Татар илендә татар теле өчен көрәш

Татар илендә татар теле өчен көрәш

“Безнең гәҗит”нең 23 март санында 29нчы гимназиябезне яклап чыккан “Кеше ышанмаслык хәбәр…” дигән мәкаләгез өчен редакциягә дә, авторы Наилә ханым Вилдановага да зур рәхмәт. Олы улыбыз 29нчы мәктәбе ачылган көннән,1992 елның 1 сентябреннән шушында укыды. “2 бүлмәле фатирда яшәп торыйк, улыбыз мәктәп тәмамлагач, яхшыракка күчәрбез”, – дидек. 2002 елда тәмамлады. 2004 елда кызыбыз шушы гимназиягә китте. Инде хәзер аның укып бетергәнен көтәбез. Чөнки мин Яр Чаллыда балаларга шундый милли тәрбия бирүче башка мәктәпне белмим. Инде 1 атна балалар борчуда, каникул каникул түгел. Чөнки 16нчы мәктәбе ябылгач классларына, аннан килеп кушылган балаларга ничек читен булганын белә бит алар. Бу бит әле балалары тәрбияле, тәртипле гимназиясенә күчү.

77нче рус гимназиясендә балалар иләктән иләнеп, белеме, сәламәтлеге буенча тикшереп алына: аларның программалары да 2100 дип атала. Балаларны “Безнең программага туры килмисез”, – дип, киләсе елга ук кысрыклап чыгарачаклар.

Ата-аналар җыелышы тәмамлангач, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Яруллин янына килеп, сорау бирдем:

– Чит регионнарда татар мәктәпләре ачыла, ә үзебездәгесен нигә ябасыз?

– Менә Ливияне карагыз әле, анда мөселманнар сугышып ята, – димәсенме Яруллин.

– Сез нәрсә, монда үзебезнең мәктәп турында сүз бара, балаларыбыз турында, – дим аптырап.

Мин сөйлимен
Япун белән Кытайны,
Син сөйлисең
Миңнегаян түтәйне,

булды инде бу. Ул җыелышта туры биргән сорауга җаваптан ничек качарга икәнен өйрәнеп кайттым мин.

Римма МӨСӘГЫЙТОВА.

Яр шәһәре, Г. Камал бульвары, 14нче йорт.

Китмибез без!

Яр Чаллы шәһәрендә 29нчы татар гимназиясен саклап калу өчен көрәш дәвам итә. 24 мартта гимназиянең гомуммәктәп ата-аналар җыелышы үтте. Залның тулы булуы (күп әти-әни каникулда балалар белән авылларда ялда килеш), андагы чыгышлар өлкәннәрнең татар мәктәбен саклап калу өчен чын көрәшкә чыкканын күрсәтте.

Сыйныфларның ата-аналар комитеты рәисләре 17 мартта эшне оештыру өчен сайлап куйган штабның җитәкчесе Радик Рәсул улы Әхмәтов башкарган эшләр: очрашулар, җибәрелгән хатлар турында хисап тотты. Шимбә көнне үзе үк сишәмбедә очрашу тәкъдим иткән мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Хәлимов аны кичектерде. “Безнең гәҗит”, “Звезда Поволжья” газеталарында мәкаләләр чыкты. 2 апрельдә 14 сәгатьтә Җиңү паркында булачак пикетка рөхсәт алынды. Пикетка чакыру белдерүләре әзерләнде һәм ул бүген әти-әниләргә яшәү урыннарында ябыштыру өчен таратылачак. Гимназияне элек тәмамлап чыгучылар интернетта, татар мәктәбен саклап калу өчен, төркемнәр оештыра башлаган.

Каникул булу сәбәпле, татар гимназиясен ябарга җыенулары турында хәбәрне яңа гына ишетүчеләрнең чыгышлары бигрәк эмоциональ булды.

16нчы татар мәктәбен 3 ел элек көтмәгәндә ябып куйганнан соң баласын 29нчы гимназиягә йөртергә мәҗбүр ана Гөлфия Камил кызы:

– Мин үзем 16нчы мәктәптә укыттым. Декрет ялында чакта чакырып алып, “предприятие таркалу сәбәпле” дип, эштән көтмәгәндә азат иттеләр. Мин генә түгел, 1 класска балаларын яздырган башка әти-әниләр дә җәй көнне генә белде мәктәп ябылганны. Баштарак, менә шушы 77нче гимназия директоры кебек, безнең мәктәп бинасында ачылачак татар-төрек кызлар лицее директоры да безгә әллә ниләр вәгъдә итте: мөмкинлекләр, күп телләр… Сорау бирдем: “Безне нинди чыгымнар көтә? Мин декрет ялында, ирем бизнесмен түгел”. Директорның чырае караңгыланды. Шулай итеп, кемнеңдер малае белән кызын төрле мәктәпкә йөртәсе килмәде, кемдер 15нче рус мәктәбенә, акча ягыннан хәллерәкләре 19нчы рус мәктәбенә бирде. Бер әни елый-елый сөйләде. “3 мәктәп алыштырды кызым”, – ди. 15, 19нчы рус мәктәпләре, 52нче татар мәктәбе. “Билгеләре начарланды”, – ди. Безнең 28нче комплекста да Хәлимов шулай итте, 2 рус мәктәбен калдырып, татар мәктәбен япты. Татар-төрек лицее директорының вәгъдәләре кебек 77нченеке дә безнең гимназия бинасына кереп утырганчы гына. Аннан соң 27, 28нче рус мәктәпләренә куып таратачаклар.

Әни кеше, җыелышка килгән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Яруллинга туры сорау бирде:

– Үзебезнең комплекста татар мәктәбен яптыгыз. Минем балам кар көртләрен ера-ера буш җирләр аша 29нчы татар гимназиясенә укырга йөри. Озакламый 2нче балам шушы татар мәктәбенә киләчәк. Әйтегез, татар булуларында минем балаларымның ни гаебе бар, хәзер мин аларны кайда укытырга тиеш?

Әти-әниләр, 77нче байлар гимназиясендә сезнең балаларыгыз укыячак, дигәнгә ышанмагыз. Без үттек инде бу әкиятләрне.

“Безнең 29нчы гимназиядә балалар саны аз, икътисадый яктан татар балалары өчен бакча ачу отышлы түгел”, – дисез. Ә 3 катлы татар-төрек кызлар лицеенда ничә бала укый, ничә бала өчен балалар бакчасы ачтыгыз?

“Мирас” мәктәбе укучысы әнисе:

– Без бу мәктәптә 2 балабызны укыту өчен, шәһәрнең икенче башыннан – Студентлар урамыннан 26 комплекска күчтек быел. Хәзер кая китик?

Лилия Закирова:

– Балаларыбызны рус мәктәбенә бирсәк, кем безгә менә мондый “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән открыткалар бүләк итәчәк?

Ринат Хуҗин:

– 77нче гимназиягә балаларын, нигездә, “Джип”ларда китерәләр. Димәк, янәшәдә генә төзелүче 65 микрорайонда яңа мәктәп салып, аларны шунда күчерсәгез (анда мәктәп барыбер булачак), җәяү йөрмиләр бит, аларга барыбер.

Изображение удалено.

Бу өч сорауны да мәгариф идарәсе вәкиле оста гына җавапсыз калдырды.

Дөнья, Европа, Рәсәй чемпионнары бертуган Хәмидуллиннарның 2 вәкиле: әниләре Энҗе ханым һәм төпчек уллары Рим чыгыш ясады:

– Без шушы гимназияне тәмамладык. Балам булгач, аны да үз укытучыларыма алып киләчәкмен, – диде дөньяны сокландырган Рим.

Гомуммәктәп җыелышы ТР Президенты Р.Н.Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Д.Мостафин һәм Президент аппаратына, Дәүләт Советы депутатлары Р.Вәлиев һәм Т.Миңнуллин янына керү өчен делегация һәм ата-аналар комитетына яңа рәис итеп Радик Рәсүл улы Әхмәтовны сайлады. 2 апрельдә булачак пикетка лозунгларның эчтәлеген раслады.

Шул лозунгларның тәэсире микән, әти-әниләрнең Р.Хәлимов белән очрашуы кичектерелде һәм ул җирле телевидениегә: “29нчы татар лицее(!) бинасының бер канатында 77нче рус гимназиясе, икенче өлешендә хуҗалар укыячак”, – дип хәбәр итте. Һәрхәлдә, бу аның 1 адымга инде чигенүе иде: 77нче гимназия 29нчыны йотмый. Икенче адымны аңа тагын ясарга туры киләчәк: 1 сменада 950 бала укый ала торган мәктәпкә татар гимназиясенең – 550, 77нченең 600дән артык баласын сыйдырып булмаячак. Бигрәк тә рус гимназиясе директоры күчүгә ихтыяҗны эшчәнлекләрен киңәйтү өчен кирәк дип аңлатканда. Соңгы адым ясарга тиешле сәбәпнең берсе: 29нчы гимназиядә мөселман балалары өчен ачылган “Мирас” мәктәбе класслары укый. Ашханәдә хәләл ризык әзерләнә.

Кайсы яктан килеп карасаң да, иң дөресе: Яр Чаллыда яшәүчеләрнең икенче буыны 2-3 елдан мәктәпкә алып киләсе балаларга урын саклап калу өчен, 29нчы гимназиянең бер өлешендә татар балалар бакчасы ачу.

Шәһәр җитәкчелегенең дәүләти, акыллы карар кабул итүенә ирешү өчен, татар әти-әниләре хәрәкәттә, көрәштә.

Наилә ВИЛДАНОВА,
Яр Чаллы шәһәре.

Татар илендә өчен көрәш, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии