Яңа елларны матур истәлекләр белән каршы алыйк

Без, сугыш башланганда туган балалар да, 80 яшьне узып киттек. Күргән авырлыклар, күңелле хатирәләр дә әкренләп онытылып баралар. Тынгысыз язучыларыбыз газеталарда узгандагы вакыйгаларны матур итеп язып та чыгалар. Арада язмаларның гыйбрәтлеләре дә, мәзәкләре дә бар.

Һәр җирлектә сүзгә оста булып, авызына гына каратып тора торган кешеләр була. Минем бу язачак мәкаләм дә заманында барыбызны да эшкә өйрәтеп, тормышта үз юлыбызны табарга булышкан, хәзер инде бакыйлыкка күчкән Шәмси улы Нурулла абый хакында булыр. Без инде авыр заманнарны узып, аякка бастык, булдыра алганнар югары белем алды, урта белем алучылар да күп булды. Иң кирәкле һөнәр – механизатор. Бу һөнәр ияләре авылның тоткалары иде. Алар хәзер дә шулай булып калалар. Тормышта кайчак укыганда алган гыйлем генә җитми, олы кешеләрнең киңәше дә кирәк булгалый. Шундый кирәкле кеше Нурулла абый иде. Аның белән тормыштагы барлык мәсьәләләрне сөйләшеп була иде. Күпләребезгә аның белән эшләргә туры килде. Мин үзем дә 1972-1990нчы елларда Нурулла абый белән комбайнда эшләдем. Шунысын да языйм, Нурулла абый комбайнда яхшы эшләп мотоцикл белән дә бүләкләнә, алга таба аны искә алырбыз әле. Комбайнда эшләгән иң истәлекле мизгелләр – барыбыз бергә басуда аш ашаган вакытлар булгандыр. Без, яшьләр, шул кыска гына вакытта Нурулла абыйны сөйләтергә тырышабыз. Аның сөйләгәннәре үзе бер китап язарлык. Истә калган бер хикәясен языйм әле.

Кайсы ел булгандыр, Саба районы территориясендә көчле яңгыр явып уза. Шул елны Сабабаштагы балык буасын су ерып, балыкларны агыза. Ул көнне Нурулла абый Кызыл яр урманына агач белешергә барган була, кайтышлый Чәүкә (Чәбки Саба) авылы аша кайта. Ул вакытта анда күпер юк, яңгыр туктаган, елгада көчле су ага. «Уйлап-уйлап тордым да мотоциклны полный газга салып, суны ярып чыктым, муеннан су иде», – ди. Без шаккатып тыңлыйбыз, әле кызыгы алдарак икән. «Люлькадагы суга карасам, эче тулы балык иде», – дип, безне тәки ышандырды бит. Хәбәрче яшьтәшем Мәгъдәнурның 16нчы декабрьдә «Саба таңнары»нда чыккан «Балыкчы кыйссалары» дигән хикәясен укыгач, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бу вакыйгаларга инде 50 ел вакыт узган. Аны тыңлаучылар да санаулы гына калды. Истәлек өчен язам: Сәлмән Гали улы, Әхәт Гыйльми улы, Хәйдәр Зөфәр улы, язманың авторы Габделәхәт Шакир улы.

Ул вакытта колхозда 27 комбайн бар иде, һәрберсендә икешәр кеше эшли. Хәзер районда да аның кадәр кеше комбайнда эшләмидер. Бу язмам бакыйлыкка күчкәннәргә дога булып ирешсен.

Быел игенчеләр бәйрәменә мине дә чакырып хөрмәт иттеләр. Мине искә алган барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Алдагы еллар да имин, иген-икмәкле, куанычлы, сөенечле еллар булсын. Илебезгә, дөньябызга иминлек килсә иде.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии