- 08.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Узган атнада РФ президентының Төньяк Кавказдагы вәкәләтле вәкиле Александр Хлопонин бу илдә мөселманнарның яшәргә хокукы барлыгына ук шик белдерде. «Кем РФ территориясендә Русиянең законнары, дөньяви законнар буенча яшәргә теләми, биредә яшәргә тиеш түгел… Якын Көнчыгыш илләренә китегез дә, шунда яшәгез, – ди ул бер телекомпаниягә биргән интервьюсында. Президентның вәкәләтле вәкиле әйткән бу сүзләрне илнең рәсми сәясәте дип үк бәяләргә мөмкин булыр иде. Ләкин РФ дәүләте башында андый ук ахмаклыклар кылырга җөрьәт итүчеләр юктыр дип өметләнәм. Югыйсә, Кавказда Мәскәү Кремле күп акча биреп кенә тотып торган тынычлык тагын бетәчәк, гауга чыгачак. Бу гауга исә Русия казнасы өчен тагын да зуррак яңа чыгымнар белән тәмамланачак. Шуңа күрә Александр Хлопонин әфәнденең бу гамәлен РФ президенты Путин хупламагандыр, эшеннән үк алмаса да, шелтә белдерер дип уйлыйм. Чөнки биредә сүз гастарбайтерлар хакында гына түгел, ә Русиядә 25 миллионга якын булган төп халык – мөселманнар турында бара. Ә төп халыкны каядыр куарга, аңа башка җиргә китәргә тәкъдим итәргә бер генә түрәнең дә хакы юк!
Әгәр дөньяның башка бер илендә булса, мондый игълан ясаган теләсә кайсы чиновникны җинаять эше ачып 24 сәгать эчендә эшеннән куарлар, бу бәндә гомеренең калган көннәрен бөтен дөнья алдында гафу үтенеп уздырыр иде. Ләкин Русиядә куарлар, гафу үтендерерләр дигән өметем юк. Бары тик Кавказ республикалары гауга чыгарып алса инде. Чөнки аларда дин бездәге кебек барлы-юкны гына түгел, ә тормышларының асылын тәшкил итүче компонент. Аны бернинди президент та, аның вәкиле дә бер сүз белән алып ташлый алмый. Мөселманнар бит Русиянең дөньяви законнарыннан баш тартмый, әмма Аллаһының кануннарын да читкә куя алмыйлар. РФ Конституциясе безгә дин иреген бирә икән, димәк, без законсыз гамәлләр кылмыйбыз. Ә менә моның өчен безне Якын Көнчыгыш илләренә озатырга маташучы бәндә конституцион хокукларыбызны боза булып чыга.
Моннан ун еллар элек Пенза өлкәсе губернаторы Бочкарев югары мөнбәрдән торып татарларны куарга тәкъдим иткән иде. Янәсе, алар бөтен байлыкны үз кулларына туплап бетергәннәр дә, калган халыклар шуның аркасында начар яши. Пенза өлкәсендә нибары 10 процент тәшкил иткән татар ничек бөтен халыкны талап бетерә аладыр, анысын аңламадым. Әмма милләттәшләремнең бу регионның бөтен хуҗалыгын алып баруларын беләм. Алар җир сөрә, бар халыкны ашата, ә шулай да ярый алмыйлар. Әйтик, Пенза өлкәсендә 1 миллион 800 мең гектар чәчүлек җирләр бар. Шуның 800 мең гектарын татарлар, 200 мең гектарын башка милләт вәкилләре эшкәртә, ә 800 мең гектарында алабута үсә. Татарлар губернатордан бу җирләрне дә сорый. Ләкин Бочкарев әфәнде бик «шәп» җавап бирә: «Сезгә юк! Татар-монгол игосын беләм мин! – ди ул. Югыйсә, ташландык җирләрне эшкәртергә теләүчеләргә рәхмәт кенә әйтәсе бит.
Ул вакытта Мәскәү журналистлары белән мин фәкыйрегез дә Пенза якларын урап кайттым, гауга чыкты, әмма Бочкарев әфәнде гафу да үтенмәде булса кирәк. Бары тик «Китмибез!» дигән мәкаләм өчен миңа гына эләкте. Чөнки ул чакта миңа татарларның мәнфәгатен бөтен дөньяда якларга тиешле рәсми оешма бу темага кагылмаска киңәш иткән иде, ә мин «яшьлегем вә юләрлегем» белән зур агайларның сүзен баш мөхәрриремә әйтеп тормадым. Әлбәттә, мәкалә дөнья күргәч ул бу тыюларны белде һәм мине эштән куарга кушуларын әйтте. Ярый әле ул чакта мине яклап сүз әйтердәй икенче түрә табылды һәм эштән куылуым «киләсе юлга» кадәр кичектерелде.
Әлегә бу вакыйгаларда катнашкан кешеләр исән-сау һәм үз урыннарында булу сәбәпле исемнәрен әйтүне кирәксенмим. Әмма тулы бер милләтнең губернатор тарафыннан мыскыл ителүе шулай эзсез калуга, әле дә җаным әрни. Бу юлы да сүз шуннан ары китмәс кебек. Бәлки берничә мөфти һәм имам президентка хатлар язып карарлар, бәлки Кавказ республикалары җитәкчеләре кыюсыз гына дәшеп маташыр, әмма зур гауга чыкмас кебек. Чыгасы булса, узган атнадан бирле вакыт шактый узды… Бу илдә мөселманнарны курыкмый мыскылларга була ахры – барысы да тыныч уза.
Әмма мондый мөгамәлә мөселманнар өчен эзсез узмый, кемдер усаллана, кемдер киресенчә төшенкелеккә бирелә… Соңгы араларда булган вакыйгаларны күздән кичерсәң, мондый «һөҗүмнәр» артык ешайды кебек.
Узган ел Оренбургның Ленин районы хөкемдары берничә исемдәге мөселман китапларын «экстремистик» дип табып тыеп куйган иде. Ул чакта «ниндидер Оренбургның бер район хөкемдары» аркасында гына гауга чыгарып тормадылар. Гәрчә моңа хакыбыз булса да, дәшмәдек. Югыйсә, арада сәләфитлеккә бер катнашы да булмаган, суфыйчылык тәгълиматы тарафдарлары яраткан имам Нәвавинең «40 хәдис» китабы да бар иде, башкаларының да экстремистик булуы расланмаган.
Динебез ИсламКоръән һәм пәйгамбәребезнең (с.г. в.с) сөннәтенә таяна. Ягъни, бу хәдисләрне тыю, экстремистлыкта гаепләү, ул динебезнең таяну ноктасына кизәнү.
Инде, менә, Новороссийск мәхкәмәсе Коръәннең тәрҗемәсен экстремизмда гаепли. Бу бит ниндидер сектаның гына уставы түгел, дөньяда миллиардтан артык кешенең изге китабы! Монысында тавыш бераз чыкты, әлбәттә, әмма суд карары әле дә үз көчендә кала бирә. Кулиев тәрҗемәсендәге Коръән мәгънәләрен тыючылар моны бары тик конкрет бер тиражны тыю, тулаем изге китапка дәгъвалары юк дип аңлатмакчы булалар. Әмма бусы да сафсата! Шул бер тираж аша карагыруһлар бөтен Коръәнгә пычрак кулларын суза башлады. Аларга бер бармагыңны бирсәң, кулыңны терсәктән үк өзеп алачакларын көт тә тор…
Кыскасы, башта пәйгамбәребезнең сөннәтен тыйдылар, аннан «Коръән»не тыю башланды, хәзер илдән үк китәргә кушалар… Ниндидер эзлекле рәвештә алып барылган мәкерле сәясәткә охшамаганмы? Миңа калса, эзлеклелек бар кебек. Әмма бу фикерләремнән үзем дә куркып китәм һәм очраклы охшашлык булса гына ярар иде дип телим.
Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии