Моргенштерн ярдәмендә хакимият пластилиннан нәрсә әвәләргә ниятли?

Моргенштерн ярдәмендә хакимият пластилиннан нәрсә әвәләргә ниятли?

Сабыйлык, яшүсмерлек чорында психологик, идеологик тәэсир нәтиҗәсендә адәм баласыннан теләсә кемне формалаштырып була, дигән фикерне һәркемнең ишеткәне бардыр инде. Ягъни, пластилиннан фигура ясаган сыманрак килеп чыга ул. Тик ул пластилин кем кулына эләгә бит! Кемсәнең сыннар ясарга осталыгы бөтенләй булмаса, аның иҗат җимешенең дә матур, камил чыгачагы шикле.

Хәзерге заманда яшь буынга тәрбия бирү, аларны ниндидер бер идеология, кыйммәтләр нигезендә шәхес итеп формалаштыру процессы кемнәр кулына гына калмады инде! Осталыгы булганы да, бөтенләй сәләтсезе дә пластилиннан нидер әвәли. Чөнки һәркемгә теләсә нәрсә эшләргә ирек бирелгән, идеологиясез идеология чорында яшибез.

Тагын да гаҗәбе, берәүләр пластилинны аңлы рәвештә әвәләсә, икенчеләре ни кылганнары турында уйлап та карамый. Бүген бит күпләр өчен иң мөһиме танылу алу. Нинди юл белән, нинди мәгънә салып аңа ирешүе мөһим түгел. Дәүләт тә ул мәсьәләне тиешенчә контрольдә тотмый. Күпкә әһәмиятлерәге – блогер булып, социаль челтәрләрдәге аккаунтына меңләгән, миллионлаган язылучыларны җыю, дистәләгән миллион «лайк»лар алу. Ә нәрсә турында яза, сөйли ул аккаунтында, анысы танылу артыннан куучы блогерны борчымый.

Аеруча талантлылар интернет киңлекләреннән тыш, «тере» сәхнәгә дә чыгалар. Ә анда, шулай ук, халыкны шаккаттырырга кирәк бит. Андыйлар күп очракта сәләтләре белән сокландыра алмасалар да, үҗәтлекләре, сәхнәдә кылган оятсызлыклары белән «образга кереп», әле тормышны аңларга да өлгермәгән яшьләрнең баш миен шартлаталар, зомби-фанат хәленә төшерәләр.

Сәхнә һәм интернет киңлекләрендә пластилин әвәләүче шундый бер «талант» иясе Моргенштерн (Алишер Таһир улы Вәлиев). Әлеге «замана могҗизасы»ның һәрхәлдә бер юнәлештә, дөрестән дә, таланты булуына шигем юк. Ул юнәлеш – үзен таныта белү, популярлык казану. Ни генә кылмады Алишер аңа ирешү өчен, гаҗәпләнүдән көләргә дә, еларга да белмәссең! Башкалардан аерылып тору өчен үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртү, тәненә әллә нинди мәгънәләргә ия булган тамгалар, хәтта куркыныч символлар төшереп наколкалар ясату, пачка-пачка акча яндыру... Ә сәхнәдә, киң җәмәгатьчелек алдында үзен тотышы нәрсә инде? Авызыннан бер җүнле сүз чыкмый бит, дорфалык һәм бетмәс-төкәнмәс сүгенү генә агыла. Җырларының эчтәлеге дә шундый ук, яшьләрне гел начарлыкка, бозыклыкка этәрә торган. Ләкин, тыелган җимеш татлырак дигән сыман, Моргенштерн да шул үтә дорфалыгы, әдәпсезлеге, оятсызлыгы белән яшьләр арасында зур популярлыкка иреште. Илебездә андый гамәлләргә ирек куелган икән, нишләмәк кирәк, гаҗәпләнергә генә кала.

Ләкин, әле бөтенләй өметсез түгел икән, азмы-күпме дөрес идеология турында уйланалар, дигән фикер туа башлаган иде Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белдерүеннән соң. Искә төшерәм, 23нче ноябрь көнне Александр Бастрыкин Моргенштернны социаль челтәрләрдә наркотиклар сатуда гаепләде. Ә безнең рэпер йолдызыбыз, ул белдерүне ишетү белән, илдән чыгып качу ягын карады. Массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, Моргенштерн хәзер хатыны белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши икән.

Ярый, монысы бер хәл, Бастрыкин гаепләгән, рэпер качкан. Тикшерү органнары очына чыгар, дияр идең. Аеруча шаккатырганы шул: Русия Президенты администрациясе Моргенштернны кире илгә кайтарту буенча сөйләшүләр алып бара башлаган бит. Бу турыда үз чыганакларына таянып Znak.com яза. «Президент администрациясе вәкилләре рэпер Алишер Моргенштернны Русиягә кайтарту өчен аның продюсерлары белән сөйләшүләр алып баралар», – диелгән хәбәрдә. Znak.com чыганаклары белдерүенчә, артист белән илгә кайтуның ике төрле юлын тикшерәләр икән. Беренчесе – ул Русиягә кайта һәм власть белән хезмәттәшлектән баш тартып, үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу очракта тикшерү комитеты тарафыннан яңгыраган сүздәге гаепләүләр чынга ашырыла башларга мөмкин. Икенче юл – Моргенштерн музыка һәм бизнес белән шөгыльләнүен дәвам итә, ләкин 2024нче ел алдыннан власть белән хезмәттәшлек итә башлый.

– Моргенштерн халыкка деструктив контенттан башка берни бирми. Ләкин тагын берничә елдан сайлаучы хокукына ия булачак яшьләр арасында иҗтимагый фикер формалаштыручы шундый лидерны югалту ахмаклык булыр иде, – дигән Президент администрациясендәге Znak.com чыганагы.

Аңлашылганча, ил җитәкчелеге рэперны тикшерү комитеты белдергән гаепләү буенча җавапка тарту өчен кайтартырга тырышмый. Аның максаты бүтән, власть үз файдасын эзли. Өстәгеләр 2024нче елның 17нче мартында планлаштырылган Русия Президенты сайлауларына әзерләнәләр. Ул процесста мөмкин кадәр киңрәк массага йогынты ясап, үзе артыннан ияртә алучы һәрбер фигура власть өчен кирәкле, кадерле. Бары ул фигура власть әйткән фикерне сайлаулар вакытында үз фанатларына гына җиткерсен. Ә калган вакытта әлеге блогерлар пластилиннан нәрсә әвәлиләр, анысы хакимият өчен барыбер дигән сүз була инде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии