Бурдан кала, уттан – юк

Бурдан кала, уттан – юк

Язарга микән, язмаскамы, дип озак уйлап йөрдем. Хәзер бакчаларда уттай эш. Кеше чүп-чарын, калдык салам-печәнен яндырырга керешәчәк. Шашлык пешерүләр дә ешая. Ачык җирдә учак ягу тыелса да, андый гына закон бозулар бездә күп ул. Берүк Аллам уттан гына саклый күрсен. Ул-бу була калса, безгә бит беркем дә ярдәм итә алмаячак. Безнең Мөслим районында җитәкчеләр бу мәсьәләне хәл итүне кирәк дип тә тапмыйлар ахрысы. Янгын сүндерү техникасы түгел, зур мичкә белән тора торган су да юк бездә. Югыйсә, янгын чыга калса, дип, менә хәзердән үк су сиптерү җайланмасын, зур мичкә белән су йөртергә берәр төрле техникасын әзерләү чарасын күрергә кирәк иде.

2016нчы елда Крәш-Шуран авылының бер хуҗалыгында көпә-көндез янгын чыгып, бөтен хуҗалыгы белән янып көл булды. Янгын машинасының мичкәсендә су тулы булса да, бензины булмагач, тиешле ярдәм күрсәтә алмадылар. Карап торып янды йортлары. Мөслимнән килгән ике машинага инде утлы күмерләрне генә сүндерәсе калган иде.

Авылда хуҗасыз йортлар күбәйде. Анда кереп, эчеп утырмаслар, тәмәке төпчеге ташлап калдырмаслар, дип, кем ышандырып әйтә ала? Ташъелга авылында бер йорт шулай янды. Берничә авылны берләштергән авыл советы рәисе генә боларның барысын да карап бетерә алмый.

Җәй челләсендә урып-җыю башлангач, су сиптерә торган машинаны, су мичкәсен, ул-бу була калса, саклап калырга дип, комбайннар янына куялар. Алай-болай булса, авыл халкы нишләргә тиеш була? Комбайнчылар үзләре белән бер бидон су гына йөртә дә алган булырлар иде.

Авылга куркыныч янаган нәрсә бу гына түгел әле. Урамдагы электр чыбыклары бик нык асылынган. Баганадан өйгә сузылганы тәмам салынып төшкән. Аны яхшылап тарттырып куяр өчен авылның үз электригы юк. Газ торбалары, ут чыбыклары өстенә аварга торган карт агачлар да куркыныч тудыра.

Кемеровада булган янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә сак карау кирәген искәртте. Анда корбан булганнарның гаиләләренә хәзер миллионнар түлиләр. Каян, кем кесәсеннән алып түлиләрдер? Югыйсә, эш урыннарында да мондый хәлләр еш була. Анда үлгәннәргә дә миллионнар түләделәр микәнни? Бер дә ишеткән булмады ул хакта. Кибетләрнең эчен пластик материаллар белән эшләгән булганнар. Хәзер мондый материал белән авылда кешеләр өй тышлыйлар. Ул яна башласа, аны берничек тә сүндерә алмыйлар икән.

Халык бик белеп әйткән: «Бурдан кала, уттан – юк». Шуңа да ут-күз белән саграк булсак иде. Җитешсезлекләрне вакытында төзәтеп, чарасын күрсәк, мондый аяныч хәлләр азрак булыр бит.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Татар Шураны авылы

Комментарии