Җырларыбыз – «винегрет», ә үзебез «чаплашка»мы?

Тагын нинди сүзләр ишетербез икән «кара йөзләр» тарафыннан? Барлык яңалык, барлык әшәкелек башта безнең Татарстанда пәйда була, монда сынау уза. Республика шовинист-карагруһчыларның сынау полигонына әйләнеп бара кебек. Чөнки аларга карата бернинди дә кискен чаралар күрелми.

«Безнең гәҗит»нең 16нчы май санында (№ 20, 2018) Рәфкать Ибраһимовның: «Гадел сайлаулар булмаганда, Конституциянең маддәләре үтәлмәгәндә, бәйсез суд, прокуратура булмаганда, озак еллар бер хакимият идарә иткәндә алдагы көннәрдә гадел тормышка өметләнеп булмый әле», – дип язганын укып чыккач: «Юк шул инде, булмады, өметләр акланмады», – дип авыр сулап куйган идем. Дөресен генә әйткәндә, мин хөкүмәттә бераз үзгәрешләр булуын көткән идем. Дистәләгән еллар буе иң әһәмиятле кәнәфидә шул ук фигуралар шәйләнә. Баштагы елларда матур сөйләп, популизм белән шөгыльләнеп маташсалар, хәзер инде үзләренең уй-планнарын яшереп тә тормыйлар. Ә нигә яшерергә? Кемнән куркырга? Илебездәге халык шундый булгач…

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Кргановның В.В. Путинны «Русия халыкларының атасы» дип атавын ничек аңларга була икән, мөхтәрәм җәмәгать? Бу гамәле белән ислам динебезнең, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрәм дип уйлый микән? Нинди ахмаклык! Сез, хөрмәтле хәзрәт, ут белән уйнаганыгызны аңламыйсыз ахрысы? Сталинны, аның эшләгән кабахәтлекләрен, миллионлаган бер гөнаһсыз корбаннарны без әле онытмаган, әле күз яшьләребез кибеп җитмәгән. Ә сез кабат шул тырмага басарга өндисез. Сезгә нәрсәгә ул сәяси уеннар? Шулай ялагайланып, куштанланып, үзегезгә бонус җыясызмы? Русия халкы алдында без мөселманнарның дәрәҗәсен төшереп, бездән куштаннар, ялагайлар ясыйсыз бит. Сез шундый «кыю» кеше булгач, сайлаулар алдыннан Казанда Путин уздырган киңәшмәдә татар телен яклап бер-ике сүз әйткән булсагыз, дәрәҗәгез 100 процентка күтәрелгән булыр иде. «Атабыз», дигәннән, Әлбир хәзрәткә тагын бер сүзем бар: ата кеше (әгәр дә ул чын ата булса), минем уйлавымча, гадел булырга тиеш. Барлык балаларын тигез күреп, аларга яшәр өчен шартлар тудыру аның эше бит. Ә безнең илдәге чынбарлык нәрсә күрсәтә? Әле тагын бер яңа хәбәр килеп иреште: имеш, Чечня республикасыннан Дәүләт Думасына мөрәҗәгать килеп кергән – Президентны өч срок рәттән сайлый торган закон проекты кабул итүне сорыйлар. Бездә бит Конституцияне чүп урынына да күрмиләр. Беләбез бит инде Чечнядан кергән мөрәҗәгатьнең «әбизәтелне» үтәлгәнен. Менә шулай хакимият үзенең мәкерле планнарын кемнәр кулы белән тормышка ашырып бара. Горур Чечня халкына бу гамәлләр килешеп бетми дә бит. Ни эшлисең? Халыктан кем сорый. «То ли еще будет», – дип җырлап йөрергә генә калдык инде. Хакимиятнең сәясәтен аңлап алып, үз файдаларына кулланучы бәдбәхет шовинистлар төркеме үрчи башлады. Чөнки кодрәтле яклаучылары бар. Мисал өчен, үзебезнең башкалабызда яшәп яткан Ольга Гавриленко-Зиятдинованы алырга мөмкин. Кем ул? Минем туган җиремдә яшәп, мин сулаган һаваны сулап, мин эчкән суларны эчеп ятучы, аны Татарстаныбызга сыендырган халыкны «чаплашка», «немытые» дип атаучы «кара йөрәк» адәм калдыгымы, әллә ул берәрсенең кулындагы курчак ролен генә үтиме? Кем генә булса да, ул җинаять юлына баскан. Андыйларны кичекмәстән туктатырга, телләренә «йозак» салырга кирәк. Фамилиясенә караганда, ул «немытый», «чаплашка татарин»га кияүгә чыккан украинка булырга тиеш. Нинди нәфрәт, нинди әшәкелек моның ише ашаган табагына төкерүче бәндәләрдә! Андыйларның урыны безнең арабызда булырга тиеш түгел. Ә инде «немытый» дигәнгә килгәндә, әле күптәнме зур мичкә кереп тирләп утыргач, мичкәгә төшеп юынудан туктадыгыз? Безнең җирләрне басып алгач кына мунчаның нәрсә икәнен күрдегез түгелме соң? Безнең татар халкы гомере буе мунчалы булган, гомере буе көненә ким дигәндә биш тапкыр тәһарәт алган, юынган. Барлык Русия халкы чабатадан йөргәндә дә итекле-читекле-кәвешле булган. Ап-актан киенгән ак әбиле, пөхтә итеп сакал-мыек җибәргән, читекле, кәләпүшле бабайлы булган халык без! Татар халкы заманында иң укымышлы халык булган.

Дөресен генә әйткәндә, чын урыс халкы башка милләт вәкилләрен бер вакытта да мыскылламады. Җыен әшәкелек үзен урыс дип атап, дөньяны бутап яткан шовинистлардан чыга. Татар кызы Алинә Заһитова Көньяк Кореяда узган олимпиадада алтын медаль алгач, фигуралы шууны үз кулында тоткан шовинистларга шок булды бит. Татьяна Тарасова 4-5 минутка сөйләү сәләтен югалтты хәтта. Илья Авербухы да 7-8 минутта гына аңына килде. Менә сиңа «бөек» Русия! Менә сиңа халыклар дуслыгы! Сүз уңаеннан гына әйтеп узам, алар берсе дә чын урыс милләтеннән түгел.

Татарстанда тагын бер «ский» бар, монысы инде Сладковский дигән бәндә. Татарстанның симфоник оркестры җитәкчесе булган бу адәм татар җырын – винегрет, урыс җырын десерт дип атарга батырчылык итте. Безнең халыкның салым акчасына яшәп ятучы, барлык ташламалардан да файда күрүче, кайбер татар композиторларының кискән тырнагына да тормаучы бу адәмгә бернинди дә чара күрелмәс микәнни? Мәдәният министры Әюпова: «Мин Сладковскийга шалтыратырмын, аның белән сөйләшермен», – дигән имеш. Аның белән сөйләшеп торырга түгел, ә эшеннән куарга кирәк. Һәм ул барлык татар халкыннан гафу үтенергә тиеш. Җитте инде, күпме уйнарга була халык белән? Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнаган, диләрме әле? Онытмагыз: пружина законы бар. Ул да кысыла-кысыла да, бервакыт кирегә атыла. Менә кайда кирәк ул безнең халык артистларыбызның, музыка белгечләребезнең, профессорларыбызның төпле сүзләре. Юк шул! Туфан абый кебек милли җанлы зыялыларыбыз да калмады ахры инде. Ә калганнары башларын җиргә төрткәннәр. Республика җитәкчелеге кая карый? Хәзер берәм-берәм баш калкыткан шовинистларны урыннарына утыртмасаң, алар төркемнәргә оешырга мөмкиннәр. Ә алар белән көрәшүе аһ-һай авыр булачак. Бер-икесен җәзага тартсалар, башкалары бераз шүрләр иде. Әлбир Крганов тәкъдим иткән «атабызның» андый вак-төякләр белән шөгыльләнеп торырга вакыты юк икәнен беләбез бит. Ул үз сүзен әйтте инде. Ул сүзләр Русиянең, Татарстанның Конституцияләренә каршы киләме, юкмы – анысы мөһим түгел. Бу система бик күп кешене ашата һәм барысы да гади халык хисабыннан. Шуңа күрә хакимиятне саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр дә эшкә җигеләчәк. Бу – көн кебе ачык.

Әй Раббым. Узган гасырның 37-38нче елларына кире кайтармасаң иде! Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез күргән михнәтләрне безгә күрергә насыйп булмасын дип телик.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии