Гаделлек теориясе

Гаделлек теориясе

Дәүләтнең, гомумән җәмгыятьнең нигезе – гаделлек. Гаделлек булмаса, ул җәмгыятьтә яшәүче кеше үзен бәхетле хис итә алмый.

Без җитәкчеләр тарафыннан еш кына ишетәбез бит шундый сүз. Менә хәзер һәр өй саен автомобиль, һәр өйдә көнкүреш җиһазлары, кибеткә керсәң – җаның теләгәнне алырга була, киенергә бар, пенсия килеп тора… Ә элек ничек иде? Нигә халык риза түгел, диләр. Бу халыкка нәрсә җитми, диләр.

Кешегә гаделлек кирәк. Гаделлек булмаганга кеше дөньядан риза түгел. Кеше зур югалтуны да кичерә ала. Әгәр гадел дип саный икән, ул моны кабул итә. Әмма гаделсезлек була икән, бер тиенне югалтуын да кабул итә алмый.

Кеше үзенең ярлы яшәве белән дә ризалаша ала. Бездән күпкә ярлырак яшәүчеләр дә үзләрен бәхетле хис итәргә мөмкин. Бер шарт – кеше үзенең гадел җәмгыятьтә яшәвен тоярга тиеш. Шул юк икән, ул ризасызлык белдерә.

Безнең илдәге халыкның ризасызлыгын аңлатыр өчен шул ук үзебезнең тарихны – СССРны искә төшерергә була. Бөтен кеше бертигез, гадел җәмгыятьтә яши дип алданып яшәгәндә, халык үзен бәхетле совет кешесе дип хис итте. АКШта негрларны үтерәләр, ә безне Ленин бабай якты коммунизмга алып бара. Әз генә калды, барган хәтле барсак, тагын барган хәтле генә барасы кала кебек тоела иде класс җитәкчесе канатлана-канатлана класс сәгате уздырганда. Хәтта шул сабый башыбыз белән дә аңлый алмый идек – ә акча юкка чыккач, ипине ничек сатып алабыз соң? Шул сорауга җавап юк иде бездә.

Хәбәрдарлык башланып, чит илдә шәп яшиләр, ә без аңгыраеп калганбыз икәнен белгәч, халык күтәрелде, ил җимерелде дә төште.

Менә Ливия башлыгы Каддафины да мактыйлар. Аңа каршы чыккан кешеләрне сүгәләр. Халык дурак, Каддафи аларга бушлай бензин, медицина биргән, ә халык риза булмаган, диләр. Димәк, гаделлек булмаган ул илдә. Гыйрагы да шул, башкасы да. Лукашенкосы да шул ук камырдан. Анысына әле безнең ил халкы да гаҗәпләнә – олигархлар да юк, завод-фабрикалар сакланып калды, ни җитми кешегә диләр. Гаделлек җитми.

Гаделлек юк икән, кешенең күзенә берни дә күренми башлый. Бушлай бензины да, медицинасы да кирәкми, алдын да, артын да уйлап тормый ул. Аннары ни буласын да уйламый. Гаделлек урнаштырырга тели.

Хәтта үзләрен «профессиональ җинаятьче» дип атаган һәм үзләренең җинаятьче икәнлеген таныган җәмгыять тә гаделлеккә омтыла. Билгеле, алар бу җәмгыятькә кермәгәннәрне танымый, кеше чутында йөртми, әмма үз эчләрендә билгеле бер кагыйдә, гаделлек бар. Аны үтәмәү «беспредел» санала.

Гаделлек – җәмгыятьнең нигезе. Кеше кабилә чорында берләшкәндә үк гаделлеккә омтылган. Шуңа да кеше дәүләттән дә гаделлек көтә. Һәм дөрес көтә. Гаделлек юк икән, ул дәүләтнең нигә кирәге бар? Көн-төн нервланып яшәр өченме?

Кеше һәрвакыт гаделлеккә омтыла. Гаделлек өчен көрәшүчеләрне хуплый, аларны яклый, аларны ярата. Гадел яшәмәүчеләрне хурлый, аларны сүгә, яратмый. Кешенең тамагы да тук, өсте дә бөтен булырга мөмкин. Әмма ул үзе яшәгән җәмгыятьне гадел дип санамый икән, беркайчан да канәгать булмаячак.

Журналист Рәмис ЛАТЫЙПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии