АТА МӘЧЕ КАЙ ҖИРЕН ЯЛЫЙ?

АТА МӘЧЕ КАЙ ҖИРЕН ЯЛЫЙ?

Тамагын туйдырып карават яки дивандагы үзе өчен иң лаеклы дип тапкан урынга менеп яткан ата мәченең эш юклыктан кайсы җирен ялый башлаганын беләсездер инде… Менә безнең РФ Дәүләт Думасы депутатлары да үзләре өчен иң кулай вә лаеклы дип тапкан йомшак кәнәфиләренә менеп утырдылар да, шул ата мәчене хәтерләтә башладылар.

Илгә чираттагы финанс кризисы яный, кабул ителәсе законнар, үткәрәсе реформалар бугаздан буа, ә алар юк эш белән шөгыльләнеп, бер-берсен чыгышлардан мәхрүм итеп яталар.

Дәүләт Думасының вице-спикеры, «Гадел Русия» фиркасе вәкиле Николай Левичев «» фиркасе әгъзаларына мөрәҗәгатеннән соң, Дәүләт Думасының Депутат этикасы буенча комиссиясе аны 2нче июльдән 9нчы июльгә кадәр сүз әйтү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Белмим, моның өчен «Безнең гәҗит»не сүз язу хокукыннан мәхрүм итәрләрме, юкмы, әмма төрле төбәкләрдә узган җирле сайлаулар нәтиҗәләре уңаеннан әйтелгән бу сүзләрне кабатламый кала алмыйм. Чөнки үзем аны бик дөрес бәя дип саныйм.

«Ышанам ки, читкә китеп сайлау талоннарын (открепительные талоны) җирле валютага әйләндергән өчен сезнең белән безгә оят булачак. Әйдәгез, һичъюгы җирле сайлауларда гына булса да чын сәяси көрәш белән сынау узып карыйк. Шуның аша без сезгә үз сафларыгызны караклардан һәм жуликлардан арындыруда ярдәм итәрбез, ә начальствоның (гафу итегез) арт шәрифләрен бизәлгән бюллетеньнәр белән сөртеп яларга түгел», – диде ул.

Тик «Бердәм Русия» әгъзалары әллә җирле сайлауларда гына булса да «чын сәяси көрәш»кә әзер булмыйлар, әллә үз араларындагы «жулик вә караклардан» арынасылары килми, әллә инде «бизәлгән бюллетеньнәр белән начальствоның арт шәрифен сөртеп ялау»дан баш тартырга теләмиләр – Николай Левичевның бу сүзләренә бик үпкәлиләр. Әлбәттә инде шунда ук «Бердәм Русия»нең 6 депутаты Этика комиссиясенә шикаять яза. Тик менә шикаятьчеләрнең алтысы да үзләре шул комиссия әгъзалары икән! Ягъни, үзләренә үзләре зарланалар, үзләре үк карар чыгаралар һәм шул карарны Дәүләт Думасына тавышка куялар. Әгәр дә Думада «Бердәм Руссия»нең иң күп санлы фракция икәнен искә алсаң, аларга ЛДПРның да кушылып җырлавын исәпләсәң, кем җиңә икәне билгеле. Нәтиҗәдә, «едросс»ларны «арт шәриф ялау»да гаепләгәне өчен бүгенге көндә Николай Левичев сүздән мәхрүм ителде.

Демократия, сүз иреге, икътисади үсеш вәгъдә итеп сайлауларга барган партиянең кәнәфиләрен биләп алуга 180 градуска борылуы көтелмәгән хәл түгел, әлбәттә. Әмма бу икейөзлелек бераз ачуны чыгара һәм шөбһәгә дә сала. Әгәр бүген бу партия депутатны сүзсез калдыра икән, иртәгә матбугатка карата да үзләренә файдалы кануннар кабул итмәсләр дип кем ышана ала. Әнә бит, инде митинглар өчен штрафлар күләмен арттырдылар, хәзер мәйданга чыгар алдыннан миллион ярым сум акчаңны әзерләп куярга кирәк.

Килер бер көн, «Бердәм Русия»гә каршы язган сүзең өчен дә җавап тотасы булыр. Хәер, моны мин үз сыртымда татыдым да инде, ничек икәнен сөйләп кенә тормыйм. Бүген бит парламентта күпчелекне тәшкил итүче «Бердәм Русия» партиясе халыкның тормышын җиңеләйтү, икътисади үсеш, әйбәт законнар хакында түгел, ә үзенең болай да чиксез властен тагын да ныгыту, мәңгеләштрү хакында уйлый. Әгәр алар бүген үзләрен яклардай кануннар чыгарып калдыралар, каршы сүз әйтерлек булмый икән, ил белән мәңге идарә итәчәкләр. Бары тик яңа революция генә тәхеттән сөрә алачак аларны. Бусы исә иң кирәксез һәм куркыныч вариант – революцияләрдән бер кеше дә читтә кала алмаячак. Минем исә балаларымны тыныч илдә үстерәсем килә. Ләкин бүгенге власть әһелләренә диңгез тубыктан – алар инде әллә кайчан үзләренә чит илләрдә качу урыннары әзерләп, банкларга акчалар туплап куйдылар. Русияне хәзер бары тик шул счетларын тулыландыру өчен акча эшләү урыны гына итеп кабул итәләр. Шуңа да халыкны курыкмыйча кысалар, кирәкле законнар кабул итәсе урынга, салым түләүчеләр акчасын исраф итеп үзара талашып яталар.

Бу вакытта исә нефть бәяләре түбән тәгәри, ил бюджетында дефицит үсә. Моны хакимият тагын безнең җилкәгә салырга җыена – ЖКХ бәяләрен, 40%ка кадәр күтәреп куя, салым вә штрафларны арттырыып казна тулыландыра. Тик упкынга очучы илне моның белән генә коткарып калып булмый шул – юньлерәк реформалар кирәк. Ә безнең депутатларыбыз эшсезлектән интегүче, әгъзасын ялап ятучы тук ата мәчене хәтерләтәләр.

Искәндәр СИРАҖИ.

АТА МӘЧЕ КАЙ ҖИРЕН ЯЛЫЙ? , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии