Рәхмәт ишетәсе урында

Мөхәрриребез Илфат әфәнденең 8нче июльдә (№27. 2020 ел) «Без гаепле? Яки Безнең гәҗит җырлар җырлата алмый» дип язган мәкаләсен укыгач, тыныч кына кала алмадым. Хәзерге вакытта илдә барган сәясәтне аңлаган, бераз гына булса да, аңлы белемле кеше булса, «Безнең гәҗит»кә һәм аның журналистларына карата, рәхмәттән башка сүз әйтә алмас иде. Республикада берничә генә гәҗиттән башка, безнең шикелле гади халыкны яклап, азу ярган түрәләрне үз урыннарына утыртып суд юлларында йөргән тагын нинди гәҗит бар икән?! Республика буенча йөреп, берничә генә журналист белән ялга да чыкмыйча эшләп, зур тиражлы гәҗитебезне чыгаручыларны яратып, аларга рәхмәтләр әйтеп торучыларның чуты юк икәнен дә беләбез. Мин дә үземә кирәкле мәгълүматның күбесен «Безнең гәҗит»тән укып белеп барам. Һәм башкалар бастырмаган мәкаләләремне дә шушы гәҗиттә чыгарулары өчен аларга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.

Илфат әфәнде, минем җырларымны бастырмыйсыз, дип, бик әшәке сүгенү сүзләре ишетүе турында язып, ул кешенең телефон номерын да күрсәткән иде. Акны карадан аера белмәгән нинди адәм икән бу дип, мин бу кешегә шалтыратып карарга булдым. Үз исемемне әйтеп, «Безнең гәҗит»тә минем дә мәкаләләрем басыла, сезгә нәрсәсе белән ошамады бу гәҗитнең эшчәнлеге, дип сорадым. «Сез аның (Илфатның) дусты мәллә», дип сорады. Дусты булмасам да, дошманы да түгел инде, дидем.

Ике сүзнең берендә бик әшәке сүгенү сүзләре кулланып Илфатны яманлый башлады. Мәгънәсез сарык ул, бук белән повидлоны бутый, дип, бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, мин җыр яздым, композитор тикшерде, китап чыгар, дип әйтте. Мин аннан ялынып сорадым, минем җырларымны бастыр, дип. Ул бастырмады. Программа бастырып утыра. (Мин телепрограмма дип аңладым). Ни…й делать аңа. До… кешеләр аңа каршы, пошел он … . К…амыни ул минем мозгамны өшереп утыра. 900 млд Мәскәүгә китә, шуларны һәм главаларны язсын ул, дип миңа да, … син дә дураковолять итеп утырма, син Рәфкать Ибраһимов түгелдер әле, синең шикелле берәү миңа шалтыраткан иде инде, на… кирәк ул миңа, минем җырларымны бастырмагач, дигәндә телефон өзелеп китте. Ул үзе яңадан шалтыратып зарларын сөйли башлады.

Сиңа ошаган нинди гәҗит бар соң, дип сорагач, «Звезда Поволжье»ны атап, алар кешене судлаштырып йөрми, дип әйтсә дә, алар белән дә судлашып, гәҗитне яптырабыз, дип йөргәннәрен белеп торабыз, дидем.

Мин гавнистый түгел, ул дуракка санап утырмасын, әгәр ул гафу үтенеп, минем җырларымны бастырмаса, мин аның гәҗитен яптырам. Ул 2 коттедж да салдырып ята икән әле.

Син ничек яптыра аласың, аның гәҗитләрен, дигәч, менә күрерсең, анысы минем эш, диде.

Җырларымны бастырмый, дигән дәгъваның мәгънәсен аңламадым. Бу турыда кабатлап сорасам да аңлаешлы җавап булмады. Гәҗит бит ул магнитофон түгел, җырлый белми.

Абунәче акчасын ничек җиткереп, шундый да абруйлы гәҗит чыгара алуларына да исең китәрлек бит. Хөкүмәт гәҗитләрендәге кебек бюджеттан килми акча, андагыча 8 сәгать эшләп, ял итеп утыруларны белмичә, ничәмә-ничә ел бер мәртәбә отпуск да алмыйча, үзләренең шәхси машиналарында йөреп, үз көннәрен үзләре күреп эшли бит алар. Үз зарларын әйтеп, тәнкыйть белән сугарылган мәкаләләрне башка гәҗитләрдә бастырмаганнарын да беләбез. Ярый әле «Безнең гәҗит» бар мәкаләләремне халыкка җиткерүче, аларга рәхмәтле булып яшим мин. Минем дә чыкмый калган мәкаләләрем булгалый, тик аның өчен тавыш чыгарып йөреп булмый бит инде. Редакциянең үз планы бардыр, алар үзләренең мөмкинчелекләреннән чыгып, башкаралар эшләрен. Чаллыда яшәүче Яхъя Фәсхиев «Безнең гәҗит»не «яптыргач» мәкаләләремне кайда бастырырмын дип уйлап куйдым бит әле.

Яхъя Фәсхиев, милли хәрәкәттә йөрим дигән, милли хәрәкәттә йөргән кешенең «Безнең гәҗит»кә шундый әшәке карашта булуын аңлап булмый. Милләтне яклап язып торган гәҗитне ничек дошман итеп күрергә була икән?!

Хөрмәтле Илфат әфәнде, сез мондый акылсыз шикаятьләрне беренче мәртәбә генә ишетмисез. Әле бу соңгысы дип тә әйтеп булмый. Сез андый акылсыз тиле-миле сүзләргә бирешә торганнардан түгел. Күңелегезне төшерә күрмәгез. Сәламәтлеге шикләндерә торган кешенең фикере ул халык фикере дигән сүз түгел. «Безнең гәҗит»не чыга башлаган елларыннан башлап яздырып алып һәр атна саен кадерле кунагыбызны көтеп алган кебек сагынып алып укыйбыз. Һәм үзебезнең мәкаләләребезне бастыруыгыз өчен дә сезгә, редакциябез хезмәткәрләренә рәхмәтле булып калам мин. «Безнең гәҗит» озын гомерле булсын, үз халкына хезмәт итеп яшәвен телим.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Татарстан аксакаллар шурасы әгъзасы

РЕДАКЦИЯДӘН: даими авторыбыз Рәфкать абыйга зур рәхмәт. Әмма борчылырга урын юк. Мин, Сез билгеләп үткәнчә, сәламәтлеге шикләндерә торган кешеләрне дә аңларга тырышам. Тик Чаллыда яшәүче Саба кешесе Яхъя Фәсхиевның, җырларын нәкъ менә «Безнең гәҗит»тә бастырмыйлар дип, нәкъ менә безгә шул рәвешле дәгъва белдерүе аңлашылмый. Миңа аңлатуынча ул аны җырчыларга да тәкъдим итеп караган, Салават исә өч хәрефкә юллаган. Димәк, шундый шәп җырлардыр. Бәлкем, Яхъя Фәсхиев дөньяның иң популяр композиторы булып китәр, әмма «Безнең гәҗит» ул чагында да аның җырларын бастырмаячак. Ә инде сүзләрен бастыру турында икән сүз, без моны да эшли алмыйбыз. Шигырь авторы Яхъя Фәсхиев түгел бит. Җыр язу, аны башкару кимендә 3 кешедән торган төркем килешүе буенча эшләнә. Авторлык хокукларын бозу бүген әйбәт җәзалана. Шуңа күрә Яхъя Фәсхиевка «Безнең гәҗит»не яптырам дип кеше көлдермәскә, энергиясен менә шул авторлык кануннарын үтәп, иҗатын алга таба үстерү кирәк. Ә болай ул адәм мәсхәрәсенә калды. Мин андыйларга игътибар итмим.

Коттедж мәсьәләсенә килгәндә, әйе, авылымда өй салдым, әмма ул каркаслы арзанлы өй. Казанда редакция өчен дә шундый ук бина җиткермәкче булам, чөнки торак фатирымда редакция оештыру җиңел түгел. Мин бу яктан булдыксыз, минем чордаш коллегаларым әллә кайчан инде зур хан сарайларында яши, балаларына да шундый йортлар булдырдылар.

Кыскасы, исән-имин булыйк. Барыбыз да дәваланыйк. Кемдер психологик ярдәмгә күбрәк мохтаҗ, кемдер азрак. Хәзерге дөньяда аңа мохтаҗлык зур. Яхъя Фәсхиевның редакциябезне шулай «штурмовать» итүенә мин шулай гына дип нәтиҗә ясадым. Ирләр белән түгел, редакциябездәге кыз бала журналистлар белән дә сүгенмичә сөйләшә белмәгән кешегә игътибар итүебез, аңа зур мәртәбәдер әле, ул аңа лаек түгел. Газетабызны укымаса, сәлам әйтегез. Телефоны: 89173930325

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии