Юләрне түрә итсәң…

Юләрне түрә итсәң…

«Русияне акыл белән аңлап булмый», – дигәндә, шагыйрь мең кат хаклы булган. Чынлап та, бу ил акыл белән түгел, күсәк белән идарә ителә бугай. Һәр илбашы биредә сул аягының чәнти бармагы теләгәнне эшли кебек. Иң мөһиме, һәр яңа президент искесе сәясәтен дәвам итми, ә аны җимерергә тырыша.

Әйтик, Д.Медведев бары тик В.Путинның кәнәфиен саклап торучы президент кына булып торса да, үз сәясәтен бөгәргә теләде. Эш югында эш булсын – тун итәген уя тор, дигәндәй, тотты да, кышкы вакытны гамәлдән чыгарды, милицияне полиция итеп үзгәртте. Хәзер без кышын җәйге вакыт белән яшәп ятабыз… Ә ыштан алыштырганнан арт шәрифләр үзгәрмәгәнен аңлыйсыздыр – элек безне милиция күсәк белән ярып, Ленин томнары белән баш миен тетрәтеп, булмаган гаепләребезне таныта иде, хәзер полиция шампан шәрабе шешәсе белән көчли… Сине «милиционер» яки «полицейский» кыйнаудан нәтиҗә үзгәрәме? Юк! Ә бит бу үзгәреш казнага миллиардларга төште.

Менә РФ Президенты аппаратында яңадан иске исемгә кайту хакында сүз чыккан. Бу хакта ниндидер гайбәт җыеп йөрүче сары матбугат түгел, ә җитди газеталар хәбәр итте. Инде нинди сәбәп белән кире кайтачагы да билгеле: сугыш ветераннары хаты моңа зур йогынты ясаган. «Полицай» сүзе алар өчен һаман начар сүз булып кала – Ватанны сатучыны аңлата икән. Шуңа күрә алар бу сүзне алып ташлап, кире үзебезнең данлы вә шанлы «милиция» сүзен кайтаруны сорыйлар, имеш.

Әйтергә кирәк, сәбәп бик көлке. Беренчедән, «полицай» түгел – полиция һәм аларның икенче бөтендөнья сугышында нимесләр ягына чыккан Совет полицайлары белән бер уртаклыклары да юк. Икенчедән, безнең илдә ничә ветеран калды? Бик аз! Димәк, бу аз гына калган әби-бабайлар аркасында хөкүмәт тагын миллиардлаган сум акчалар түгәме? Юк! Бу илдә әле булган акчаны да дөрес кенә итеп ветераннарга илтеп җиткерә алганнары юк: йә урлап бетерәләр, йә бирмәс өчен миллион сәбәп табалар. Шуңа күрә «ветераннар каршы» сәбәбеннән кычкырып көләргә була. Әгәр бу миллиардларның яртысын гына ветераннарның үзләренә бирергә вәгъдә итсәң, әби-бабайлар бүген юлда очраган һәр полицияне кочаклап-үбеп йөрерләр, дәүләткә дә арзангарак төшәр иде. Ә бу бик мөһим, чөнки киләсе ел бюджетында 400 миллиард сумнан артык акча җитми, күп чыгымнарны кисәргә мәҗбүрләр. Әле аннан соңгы елларда казнада акча кытлыгы тагын да зуррак булыр дип көтелә.

Менә шундый заманда Мәскәү Кремле кычытмаган җирне кашып, миллиардлар түгәргә җыенамы? Монда мантыйк юк һәм була да алмый. Димәк, башка сәбәпләре бар. Безнең ил өчен иң актуаль сәбәп – бюджет акчасын урлау. Икенче сәбәп – элгәреге президент кабул иткән сәяси карарларны юкка чыгарып, аны начар итеп күрсәтеп, хәзергесенә уңай имидж тудыру. Әмма мин әйткән ике сәбәп бергә булырга да мөмкин һәм монысы хакыйкатькә якынрактыр. Ник әле ике «файдалы» эшне берьюлы эшләмәскә?! Сәясәт уены да уйныйсың, дәрәҗәң дә арта, берочтан баеп та каласың… Мөгаен, Путинның яраннары шушы юлны сайлагандыр. Ә ил казнасында акча җитәме-юкмы, монысы аларны кызыксындырмый бугай – иң мөһиме үзләренә җитсен. Бюджетны ничек үзләштерүне исә алар үзләре уйлап таба алыр. Тик юньлерәк, ышандыра торганрак сәбәп тапсыннар иде инде – югыйсә, «ветераннарга ошамый» дигән ахмак сәбәп белән бөтен илне алдарга телиләр.

Әйе, без бик акыллы кавем түгел (югыйсә бу хакимиятне «сайлап» куймас идек), әмма алар уйлаганча ук юләр дә түгел. Әллә соң безнең белән идарә итүчеләр бүген шундый ахмак сәбәпләрдән артыгын уйлап табарга сәләтсезме? Бу очракта эшләребез бөтенләй хөрти булырга мөмкин – юләрнең түрә булуыннан да куркынычрак ни бар?

Искәндәр СИРАҖИ.

  Юләрне түрә итсәң..., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии