Төзәтүләр кирәк идеме икән?

Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары күбрәк шушы өч вакыйга хәбәрләре белән тулы: Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү, дөнья буйлап коронавирус таралу һәм Сүриядәге кораллы бәрелешләр. Мине бигрәк тә боларның беренчесе – үзгәртеләчәк Конституция кабул ителү вакыйгасы борчый. Һәм мин шушы уңайдан абруйлы «Безнең гәҗит» укучылары белән кайбер фикерләремне уртаклашып алырга булдым.

Мине дәүләтебезнең төп законына хәзер үзгәрешләр кертергә кирәкме, бу кем яки кемнәр өчен эшләнә, моннан халыкның тормышы яхшырырмы, дигән уйлар бимазалый. Бу сорауларга җавапларымда ялгышмас өчен, Русия Федерациясенең 1993нче елда кабул ителгән Конституциясен тагын бер кат игътибар белән укып чыктым, хәлбуки, ул миңа күптәннән таныш иде инде. Һәм мин тагын бер тапкыр шуңа инандым: илебезнең хәзер гамәлдәге төп законы, төптән уйлап, цивилизацияле дәүләтләрнеке кебек, нигездә, халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максатын күздә тотып төзелгән. Аның преамбуласы (кереш өлеше) гражданнар һәм хакимият ияләренә дөрес, гадел юл күрсәтерлек итеп язылган, беренче бүлегендә цивилизацияле җәмгыять кешесенең, гражданының хокуклары һәм ирекле яшәве тулы, дөрес бәян ителгән һәм бу ифрат әһәмиятле документның калган бүлекләренең, статьяларының да зур кимчелекләре күренми.

Әлеге төп законны үзгәртергә җыенганда, шуны да истә тотуның зыяны булмас иде: алдынгы дәүләтләрдә конституцияләрне халыкка күп вакытлар хезмәт итәрлек итеп, озак вакытка исәпләп кабул итәләр, һәм аларны бик сирәк төзәтәләр, анда да җитди, тамырдан үзгәрешләр кертмиләр. Моның гыйбрәтле мисалы – АКШ конституциясе. Ул инде аз-маз гына үзгәрешләр белән берничә йөз ел буена кулланыла.

Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында Конституциягә үзгәрешләр кертүгә караган аеруча әһәмиятле тәкъдимнәрне анализлап, шул уңайдан бу җитди мәсьәләгә үзебезнең карашыбызны белдерүгә күчкәнче, гамәлдәге төп законны кабул иткәннән бирле узган 27 елда документның иң мөһим матдәләренең тиешенчә тормышка ашмавы турында әйтеп китү зарур (законнар исә, төп закон бигрәк тә, катгый рәвештә үтәлергә тиеш). Мәсәлән, Конституциянең «Русия Федерациясе – сәясәте кеше өчен лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итәрлек шартлар тудыруга юнәлтелгән социаль дәүләт» дигән 7нче матдәсе тулы дәрәҗәдә гамәлгә ашырылды, дип әйтеп булмый.

Минем бигрәк тә төп законның 26нчы (икенче пункт) матдәсендә күрсәтелгән руслардан башка халыкларның туган телләреннән иркен файдалануларына, теләгән телләрендә аралашуларына, үз телләрендә уку (өйрәнү) һәм иҗат итүләренә хокуклары кысыла баруына йөрәгем авырта.

Төп законның бу матдәсе бозылу менә нәрсәләрдә чагыла: дәүләтнең мәгариф стандартларыннан элек гамәлдә булган милли-региональ компонентлары төшереп калдырылды, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирдертү һәм абитуриентларны югары уку йортларына шул чыгарылыш имтиханнарында алган билгеләре буенча кабул итү тәртибе кертелде, мәктәпләрдә туган телләрне факультатив рәвештә һәм атнасына икешәр сәгать күләмендә генә өйрәтү, шулай ук туган телләрне 10нчы класска кадәр генә укыту системасы кертелде.

Татар теленә һөҗүм аеруча зур. Монда хәл ачыктан-ачык татар теле укытучыларын мыскыл итүгә барып җитә. Әле барыбызның да хәтерендә: моннан ике ел элек прокуратура кешеләре, аларның эшләрен тикшереп, куркытып, сорау алып йөрделәр, һәм нәтиҗәдә меңләгән татар филологиясе педагоглары үз эшләрен ташларга мәҗбүр булды. Шушы араларда татар телен укыту яңадан прокуратура хезмәткәрләренең тикшерү объектына әверелде. Хурлык бит бу: Татарстан республикасында татар теле укытучыларының эшен хокук саклау органнары тикшереп йөрсен! Әйтерсең, аларның үз эшләре – җинаять ачу эшләре юк, әйтерсең, укыту-тәрбия гамәлләре белән шөгыльләнергә тиешле мәгариф органнары юк. Ә менә хәзер татар телен укыту белән бәйләнешле бөтен документацияне (дәрес планнарын, программаларны һәм башка эш кәгазьләренең барысын да) укытучылардан мәҗбүри рәвештә русчага тәрҗемә иттерүне шулай ук аларны мыскыллау димичә ни дисең.

Балалар бакчаларында татар балаларын, русчага күнектерү өчен, үз телләрендә сөйләшүдән тыялар икән, дигән хәбәрләр йөри. Күптән түгел булган Халыкара туган тел көненә багышланган конференциядә әйтелгәнчә, «татар балаларын туган телләреннән биздерү» максатына шактый уңышлы рәвештә ирешеп киләләр. Менә аның бик гыйбрәтле бер мисалы: 2003нче елда Татарстанда 2166 татар мәктәбе булган булса, 2018нче елда республика мәктәпләрендә татар теленнән 9нчы класс имтиханнарын нибары 24 укучы биргән.

Руслардан башка халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләсенә карата хакимиятнең шундый законсыз гамәлләр кылуы җирлегендә кайбер шовинистик рухтагы затларның, шул исәптән югары дәрәҗәдәге рәсми кешеләрнең, Русия Конституциясенә дәүләтне рус халкы төзегән, рус теле ул башкалардан аерылып торган, үзенә күрә бер тел дигән эчтәлекле төзәтмәләр кертергә маташуларының мәгънәсе ачыла булса кирәк. Рус халкы, христиан дине өчен җан атып йөрүчеләрнең «Русия – рус халкыныкы», «Православие, самодержавие…» кебек лозунглар белән йөрүләре халыкларны борчуга салмый кала алмый.

Кайбер «акыллы» башлар хәтта Конституциягә Аллаһ, дин төшенчәләрен дә кертергә кирәк, дигән тәкъдимнәр ясый. Алар, әлбәттә, ислам, мөселман дине турында уйламыйлар, үзләренекен, христианлыкны күздә тоталар. Нәрсә сөйлиләр, ни уйлыйлар ул кешеләр? Күп милләтле, төрле динле дәүләт бит ул Русия! Әле гамәлдәге Конституциядә акка кара белән: «Русия Федерациясе – дөньяви дәүләт, – дип язылган. – Бер генә дин дә дәүләтнеке яисә мәҗбүри буларак билгеләнә алмый. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез». Хәлбуки, кемнәрдер Русияне ничек кенә булса да бер төрле халыклы, бер телле, бер динле ил итү турында хыялланудан туктамыйлар.

Хыялланып кына калмыйлар, хыялларын тормышка ашыру чараларын да күрергә омтылучылар да аз түгел. Аларга бигрәк тә милләт төшенчәсе белән бәйләнешле нәрсәләр тынычлык бирми. Хәзер уку йортларында, мәсәлән, «татар» сүзен кулланмаска тырышу сизелә. Мәктәпләрдәге уку планнарында, дәрес расписаниеләрендә «татар теле»н, җәяләр эченә генә алып, туган тел дип атау тәртибе кергән. Татар сүзен кулланмаска тырышу күренеше югары уку йортларының филология бүлекләрендә дә бар. Хәзерге Конституциянең преамбуласындагы (кереш өлешендәге) «Русиянең күп милләтле халкы» тәгъбирен «күп халыклы Русия милләте» дигән башваткыч әйтелмә белән алмаштырырга җыенулары – үзе генә дә көлке хәл. «Русия милләте» дип әйтү ул – алогизм, дөрес мәгънәле сүз түгел. Милләтләр тәгаен билгеле бер төрле генә булалар: рус милләте, татар милләте, чуаш милләте һәм башка шундыйлар.

Халыкларның тигезсез хәлен яңартылган Конституция белән законлаштыру максаты куелган икән дигән нәтиҗә ясарга туры килә бу хәлләрдән. Әгәр дә бу шулай булып чыкса, моның ахыры хәерле булмастыр. Тиздән төзәтүләр кертелгән төп закон проектын тикшереп расларга тиешле Дәүләт Думасы депутатлары күп милләтле дәүләтнең куәте барыннан да бигрәк аның халыкларының тигез хокуклы, бердәм, дус булуында дигән хакыйкатьне аңларга тиешләр, ләбаса. Халыкларны беренче һәм икенче сортларга, өстенлеклеләргә һәм икенчел дәрәҗәдәгеләргә аеру цивилизацияле, демократик, бердәм дәүләт булып саклануга ярдәм итмәячәк. Конституциягә, болай җитди уйламыйча гына, төзәтмәләр кертү белән шөгыльләнүчеләргә хәзерге төп законның 19нчы матдәсендәге бу сүзләргә күз салырга кирәк иде: «Җенесенә, расасына, милләтенә, теленә… карамастан, дәүләт кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең тигезлеген гарантияли».

Русия халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең гаять әһәмиятле булуын һәм яшь буынга туган телләрен нәтиҗәле өйрәнүдә зур чикләүләр хөкем сөрүен исәпкә алып, гамәлдәге Конституциянең 26нчы матдәсенә, өченче пункт итеп, «Русия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләләре бу республикаларның үз законнары белән хәл ителә» дигән пункт өстәргә кирәк.

Яңартылачак Конституциягә карата тагын бер фикер әйтү урынлы булыр. Бу документ турында сүз башлангач та, минем аңлавымча, Русия Федерациясенең Дәүләт Советы дигән яңа идарә органы төзү идеясе игълан ителде. Президент аппараты, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, хөкүмәт структураларына өстәп, тагын бер дәүләт органы оештыруның кирәге бармы икән? Русиядәге чиновниклар армиясе болай да искиткеч зур бит инде.

Минемчә, төзәтелгән Конституциянең проекты, бөтен халык тавыш бирүенә куйганчы, мәгълүмат чараларында игълан ителергә тиеш: халык сайлау участокларына төп закондагы үзгәрешләрне белеп барырга тиеш бит. Югыйсә, ул үзгәрешләрнең ниләрдән гыйбарәт икәнлеген белмичә тавыш бирсәң, соңыннан үкенергә туры килергә мөмкин. Тагын бер искәрмә: Конституциядә, төп закон буларак, дәүләт төзелешенә, халыкларның, кешеләрнең хокукларына, вазыйфаларына һ.б. караган иң әһәмиятле, хәлиткеч нәрсәләр генә булырга тиеш. Соңгы көннәрдә, мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Конституциягә төзәтмәләр дип, йөзләрчә, меңнәрчә вак-төяк тәкъдимнәр дә ясала. Аларның барысы да бу әһәмиятле документтан читтә калачак, әлбәттә.

Сүземне милләттәшләремә шушындый киңәш белән йомгаклыйм: яңартылган Конституция өчен тавыш бирү мәсьәләсен, ашыкмыйча, төптән уйлап хәл итәргә кирәк. Без җитди сынау алдында торабыз. Ахыры хәерле булсын инде.

Филология фәннәре докторы, профессор, академик

Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии