Үткәрдекме? Үткәрдек!

Үткәрдекме? Үткәрдек!

Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Зарипов язмасын («Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?» 18 май, №18) укыгач, күптән түгел генә булган бер вакыйга искә төште. Ул да булса, «Казан утлары» тарафыннан үткәрелгән «татар телен үстерүгә ниятләгән» бәйге. Ният изге, ә менә нәтиҗәләре үтә кызганыч булды.

Беренчедән, шартлары «тозлы». Катнашасың икән, рәхим ит, башта журналга алты айга языл. 1500 әсәр килде, диделәр. Димәк, һәр катнашучыдан 500 сум белән исәпләгәндә дә, оештыручылар шактый күләмдә акча җыеп алдылар. Башлары түгәрәк. Бүре дә тук, сарыклар да исән. Икенчедән, 1500 әсәрне тикшереп торуны кирәк дип тапмадылар. Нигә кирәк ул? Тотасың да, дүрт урынны да бер Лилия Гыйбадуллинага бирәсең. Нигә вакыт әрәм итеп, күз бетереп, 1500 әсәрне укып торырга? Ә, онытып торам, акча заманы бит әле! Күпме кеше катнашса, шул кадәр файдалырак. Бер-ике кешегә урын бирәсең дә, шуның белән эш бетте. Калган 1500 катнашучы, болай, сан өчен генә. Нигә мыскыл итеп, 1500 кеше катнаштырырга? Бәйгене шул Язучылар берлеге әгъзалары арасында гына үткәрергә кирәк. Зурдан кубып, формаль рәвештә, аннан-моннан үткәрү ник кирәк? Халыктан акча җыймасаң да, анда үзара бүлешергә акча шактый күп бирелгән бит.

Мин дә катнашкан булдым бу формаль бәйгедә. Өч әсәремне җибәргән идем. Шул 1500 әсәр арасында тузан җыеп ята торганнардыр. Ичмасам, бармак белән генә булса да кагылдылар микән?

Рөстәм Зарипов хаклы, Язучылар берлеге, минемчә, шундый алымнар белән әдәбият исеменнән эш йөртүче бизнес-үзәккә әйләнгән контора. Кыскасы, аның сәер гамәлләре үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы тар оешманы хәтерләтә. Анда, минемчә, әлеге дә баягы, «агай-эне ак мыек, бер-беребезне екмыек» дигән гыйбарә хөкем сөрә.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре 

Комментарии