ТАРИХТАН НИК КУРКАБЫЗ?

ТАРИХТАН НИК КУРКАБЫЗ?

парламенты яңа закон кабул итә. Хәзер бу илдә фашистик һәм коммунистик символларны куллану тыела, әле алай гына да түгел, элек Советлар Союзының махсус хезмәтләрендә эшләүчеләр, компартиядә һәм комсомолда җитәкче вазыйфалар биләгәннәр Грузиядә, җаваплы эшләрдә эшли алмый.

Шунысы гаҗәп һәм уйландыра. Русия сәясәтчеләре Грузиядәге бу хәбәргә чәчрәп чыкты. Грузия Президенты Саакашвилиның чираттагы үч алуы, дип бәяләнде ул. Безнең гомуми үткәнебезне, Бөек Ватан сугышында Җиңүебезне һәм башкаларны сызып атмакчы, янәсе, дошман .

Дөрес, Грузия Президенты Русиянең дусты түгел, анысы хак. Әмма ни өчен соң әле без Совет эпохасы белән бәйләнгән һәрнәрсәгә шулай авыртулы реакция белдерәбез. Кем әйткәндәй, 20 ел элек кисеп ташланган аяк-куллар әллә һаман сызлыймы?! Соң үзебез кистек ич… Кул-аяксыз инвалидлар белән очрашканда, алар арасында киселгән аякларының сызлап интектерүен әйтүчеләр бар, әллә без шулмы? Юкса, люстрацияне (бу законның исеме шулай дип атала. Ул түрәләр сафын сәяси карашлар нигезендә чистартуны аңлата) грузиннар гына түгел, Балтик буе илләре, Көнчыгыш Европадагы кайбер дәүләтләр дә кабул итте. Алар Русиягә этлек ясарга телиме?

Мин кайчакта аптырап куям. Ниндидер «мания» белән авырыйбыз бугай без. Үзебез дә Совет режимы дип сөйлибез бит… Аңламассың. Һәм башыма еш кына көфер сүз дә килә: ярый әле, Бөек Ватан сугышы булган, уртак тарихыбыз, уртак казанышыбыз, дип сөйләргә вакыйга булмас иде. Башка дәүләтләр нидер кыла башласа, менә шушы сугышның әһәмиятен юкка чыгарырга телиләр, дип лаф орабыз. Әгәр без Совет үткәнен шушы сугышта җиңү, данлыклы хезмәт казанышлары, космосны буйсындыру, дип кенә телгә алабыз икән, бу дөрес түгел, бу тарихны үзең теләгәнчә язу дигән сүз. Гулаг лагерьларын да, үз халкыбызга кылынган геноцидларны да, дистәләгән милләтләрне, шул ук Кырым татарларын да (мондый фаҗига Идел буе татарларына да әзерләнгән булган бит) ил-җирләреннән сөрү һәм башка шундый җинаятьләрне дә без телгә алырга, халыклар төрмәсе булганыбызны онытмаска тиешбез. Әгәр үзебезне варисы, дип атыйбыз икән, хурлыклы куркыныч үткәнебезне дә таныйк. Аны яшерү, күрмәмешкә салышу, танымау безгә файдага түгел. Бу безгә дәрәҗә бирми. Хәер, “старший брат”лыктан килә бугай ул. Хөрмәт казанып түгел, янап, куркытып яшәргә күнеккәнлектән. Әле беркөн танышым әйтеп куйды. Экскурсияләр үткәрә ул һәм аңа гидлык һөнәре белән саубуллашу куркынычы яный. Аттестация үтмәү вәгъдә ителгән инде. «Профессиональ» булмавының сере гади: татарларның ничек чукындырылуы, нинди фаҗига кичерүләре турында сөйләгән. Кремль территориясендәге Благовещенск соборының нигезе татар мөселман зираты ташларыннан торганын искәрткән. Хәтерлим әле, әлеге чиркәүне реставрацияләгән вакытта, стенада кабер язулары чыкты. Һәм шаулашырга ярамады, аны штукатурлап куйдылар.

Әйе, безгә толерант булырга кирәк. Ә толерантлыкны безнең халыкка түзем бул, чәпчемә, дәшмә, дип аңлатырга кирәк. Халкыбызның үткән фаҗигасен искә алырга бик үк киңәш ителми. Юкса, православие инде күптән татар мөселманнары алдында чукындыру геноциды өчен гафу үтенергә тиеш иде. Әнә Ватикан эшләде бит. 800 ел элек оештырылган тәре походы өчен католиклар Истамбулдан гафу сорады. Аңа карап дәрәҗәләре кимемәде, үсте генә. Татар халкына геноцид совет чорында гына түгел, патша Русиясендә дә гасырлар дәвамында алып барылган. Һәм бүген без менә шушы канлы тарихыбызны күрмәмешкә салышып, читләрне күзәтәбез. Башкаларның күзеннән черки эзлибез, ә үзебезнең күзебездә бүрәнә йөзеп йөри, сер бирмибез.

Ә люстрациягә килгәндә, Русиядә аңа реакциянең шундый булуына аңлатма бирәсе юк. Әгәр Грузия үрнәгендә Советлар Союзының махсус хезмәтләрендә, шулай ук компартия һәм комсомолда җитәкче постларда эшләгән кешеләргә чикләү кертсәң, без бит җитәкчеләрсез калачакбыз. Безнең система башка. Партия үстергән кадрлар замана җилен сизеп, шул ук партияне бетерде дә.

Минем 1989нчы елда ком­партиядән чыгуыма га­җәпләнеп, бюролар җыйган, җыелышта оялтырга тырышкан бер җитәкчем бүген партияне сүгеп 8нче дистәне ваклый, шуңа күрә, һаман да сафта әле. Елга берничә тапкыр ял итеп, сәламәтлеген ныгыта, эшеннән, җитәкче постыннан китәргә җыенмый. Үзен ватанга тугрылык­лы хезмәт итүче, ватанпәрвәр дип саный. Миңа бүген бу бабай өчен оят. Заманалар үзгәрде, коммунистларны сүгәбез, ә бабайлары шул ук…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

ТАРИХТАН НИК КУРКАБЫЗ?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии