Тукай яши безнең йөрәкләрдә

Тукай яши безнең йөрәкләрдә

Авылыбыз китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Күчтәнәч әби, Акбай, Мыяубикә самавырлы, чәкчәкле өстәл артында шагыйрьнең әкиятләрен, бишек җырын, көйгә салынган шигырьләрен искә төшерде. Авыл карагайлары арасына килеп «оялаган» Шүрәле дә, башка әкияти персонажлар да дуслык, татулык, тирә-якны матурлау турында сөйләде. Буреләр дә инде алай ук усал түгел, Шүрәле дә акылга утырган, имеш… Ә Былтыр хәтта аның хәлен белергә килгән, бармагы инде авыртмыймы, янәсе?

Безнең авыл китапханәсендә мондый тәрбияви чаралар даими үткәрелеп тора. Бу авыл халкын китапханәгә, китапларга якынайта. «Китап – белем чишмәсе», – дип юкка гына әйтелмәгән. Китап уку кешенең хәтерен яхшырта, сөйләм телен матурлый, үстерә, үзара аралашуны җиңеләйтә. Тукайның да ышанычлы дусты китап булган. Бу хакта ул «Китап» шигырендә бик ачык әйткән…

Г.Тукай бүген дә халык күңелендә. Ул үзе дә халык дип яшәгән, халык өчен иҗат иткән. Мондый бөек шәхесләр гасырга бер генә туа. Аның хакында әйтелгән җылы сүзләребез шагыйрь рухына дога булып барсын

Изображение удалено.Изображение удалено.Татар халкы үзе турында: «Без – Тукайлы халык», – ди. Әйе, без Тукайлы халык, Тукайлы булып калыйк та.
Тукай яши безнең күңелләрдә
Һәркем өчен һаман тере ул.
Халык йөрәгендә мәңге калды,
Җуелмаслык урын алды ул…

Флюзә КЛЯВЛИНА,
Башкортстанның Авыргазы районы, Әпсәләм авылы

Комментарии