Дәүләт ул иң әүвәл халыктан тора, хөкүмәт – халыкларның үзара, ягъни халыкара мөнәсәбәтләрен җайга, тәртипкә салу һәм һәрбер халыкның эчке мәсьәләләрен чишү максаты белән билгеләнгән кешеләрдән торган идарә, шул халыкның йомышчысы. Шулай булгач, берәр фикергә килеп, теге яки бу идарә органы берәр канун яисә берәр эш эшли икән, бу гамәл халык, дәүләт мәнфәгатьләрен күзаллап эшләнергә тиеш, һәм халык бу фикергә ризасызлык белдерергә хокуклы. Халыкның бу хокукын алсаң, хөкүмәт үзен дәүләт дип хис итеп, тиешлене түгел, теләгәнен эшләячәк.

Патша-президентның үзәк вазыйфаларыннан тагын берсе ул –канун үтәлүе. Бездә ул Конституция гаранты буларак билгеле. Ләкин иң олы канун – Илаһи канун да бар икәнен онытмаска кирәк. Ул кануннар кешелек яратылганнан бирле үзгәрешсез.

Кешегә хокукын вә вазыйфасын Аллаһы Тәгалә билгеләгән. Шул илаһи хокук вә вазифаны итагать итү хөкүмәтнең изге бурычы. Дәүләттә кеше– инсан – максат, ә максатка ирешү коралы түгел. Аллаһы Тәгалә кешене бар итте, аңа җан, гомер бирде. Хөкүмәтнең вазыйфасы шул кешенең гомерен, җанын саклау. Әгәр дә кеше гомеренә урамда, өендә куркыныч яный икән һәм хөкүмәт авылда, шәһәрдә, илендә кешенең иминлеген тәэмин итә алмый икән, сәясәтне дөрес тотмаган хакимият аркасында кирәк-кирәкмәгән сугышларда кан коела, кеше үтерелә икән, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алмаштыр син ул хакимиятне», – ди. Димәк, президент Аллаһының сүзен үтәргә тиеш

Аллаһы Тәгалә Кешегә сәламәтлек бирде. Һәм хөкүмәт аның, сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудырырга тиеш. «Әгәр больницалар төзү, табиблар әзерләү урынына чит илдән туп тибүчеләр сатып ала икән, алмаштыр ул хөкүмәтне», – ди Аллаһы Тәгалә. Һәм: «Баш өсте!» – ди президент.

Пәйгамбәребез әйтә: «Яхшы табибларда дәваланыгыз, – ди. – Әгәр дә торган җирегездә шифаханә, табиблар булмаса, яшәмәгез ул җирдә», – ди.

Аллаһы Тәгалә кешегә гыйлем алу мөмкинлеге биргән. Мин президент булгач, иң беренче чиратта яныма галимнәрне җыячакмын. Дәүләт Думасының асылын да галимнәр тәшкил итәчәк. Һәм, иншаллаһ, яңа президент килгән саен, аның тарафыннан иң беренче эш буларак, югары уку йорты яисә китапханә төзү матур гадәткә керәчәк.

Аллаһы Тәгалә кешегә хезмәт белән, хәләл кәсеп белән хәләл ризык табу мөмкинлеге биргән. Еш кына мулла абзыйлар сәдака турында сөйләргә яраталар. Әйе, сәдака кирәк, ләкин сәдака сүзенең асыл мәгънәсе хаклык, гаделлек, эчкерсезлек, дуслык, иман мәгънәләрен бирә. Димәк, без бер-беребезгә дус, гадел булсак, иманлы булсак, бер-беребезнең малын урламасак, ярдәмләшсәк, Аллаһының биргән нигъмәте – ризыгы барыбызга да җитәр иде. Хәерчеләр бар, ләкин ничек инде эшләгән кеше хәерче була ала? Димәк, аңа эш хакы бирмиләр, яисә урлап калалар, яисә бөтенләй эшсез тилмерәләр. Аннары байлардан сәдака көтәбез. Урланган малдан сәдака булмый ул. Дәүләтнең максаты – сугыш афәтеннән арыну, фаҗигадән саклану, явызлыкка чик кую, әхлаксызлыкны авызлыклау, ятимнәрне гаиләдә тәрбияләү, сәдакага мохтаҗлар булдырмау.

Аллаһы Тәгалә кешене ирекле итеп яраткан, ул фикерен ачык итеп җиткерә белергә һәм сүзенә җавап алырга хокуклы. Әгәр хөкүмәт ирекне чикли икән, бу куркыныч күренеш. Андый дәүләтнең үсеше киселә. Әгәр дә кешенең иреге чикләнсә, ул бәйдәге эт кебек усал була, ул территориясен саклый, анда дуслык, туганлык дигән төшенчә чикләнгән була.

Аллаһы Тәгалә әйтә, мин сезне халыклар итеп яраттым, бу минем нигъмәтем, ди. Яраттым, ди. Ясадым, булдырдым, майтардым, дими. Безнең илебез бу нигъмәткә бигрәк тә бай. Бу байлыкны саклау – хөкүмәт алдында торган иң олы бурыч. Русия Нух пәйгамбәрнең көймәсе кебек. Ләкин хайваннарны түгел, халыкларны диңгезгә алып чыккан. Бу болгавыр заманда көймәне чайкалдыру тиеш түгел. Уртак максатта, татулыкта, тигезлек, бердәмлектә ярыбызны табу насыйп булсын. Гаҗәп: юлда булганнар төрле телдә сөйләшсәләр дә уртак тел табалар, тора катканнар бер телдә сөйләшсәләр дә тарткалашып бетәләр. Шуңа күрә халыклар һәрвакытта да юлда булырга тиеш. Ә ул әдәп, әхлак юлы, җәннәт юлы. Һәрбер халыкның, кайда яшәвенә карамастан, үз телендә сөйләшергә, балаларын ана телендә тәрбияләргә, туган телендә белем алырга хокукы бар. Уйлап карагыз: без бары тик җиде нота бар икәнен беләбез вә ләкин шул җидедән җитмеш төрле көй язабыз. Халыклар меңәрләгән бит, һәрберсенең үз аһәңе, үз көе бар. Нинди бөек, гүзәл моңлы симфония язарга мөмкинлек биргән безгә Аллаһы Тәгалә. Президентның бәхете шул көйне ишетә белүдә.

Җир-су, урман, казылма байлыклар бары тик гомумхалык байлыгы гына була ала. Шәхси милек була алмый. Бу катгый һәм тайпылгысыз кагыйдә – Илаһи канун. Ил налог хисабына түгел, ә халык бай булып, салым түли алырлык булуы хисабына куәтле була. Дәүләт байлыгы халык байлыгы көзгесе ул. Байлык хәләл хезмәткә нигезләнгән булса, шул җирлектә кала, шул илгә хезмәт итә. Ә инде урлаган байлык, әлбәттә, куркак була, чит илгә кача.

Бүгенге көндә илебездә партияләр күп, вәгъдәләре дә олыдан. Сайлаулар җиткәч, пыр тузып, сугышып та күрсәтәләр. Сайлаулар үткәч, тагын йокыга китәләр, кайберләре ял иткән арада пәйда булып, парламентта рәт арасыннан чабып, берсе өчен икенчесе кнопкаларга биш бармаклап басып йөриләр. Алар арасында бер генә эшчене, колхозчыны, төзүчене, табибны, укытучыны, инженерны, галимне күрсәтә аласызмы? Юк!

Мин президент булгач, канун чыгару намуска нигезләнеп, халык мәнфәгатьләрен яклауга корылачак. Бер кеше бер төймәгә генә басачак, рәт арасында чабып йөрү бетәчәк, белеп, аңлап басмаса, авылда каз басып утырсаң, файдасы күбрәк булыр. Депутатларның 90 проценты хезмәт халкыннан, галимнәрдән торачак.

Мин идарә иткән вакытта халыклар президент, сәясәт белән түгел, Тукай, Такташ, Сәйдәш белән; салют атып түгел, йолдызлар белән хозурланып; кысыр мәшәкать белән түгел, иҗат белән шөгыльләнеп яшәүләрен теләр идем.

Сүз уңаенда әйтим: туган көнем беренче гыйнварда. Шул көнне сездән бүләкләр көтәм. Ул бүләк – башкарган вазыйфагыз нәтиҗәсе, илебезнең иминлеге, татулык булсын. Миңа алтын чүкеч, яхта, машина күтәреп килмәгез, ә илебез, халык өчен мәктәп, шифаханә, китапханә, гыйбадәтханәләр төзеп, бакча утыртып, шул игелекле хезмәтегезнең әсәрен-сурәтен бүләк итегез.

Зөфәр ГАЛИУЛЛИН,

Киров өлкәсе мөфтие

Комментарии