Ислам юбилеена – аракы тотып?..

Ислам юбилеена – аракы тотып?..

Гаҗәп хәлләр булып ята Татарстанда! Мөфтиләр ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгында баш булу өчен тарткалашып ятканда, татар түрәләре бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк әзерләп куйган. Шушы олуг юбилей «хөрмәтенә», Татарстанның һәр авылында аракы кибете ачылырга тиеш икән! «Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын «бөтен көчне куярга» өндәгән», дип яза «Азатлык» радиосы*.

Эш харап икән бит – узган ел Татарстанда аракы сату нык кимегән, «Татспиртпром»ныкын бөтенләй аз алалар икән. Түрәләрнең әйтүе буенча, моңа авыллар гаепле, кибетләре азайган, ди. Шуннан чыгып, хәтта кечкенә авылларда да махсус кибетләр ачып, Татарстан аракысын лыкынганчы сатачаклар икән...

Нәрсә бу?! Нинди мәгънәсезлек һәм корткычлык?! Халык аз эчә башлаганга кайгырырга түгел, сөенергә кирәк, чөнки милләтнең яртысы инде болай да эчеп эштән чыкты. Күпме затлы кешеләр, талант ияләре эчеп харап булды, күпме гаиләләр таркалды, балалар ятим калды, рәтле тормыш күрмәде. Хәзер кеше шуны аңлый башлады, кайсы дин сәбәпле, кайсы тәртипле тормыш алып бару хакына эчүен ташлады. Һәм шушы хәл кара кайгыга салган икән, халыкны яңадан сәрхуш ясау өчен, юлларын эзли башлаганнар. Һәм тапканнар. Һәр авыл саен хәмер кибете ачарга! Ипи кибете түгел, ризык, көн дә кирәкле нәрсәләр дә түгел, аракы кибете җитми икән авылларга! Ә ул бичара авылларның күпчелеге татар авыллары бит! Милләтнең карап торган нигезе, кайтып сыену урыны! Хәзер шуларны аракы сазлыгына әйләндерергә җыеналармы? Акча хакына авыллардагы соңгы татарлардан алкаш ясыйлармы?!

Нинди икейөзле син, татар түрәсе! Түбәтәй киеп, «Ислам динен кабул итүебезгә 1100 ел», дип суфыйланып йөрисең, шул ук вакытта үзең дә лыкынганчы эчәсең, башкаларны да шуңа кысасың. Сиңа бу чир-зәхмәт тә гыйбрәт булмады, тәүбә итмәдең, акча хакына иманыңны сатасың, милләтне дә шуңа өстерисең. Инде бөтен Татарстанны дуңгыз фермалары басты, хәзер шуңа аракы да өстәлсә, безгә пандемия дә кирәкми, халык аягүрә череп үләчәк... Аллаһ сакласын!

Татарстан дин әһелләре, муллалар, имамнар, мөфтиләр Татарстан түрәләрен бу акылсыз эштән туктатырга тиеш. Татар авылларын тынычлыкта калдырыгыз! Аракы һәм дуңгыз белән аның җанын суырмагыз! Халыкка кешечә яшәргә ирек бирегез, авылларда эш урыннары булдырыгыз, аларны салымнар белән бумагыз! 1100 еллыкны эчкән баштан, кулга аракы шешәсе тотып каршыламагыз! Аллаһтан курыкмасагыз, бәндәдән оялыгыз! Ислам дөньясы алдында татар халкын хурлыкка калдырмагыз!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты

P.S. Бөтентатар иҗтимагый Үзәге Президиумы** да бу инициативаны кискен гаепләп мөрәҗәгать таратты. Анда Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов проектлары тәнкыйтьләнә. Бу проект чиктәге авылларда Татарстан аракысы бәяләрен түбән кую, кечкенә авылларда да аракы сатуны оештыру турында.

«Европа илләрендә хөкүмәт сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән вакытта Татарстан хөкүмәте хәерче авыл халкын аракы эчертү хисабына казнаны тутырырга тели. Хөкүмәт авылда эшсезлек проблемасы, медицина ярдәмен күрсәтү булмау, татар мәктәпләре ябылу турында уйламый, ә аракы белән сату итүче кибетләр булмауны кайгырта!

Беренче вице-премьерга белергә кирәк: традицион татар авылында иң төп бина мәчет. Зур булмаган авылда яңа кибетне кайда төзергә җыенасыз? Мәчет янындамы? Әгәр берәр авылда мәчет булмаса, Татарстан хөкүмәте төзергә ярдәм итсен! Сәламәт рухлы авыл кешеләре агулы шайтан суы – ХӘРАМ кибетенә караганда, Татарстанга күп тапкыр күбрәк файда китерәчәкләр.

Без халыкны исертү исәбенә бюджетны тулыландыруны җинаять сәясәте дип саныйбыз! Милләтнең сәламәтлеге хисабына табыш алуга юл куймыйк», – диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Һәм милли активистлар Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинны эштән китүен таләп итә.

*«Ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертелде.

**Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылып торылган оешма

Комментарии