Өзелмәсен өметләр

Өзелмәсен өметләр

Өметсез шайтан гына, диләр. Ләкин бу шулаймы соң? Шайтан Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәсен үтәп бара. Димәк, аның өмете бар һәм ул аклана килә. Уйлап карагыз! Җир шарында 7 миллиард халык яши. Иблис аларның һәрберсен адаштырырга, юлдан яздырырга тырыша. Бу гамәлне җиренә җиткерергә нинди зур гыйлем иясе, иксез-чиксез мөмкинлекләргә ия булырга кирәк бит! Ә адәм баласының мөмкинлекләре бик чикләнгән. Әмма алардан файдалана гына белергә кирәк.

Русия халкының өметләре бик зурдан иде. Без һаман нәрсәдер өмет иттек. Колхозлашу елларыннан соң мул тормыш, сугыштан соң тынычлык, гаделлек, коммунизм килер сыман иде.

Әле дә исемдә, узган гасырның 60нчы еллары. Башлангыч класс укучылары җыелышы бара. Шунда мәктәп директоры Иванов А.И. өченче класста укучы күрше кызын бастырып, ничә елдан коммунизм була, дип сорау биргән иде. Егерме елдан соң, дигән җавап булды һәм без моңа бик ышанган идек, аңа бик зур өметләр баглаган идек, гәрчә үзебез коммунизмның нинди булырга тиешлеген бигүк аңламасак та. Егерме елдан соң СССРны таркатуга китергән сәбәпләр күренә башлады. Ә шул вакытта без чынлап та коммунизмда яшәп алганбыз икән бит. Ләкин үзебез моны бик соң аңладык. «Соңдыр шул, соңдыр…» – дип җырларга гына калды. Безнең бернинди дә өметләребез акланмады. Хәер, без хәзер дә нәрсәгәдер өмет итәбез анысы. Мәсәлән, без өлкәннәр балаларыбызның тыныч тормышта яшәп, яхшы эш урыннарында эшләүләренә, оныкларыбызның тәртипле булып, тиешле белем алуларына, ана телебезне төптән өйрәнеп, чын татар булып калуларына өмет итәбез. Елга бер булса да өлкәннәр көнендә үзебез эшләп чыккан оешмаларның коллективы белән очрашып, күрешеп, дуслар белән кочаклашырга өмет итәбез. Өметләр, өметләр…

Инде ничә еллар буе бу яхшы традицияне саклап килгән, үзем эшләп чыккан «Газпром трансгаз Казань» оешмасы да Русиядәге битарафлыкка, гади халыкка булган карашларга, мөнәсәбәтләргә кушыла, агым уңаена ага башлады. Инде ике елдан бирле очрашуларга чакыручы юк. Бөтенләй онытып бетермиләр анысы. Акчалата да ярдәм бар, аерым пакетлар да әзерлиләр, алары өчен рәхмәт. Матди яктан барысы да бар, Аллага шөкер итеп яшәргә дә яшәргә. Ләкин җан җылысы, рухи яктан да бераз игътибар булса, яхшы булыр иде дә бит. Түрәләр белән гади халык арасындагы упкын киңәя һәм тирәнәя бара. Бу бик куркыныч күренеш. Ахыры гына хәерле булсын иде.

Әле күрше белән сөйләшеп утырабыз. Ул пенсиягә чыккач та эшләп йөрде. Бик оста грейдерчы. Өенә килеп алалар, китереп куялар иде. Йөрәгенә операция булып, ничә еллар йөреп инвалидлыкка чыкты. Хәзер күршене искә алучы да, сораучы да юк. Кемгә кирәк инвалид? Башта ул бу хәлләргә аптырап, югалып калды. Мин аңа әйтә килдем, йөрәгеңә якын алма, син бит Русиядә яшисең, яраклашырга тырыш, дидем. Тиз аңлап алды ул, намазга басты, мәчеткә йөри. Миңа әйтә: «Син бит гәҗитләргә язгалыйсың. Без пенсионерлар турында бер кыска гына, шаян гына шигырь яз әле!»

Җитте вакыт, чыктык ялга, лаеклы, дип,

Лаф оралар журналисты һәм түрәсе.

Нәрсә көтә безне киләчәктә?

Нәрсә булыр инде күрәсе?

Бетте хезмәт, бетте хөрмәт, килә картлык.

Тик күренми күптән көткән бәхет-шатлык.

Үз илеңдә син бит хәзер «второй сорт»,

Йөрмә, диләр, син буталып, «старый черт».

Көлке түгел минем язган бу сүзләрем,

Моңа шаһит колакларым һәм күзләрем.

Урлыйлар бит миллиардлап, әй җәмәгать!

Таркала бит күзгә карап бу җәмгыять.

Шушы юлларны язып, аңа укып күрсәттем. Башта кычкырып көлде. Аннары: «Да-а, брат, монда көләргә дә, еларга да урын бар. Дөрестән дә, нәрсә көтә безне киләчәктә?» – дип уфтанып куйды.

Җәмәгать, без барыбер начарга юрамыйк әле! Өметне өзмик. Барысы да яхшы булыр, Аллаһ теләсә. Путин әйтә бит: «Яңа төрле ракеталар, танклар, самолетлар, корабльләр ясарга өйрәндек. Сүриядә ул коралларны сыныйбыз. «ИГИЛ»ның ун «главарь»е башына бер ракета, аны 2 мең километрдан атабыз, «точечный удар», – ди. Ракета шартлаганда аның янындагы җирле халык нишли икән? Анысын инде Шойгу гына беләдер.

Төркиядән Русиягә помидор керә башлаган икән, менә бит ул. Димәк, өмет бар. Русия халкы түзә ул. 8-10 мең сум пенсиягә, 15-20 мең хезмәт хакына да риза. Аның каравы, чит илләргә яңа төрле корал сата башладык. Сингапурларга йөреп, мәгариф системасын яхшырту буенча бай «тәҗрибә» тупладык инде. Русиядә урланган акчаларны чит ил, шул исәптән Кипр банкларына урнаштырып, банклар системасының бөтен нечкәлекләренә төшендек. Израильгә, Мисырга йөреп, бәрәңге, Төркиягә барып помидорны ничек итеп үстерергә икәнен өйрәнәбез. Хәзергә алардан сатып алабыз әле. Аларга да булышырга кирәк бит, чөнки алар безнең «партнер»лар. Кытайга да, әз-әзләп булса да, Көнчыгыштан, Себердән җирләр бүлеп бирәбез. Шуның өчен алар безне дөньяның барлык илләрендә дә тыелган ашламалар, агулар белән эшләргә өйрәтәләр. Яхшы бит. Нигә өметне өзәргә? Менә Америка белән Европа илләрен генә аңлап җиткереп булмый әле. Барысын да алар кушканча эшләдек бит инде. СССРны таркаттык, барлык халык байлыгын халыкның 5 кенә процентын тәшкил иткән олигархлар кулына тапшырдык. Европа илләреннән, бөтен байлыкны калдырып, гаскәрләрне чыгардык. Ә алар безнең ил флагын җиргә салып таптыйлар. Алай килешми бит инде. Прибалтларга ни җитми тагын? Урыслар җирле халык телен санга сукмыйлар икән. Сез нәрсә, господа? «Бөек» халыкның вак-төякләр белән шөгыльләнергә вакытлары бармы инде? Иң мөһиме – яхшы корал ясый белергә. Ә калганы «дело техники». Әле белмәссең, бер егерме елдан соң коммунизмда яшәргә насыйп булмасмы? Өметләребезне өзмик. Сабыр булыйк! Кибетләрдә Мисырдан килгән бәрәңге, Израильдән килгән кишер, Төркиядән кергән помидор, Бразилиядән кергән ит тулып ята. Үзебезнең фермерлар бераз сабыр итсеннәр инде. Өметсез шайтан гына диләр бит.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии