Безнең кай җиребез ким?

Безнең кай җиребез ким?

«Безнең гәҗит»нең 2нче август санында (№ 31, 2017) басылган «За державу обидно» дигән мәкаләсендә Фоат Мифтахов: «Ник соң әйбәтрәк, кешечә яши алмыйбыз? Безнең кай җиребез ким соң финнардан?..» дигән сораулар биргән. Минемчә, аның беренче соравы икенчесенә җавап та булып тора. Әйе, без һаман да әйбәтрәк, кешечә яши алмыйбыз. Менә шунда инде безнең төп кимчелегебез. Шунысыннан кимчелекнең башкалары да килеп чыга. Без алга киткән илләрнең халкыннан 15-20 елга арттарак яшибез, безне яратмыйлар. Соңгы елларда Русия рәхимсез санкцияләр басымы астында калды. Мөмкинчелеге була торып та, начар яшәгән кешене һәркайда аңгырага, ялкауга саныйлар бит.

Хакыйкать чагыштырып карау юлы белән ачыла, диләр. Әйдәгез, Русияне берәр алга киткән ил белән, мәсәлән Исландия белән чагыштырып карыйк әле. Исландия котып түгәрәге янында ук урнашкан. Анда июль аенда уртача температура нибары 11 градус кына. Утрауның өслеге тоташ бозлыклар, тау-ташлар белән капланган. Анда хәрәкәттәге вулканнар да күп, җир тетрәүләр дә еш булып тора. Утрауда табигый казылма байлыклар (нефть, газ, кыйммәтле металлар юк). Халыкның төп шөгыле – диңгездә балык тоту һәм теплицада яшелчә үстерү.

Әнә шул тормыш итү өчен гаять уңайсыз булган ил халкы тормыш дәрәҗәсе буенча дөньяда беренче урында тора. Ә дөньяда иң зур территорияне биләүче, табигый байлыкларга (уңдырышлы җирләр, урман-сулар, бихисап казылма байлыклар) иң бай ил һәм үзен иң-иң бөек ил дип санаучы Русия халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча 91нче урында гына.

Бәлки, Исландия халкы аеруча сәләтле халыктыр? Әмма фән, техника, спорт, сәнгать һәм хәтта матурлык конкурсларында да күбрәк Русия яшьләре җиңү яулый. Андый җирдә Исландиядән килүчеләр күренми дә. Әлеге «могҗизаны» галимнәр ныклап тикшергәннәр һәм менә мондый нәтиҗәгә килгәннәр: демократия принципларына нигезләнеп, Исландия халкы ифрат камил җәмгыять төзүгә ирешкән. Анда төп кыйммәт булып халык мәнфәгате тора. Илдә җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә, шулай булгач, көч структуралары да (армия, флот, хәрби авиация, полиция, ФСБ) бик аз санлы. Әлбәттә, монда бездәге Сечиннар, Меллерлар кебек, көнгә миллионлаган хезмәт хакы да алмыйлар.

Тормыш дәрәҗәсе югары булган илләрнең барысы да демократик дәүләтләр. Ә демократия төзи алмаганнарында халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән. Дөрес, Конституция буенча Русия дә демократик дәүләт санала. Әмма 11 ел ана телендә укыган балаларын имтиханны урыс телендә тапшырырга мәҗбүр итә торган, регионнардагы керемнәрнең 75-80 процентын үзәккә тартып ала торган дәүләтне демократик ил дип әйтеп буламы соң?

Зур мөмкинлекләре була торып та, халкы яхшы яши алмаган илдә җәмгыять сәламәт түгел, дип тә әйтергә буладыр. Минемчә, Русиянең иң авыр хастасы ул – бөеклек һәм эзәрлекләнү психозыдыр. Илнең мәгълүмати чараларын өйрәнсәң, бу илдә бөтен нәрсә бөеклек (бөек ил, бөек халык, бөек армия, бөек патшалар) хакына, дөньяны таң калдыру өчен генә эшләнә икән, диярсең. Дөрес, илебездә бөек дип аталырга лаек нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, территориясе, табигый байлыклары, биредә дөньяның иң тирән күле, иң озын тимер юлы бар. Әмма хәзерге дөньяда илнең бөеклеге аның эчке тулаем продукциясе күләме белән билгеләнә. Бүген Русия ул җәһәттән 14нче урында, ә менә халкы 14,7 миллион гына булган Австралия – 13нче урында. Бу ил халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча дөньяда өченче урында бара. Русия хәрби яктан бөек держава булырга әзерләнә кебек. Русиянең хәрби бюджеты тулай продукциянең 5 процентын тәшкил итә. Ә бай Франциядә ул нибары 1 генә процент. Әмма никадәр генә көчәнсә дә, Русия Америка һәм Кытайдан куәтлерәк була алмый. Кызганыч, Русиянең бер генә либералы да (Явлинский, Гудков, Касьянов, Навальный, Рыжков һ.б.) әлеге ялгыш сәясәтне тәнкыйтьләми, алар башлыча шәхси дәрәҗә һәм байлык өчен көрәшә. Мондый шартларда тормышларыбызны яхшырту өчен шәхси хуҗалыкларыбызда тагын да тырышыбрак эшләргә генә кала инде безгә.

Татарстанның атказанган укытучысы,

Сугыш һәм тыл ветераны Мәхмүт ХАФИЗ,

Казан шәһәре

Комментарии