- 31.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Арчада яшәүче бер туташның Искәндәргә язган хатын укыгач (И.Сираҗи, « Сездән безгә килгән «назлы» хатлар…«, №27, 11 июль, 2012), аңа карата тискәре уй, нәфрәтем туды. Халык өчен янып, көеп, алар мәнфәгатен яклап, тынгысыз, алны-ялны белмичә эшләгән журналистка нинди дорфа сүзләр юллаган, аның хезмәтен «сары журналистика»га тиңләгән, кыю журналистка тап төшергән, бу чын ялагайлык.
Безнең Кукмара ягында Искәндәрнең килгәнен түземсезлек белән көтеп алалар, билгеле, куштан, ялагайлар түгел, гади халык. Рәхмәт аңа, ул күпләрне утлы табада «биетте», әле «сикерәселәре», «бииселәре» алда.
Нинди генә болгавыр, вәхшилек, ялагайлык, комсызлык заманында да, нинди генә система булса да, дөреслек җиңеп чыгар.
Полициягә килгәндә, анда ялкау, дәүләт хисабында яшәүче «сорыкортлар» күбрәк, алар саф, намуслы эшләүче кешеләргә тап төшерә, биредә дөрес, гадел аттестация үткәрү зарур.
Кыерсытылганнарны яклаучы, саф күңелле, намуслы эшләүче, курыкмыйча, кирәкле, актуаль теманы яктыртучы «Безнең гәҗит» коллективына: Илфат Фәйзрахмановка, Искәндәр Сираҗига, Эльвира Фатыйховага, даими хәбәрчеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм! Мондый үткен каләм ияләренә, тормышка, яшәүгә, дөреслеккә гашыйк егет-кызларга алга таба да иҗади уңышлар телим.
Инде газетагыз елдан-ел зурая, үсә, сезнең сүзегезне ишетүчеләр, сезнең белән хисаплашулар арта бара. Тираж буенча сез 4 урында булсагыз, алга таба югары үрләргә менәрсез. Сез һәрвакыт юлда, ул күп чыгымнар сорый, сез халык арасында, башкача була да алмый, сез халыкчан газета, халык өчен эшлисез, сөйлисез, Җир-Ана баласын яклыйсыз.
Киләсе елда гыйнварда газетагызга 10 яшь була, ул тамырдан үзгәреш елы булачак. Кайчан гына 8 битле иде, аннан – 12, соңрак 16 битле булып чыкты. Сезнең 24-32 битле итеп, яңа өстәмә вариантлар кертүегез дә зур чыгымнар сорый. Әмма сезнең уй-фикерләрегез тормышка ашар дигән теләктә калам. Без үзебез дә кулдан килгән кадәр ярдәм итәрбез, иншалла.
Кабат кайнар сәлам белән, сезнең даими авторыгыз – хәбәрчегез Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Комментарии