Ветераннар алдында гафу үтенәсе килә…

Ветераннар алдында гафу үтенәсе килә…

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә интернет челтәрендә бер мәгълүмат укып исем китте. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында безнең яклы булган англичаннар меңәрләгән совет әсирләрен үтергән икән. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгына махсус хезмәтләр тарихчысы Дмитрий Хохлов бәян иткән. Аның сүзләренчә, 1945нче елның 3нче маенда Англия корольлегенең хәрби очкычлары Балтыйк диңгезендәге «Кап Аркона», «Тильбек» һәм «Дойчланд» исемле немец корабларына һөҗүм итә. Ә ул корабларда нацист концлагерьлары тоткыннары – 12 меңгә чаклы совет әсирләре була.

Әлеге фаҗигадә үзе катнашкан, могҗиза белән генә исән калган Василий Саломаткинның архивта табылган хатына нигезләнеп, Дмитрий Хохлов шундый тетрәндергеч мәгълүматны җиткерә.

Василий Саломаткин ул хатны 1949нчы елның 2нче маенда Дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенә язган булган икән. Фаҗига шаһиты хатта сурәтләгәнчә, Англия хәрби очкычлары корабларга эленгән ак әләмнәрне күрмәмешкә салышкан. Корабльдәге ак күлмәкле кешеләр һөҗүмне туктатуны сорап кул болгаганнар, ялварганнар. Әмма англия очкычлары түбән биеклектән генә корабларга бомбалар ташлауны дәвам иткән. Соңыннан Англиянең торпеда катерлары пәйдә булган. Андагы хәрбиләр кораблардагы исән калган әсирләрне автоматлардан атып үтерергә керешкәннәр. Шушы вәхшилекне күреп торган хат авторы ерактагы ярга таба йөзеп китеп кенә котылган.

«Кап Аркона» корабы ул заманда аеруча эреләрдән саналган. Аны батыру – кешелек тарихында дүртенче зур диңгез катастрофасы булып тора, ди тарихчы Дмитрий Хохлов.

Ул фаҗигадә нибары 310-350 тирәсе генә әсир исән кала. Англичаннар аларны тоткыннар лагерына урнаштыра. Анда бик кысан һәм ашату да гаять начар оештырылган була…

Кешелек дөньясында тирән эз калдырган рәхимсез сугышның менә шундый яңа битләре ачылып тора. Инде 76 ел узып барса да, ул салган яралар төзәлеп бетә алмый әле. Һәм, әлбәттә, сугыш хатирәләре, аның геройлары кешелек күңелендә мәңге онытылырга тиеш тә түгел.

Сугыш афәте турында яңа фактларны ачу, төрле сәбәпләр аркасында моңарчы мәгълүм булмаган батырларның исемнәрен кайтару буенча эш туктаусыз алып барыла. Ул юнәлештә тарихчылар, журналистлар, эзтабарларның төрле җәмәгать оешмалары аеруча активлык күрсәтә. Шундый эзләнүләр нәтиҗәсендә элек «рус баһадиры» дип әйтелеп килгән герой Александр Матросовның чынлыкта Башкортстан татары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы ачыкланды. Аның исеме Мәләкәс шәһәрендәге балалар йортында русныкына үзгәртелгән булган. Шулай ук, күптән түгел генә янә бер татар герое – рейхстагка иң беренче булып җиңү байрагын беркеткән Гази Заһитов исеме торгызылды.

Ә инде Герой шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасы сакчысы Петр Гаврилов, легендар очучы Мәгубә Сыртланова, күкрәкләре белән дошман амбразурасын каплаган Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин һәм башка каһарманнарның исемнәре сугыш елъязмасында алтын хәрефләр белән уелган. Тулаем алганда, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән 225тән артык Татарстан солдаты Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Тагын 50се – Дан орденнарының тулы кавалерлары. Барлыгы 100 меңнән артык якташыбыз батырлык өчен төрле орден-медальләр белән бүләкләнәләр. Алар арасында 26 кеше Александр Матросов белән Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган, ә 6 очучы үз очкычлары белән дошманга бәрелгән…

Инде 1994нче елда ук Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге эзләнүләр нәтиҗәсендә яңа ачыкланган батырларга Русия Федерациясе Геройлары исемен биреп, тарихи гаделлекне кайтару буенча мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка каршы, ул Саклану министрлыгы тарафыннан хупланмый. Шулай булуга да карамастан, Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән совет солдатлары арасында татарлар, сан буенча руслар, украиннар һәм белоруслардан кала, дүртенче урында.

Бик кыйммәткә төшкән, гаять кадерле җиңү шул бу! Татарстаннан гына 100 меңнән артык батыр, сан буенча татарлар дүртенче урында, дип горурланабыз. Ә аларның ничаклысы мәңгелеккә сугыш кырларында ятып калган бит! Республикадан барлыгы 700 мең тирәсе кешенең фронтка киткәнлеге билгеле. Аларның 10 меңләбе – хатын-кызлар. Һәм сугышка китүчеләрнең яртысы – 350 меңе һәлак була…

Тулаем ил күләмендә караганда, сугышка 34 миллион 476 мең 700 совет солдаты китә. 490 меңе хатын-кызлар. 11 миллион 944 мең 100 солдат кире әйләнеп кайта алмый. Хәрбиләрдән тыш, тыныч тормыштагы гражданнарны да исәпләгәндә, СССР өчен сугыш корбаннары 26 миллион 600 мең тирәсе тәшкил итә. Бу сан әле дә ахыргача ачыкланып бетмәгән, ди тарихчылар. Шунысы ачык мәгълүм: корбаннар гаять күп, ил өчен җиңү – чиксез кыйммәткә төшә…

Инде сугыштан соң, фашист коллыгыннан азат итеп, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызны илебез тиешенчә кадерли алдымы соң? Җиңү яулаган солдатларның шактыеның 60нчы елларга чаклы төрле лагерьларда тоткынлыкта булулары тарихыбызның юылмас бер табы ул. Исән-имин өйләренә әйләнеп кайта алганнарына да ул чорда җиң сызганып илне кире торгызырга туры килә. Хәрби чыгымнарны, җимерекләрне – сугыш салган бөтен зыянны акчага күчереп исәпләгәндә, СССР өчен ул 260 миллиард долларга төшә. Чагыштырып карасак, Германиягә, мәсәлән, 48 миллиард, Франциягә, Польшага – 20шәр, Англиягә – 6,9 миллиард долларлык зыян килә.

Илне менә шул җимерекләрдән торгызуда да җиңү алып кайткан совет солдатлары актив катнаша. Анысы ветераннарыбызның икенче зур җиңүләре, дип әйтергә мөмкин.

Ә ил торгызылгач нәрсә? Ветераннарга карата мөнәсәбәт хәзер ничек? Әлеге сорауларга җавап итеп, аларга фатирлар бирелә, күп итеп пенсия алалар дип, рәсми статистик мәгълүматларны санап китәргә мөмкин әлбәттә. Әмма ил күләмендә соңгы ике-өч дистә ел дәвамында гына да халыкның күз алдында булган чынбарлыкны искә алсаң, тамакка төер утыра. Ветераннарыбызга җиңү бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтү белән бер рәттән, шул чынбарлык өчен гафу үтенәсе килә…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

PS: Фикернең дәвамын яңа гына язган шигырем белән дәвам итәм.

Төш

Төштә миңа нәни кызым килде…

(Муса Җәлил)

Төштә миңа герой Җәлил килде:

– Илем өчен башым салдым, – диде,

– Ничек яши хәзер газиз халкым? –

Чорлар аша шул сорауны бирде.

– Коллык богауларын кимәс өчен

Аямыйча кыйнадык дошманны.

Соңгы сулышкача мин үтәдем

Йөрәгем һәм намусым кушканны.

Илем азаттыр бит, хөрлектер бит,

Тормышлар мулдыр бит, көрлектер бит?

Бездән соңгы буын бәхете өчен

Кызганмады солдат бөтен көчен…

Безнең чорда тормыш авыр иде,

Ләкин халык тырыш, сабыр иде.

Совет илен гөлгә күмәбез дип,

Яшәү ямен эштә табар иде.

Хәзер илем иң гүзәледер бит,

Җир йөзендә хаклык үзәгедер бит?

Тигезлек һәм гадел тормыш белән

Яшисездер инде, диеп беләм.

Юктыр инде байлар һәм ярлылар,

Ач тормыштан елаучы зарлылар.

Пенсияләр мулдан биреләдер,

Ветераннар бик нык сөенәдер.

Заводлар да инде күп арткандыр,

Икътисадны алар нык тарткандыр.

Гел үсештә булган илне зурлап,

«Иң алдынгы!» дигән дан кайткандыр.

Эшләгәнгә яхшы түлиләрдер,

Эш кешесен зурлап сөйлиләрдер.

Әгәр халык кимчелек белдерсә,

Шул сәгатьтә барысын көйлиләрдер.

Эх, нинди рәхәт мондый илдә яшәү!

Шуның өчен бит без көрәштек.

Сезнең бәхет өчен яу кырында

Фашист белән маңгай терәштек.

Җырларымның дәвамнары булып

Матур тормышыгыз тора инде.

Без башлаган эшне туктатмыйча,

Бәхетле ил яшьләр кора инде!

…Ничек килсә шагыйрь, шулай кинәт

Юкка чыкты минем төшемнән.

– Рәхмәт, Җәлил, рәхмәт җиңү өчен!

– Дип кычкырдым барлык көчемнән.

Ишеттеме икән, анысын белмим,

Китте шагыйрь, китте, югалды.

Чорлар аша биргән сораулары

Кайтаваздай күңелдә калды.

Мин уяндым. Илдә шул ук хәлләр:

Акыл сата һаман түрәләр.

Намусларын саткан ялагайлар

Аяк эзләреннән үбәләр.

Хаклык эзләп мәйданнарга чыксаң,

«Законсыз!» – дип, куа сакчылар.

Җәлил кайтып күрсә бу хәлләрне,

Гарьлегеннән үлми чак чыдар!

Ах, кайда соң безнең хөрлек иле,

Гаделлек һәм хаклык ватаны?..

Мескен карчык соңгы тиененә

Икмәк алыр, аталса таңы…

Комментарии