- 09.01.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Яңа елны 1нче гыйнвардан исәпләүне безнең эрага кадәр 46нчы елда Юлий Цезарь гамәлгә керткән. Гыйнвар (Январь) – борынгы Рим аллаларының берсе Икейөзле Янус (Янус Двуликий) хөрмәтенә исемләнгән ай. Янусның бер йөзе алга, икенчесе артка карап тора. Ягъни ул киләчәкне дә, үткәннәрне дә күз уңыннан ычкындырмауның символы. Шуңа да яңа елның Юлиан календаре буенча гыйнвар аеннан башлануы үз-үзен аклый кебек: үткәннәрне хәтердә сакласаң гына киләчәгең була, ә Икейөзле Янус нәкъ шундый.
***
Менә мин дә узган елга күз ташлап, яңа елга кайбер фаразлар ясап алырга булдым. Әйтик, былтыр Америка Кушма Штатлары Конгрессы «Магнитский законы»н кабул итеп, Русия Федерациясенә үз мөгамәләсенең бик шәптән түгеллеген белдерде. Хәзер безнең йөзләгән карак, коррупциядә катнашуда шик төшкән, закон бозучы түрәләр, хокук сагы өлкәсендә эшләүчеләр АКШка кертелмәячәк дип фаразлана. Әлбәттә, бу чара гына безнең карак вә закон бозучы түрә-карабыз өчен зур югалту түгелдер, әмма дөнья җәмәгатьчелегенең аларга игътибар итүе, тагын берничә Европа иленең дә мондый канун кабул итү мөмкинлеге барлыгы Мәскәү Кремлен шактый пошаманга салды. Кремль әһелләре «үз илебездә үз көебез» принцибы белән теләсә ничек кыланып та, җәзасыз гына яшәп булмаячагын аңладылар булса кирәк – тиз генә тәртип урнаштырган булып кылана башладылар. Гомер булмаганча «коррупциягә каршы көрәш» уены шуның бер чагылышы. Хәтта министрлар да кәнәфидән оча, янәсе… Ләкин бу уен гына һәм инде акрынлап сүнә бара. Нәтиҗәсе гаугасыннан күпкә кимрәк булыр кебек.
АКШ Ак Йортының «Магнитский законы»н кабул итүе Мәскәү Кремленең «яраткан сөяле»нә басты булса кирәк – шунда ук «Дима Яковлев законы» уйлап чыгарып: «АКШка балаларыбызны уллыкка бирмибез», – дип шапырындылар. Янәсе, анда бездән алып киткән балаларны үтерәләр, кыйныйлар. Соңгы 20 елда 21 Русия баласы АКШта үлгән, шул исәптән Дима Яковлев та, дип аңлыйм…
Тик менә бу законның кем өчен файдалы, ә кем өчен зыянлы булуын аңлап бетерә алмыйм. Әйтик, американнар бездән бары тик чирле балаларны гына уллыкка алып китәләр һәм үзләрендәге көчле медицина ярдәмендә бу балаларны дәвалыйлар. Әгәр Русиядә калсалар, бу балалар инвалид булып яшәп, күпчелеге балигъ булганчы ук үлеп бетәрләр иде. «Дима Яковлев законы» меңнәрчә русияле инвалид ятимнәрнең соңгы өметен өзүче канун булырга мөмкин. Чөнки үзебездә бу үксезләрне беркем дәваларга җыенмый да, медицинаның көче дә җитми…
Шулай ук бу законны кабул итүчеләр бер нәрсәне оныта: әгәр соңгы 20 ел эчендә АКШта 21 бала кыйнап үтерелсә, Русия Федерациясендә рәсми рәвештә генә дә 1220 бала кыйнап үтерелгән. Әле рәсми булмаганы, ришвәтләр биреп йомып калдырылганы ничәдер! Русиянең хокук сакчыларын, опека органнарын азмы-күпме белүче буларак, рәсми булмаган сан күпкә зуррак дип уйларга җөрьәт итәм. Хәзер патриарх та, президент та, премьер-министр да үз илебез ятимнәрен үзебезгә уллыкка алырга өнди. Нәрсә өчен? Кыйнап үтерсенгәме? Русиянең ярлы төбәкләрендә ул балаларны дәүләт биргән акчаларына кызыгып алалар, ә үзләре кирәк түгел. Шуңа күрә кыйнау, җәзалаулар китә… Әле халык бай яшәгән Татарстанда аңлашыла – акча беренчел түгел. Шуңа күрә бездә бер генә тапкыр да асрамага алынган балаларның кыйналуы хакында сүз чыкканы булмады.
Президент Путин, журналистлар белән очрашкач, бу закон турында зур казаныш итеп сөйләде. Имеш, безне «чеметсәләр», без дә җавап бирә алабыз… Тик, миңа калса, җавап тагын үзебезгә үк зыянга килеп чыкты бугай – илдә дәвалап булмастай, инде сәламәтләнергә өметләре дә калмаган гарип балалар саны артты. Мин моны «Русия сәясәтенең зур казанышы» димәс идем…
***
Гомумән, Русия хөкүмәте шикле гамәлләрен зур казаныш итеп күрсәтергә ярата. Узган ел ул аеруча нык сизелде. Демократия хакында сөйли-сөйли «Бердәм Русия» партиясенең властен ныгыту, аны «узурпация» (властьны көчләп алу) дәрәҗәсенә җиткерүне дә, Путин демократия димәкче була. Имеш, каршылык акцияләре илдә законнар эшли башлау сәбәпле кимеде… Чынлыкта исә кешеләрне мәйданга чыгармастай кануннар кабул иттеләр, штраф вә җәзалар билгеләделәр. Әле моннан соң да Путин үз идарәсен «тоталитар режим»га санамый. Монысы да узган елның зур «ялгышы» һәм бу «ялгыш»ның кайтавазы киләчәктә революция булып яңгырарга мөмкин. Үткән ел Мәскәү Кремле, Дәүләт Думасы, «Бердәм Русия» һәм бер төркем койрык болгаучы «сәяси фахишәләр» киләчәк чуалышларның нигезен салып калдырдылар дип уйлыйм…
***
Путинның журналистлар белән очрашуыннан чыгып, шундый нәтиҗә ясадым: динебез Исламның хәле бу елда да җиңеләймәс кебек. Чөнки ул үзенең халыкара Ислам конференциясендә булуын һәм анда бер «бик авторитетлы дин галиме»нең «традицион Ислам»да хиҗап булмавын әйтүен сөйләде. Исламны «традицион» һәм «традицион булмаган»га бүлгәләгәч нинди галимдер ул? Әллә бу галим дигәннәре бөтенләй булмаганмы? Монысын без тәгаен әйтә алмыйбыз, әмма шунысы билгеле – бу «мифик галим»нең ахмак сүзләре быел безнең тормышта шактый йогынтылы булырга мөмкин. Кыскасы, Исламны Мәскәү Кремле быел да тыныч яшәтмәскә ниятли дип аңларга була…
Ә Татарстанда, кайбер бик үк ышанычлы булмаган мәгълүматларга караганда, мөфти март айларында алышыныр дигәнрәк сүзләр йөри. Имеш, Илдус Фәиз отставка сораган һәм аның урынына Ханты-Манси автономияле округыннан Таһир Саматов кайтырга җыена икән… Монысы ни дәрәҗәдә хактыр, вакыт күрсәтер, Аллаһы боерса…
Барыгызга да уңышлы вә бәрәкәтле ел теләп, Искәндәр СИРАҖИ.Яңа елдан ни көтик?,

Комментарии