Ниләр генә күрми депутат башы

Ниләр генә күрми депутат башы

2010 елның 10 октябрендә Азнакай шәһәр Советына депутат булып сайландым. 20 депутат арасында мин берүзем эшче-депутат булып торам. Элек кенә ул республика һәм ил Югары Советларына механизатор, сыер савучы, яки завод-фабрика эшчесен сайлатуны җитәкчеләребез үзләре кайгыртып торды. Ә хәзер киресенчә, закон чыгару органына гади халыкны якын җибәрмәү өчен бик нык тырышалар икән. Мин моны үз башымнан кичкәнгә күрә ышанып әйтәм.

15 февральдә республикабызның Хөкүмәт башлыгы Азнакайда булып, район Советы сессиясендә катнашты. Әлеге утырышка шәһәр Советы депутатлары да чакырылды, ә мине чакырмадылар, имеш, башкалар җитәкче булганнары өчен генә чакырылган. Республика җитәкчесенең безнең районга килгәч туган уй-фикерләре, гомумән, республика буенча нинди сәясәт һәм өстенлекле юнәлешләргә игътибар бирелүе турында белү, сайлаучыларым белән даими эш итүче депутат буларак, миңа да кирәк иде. Ә гади халыкның бүгенге авыр тормышын халык арасыннан чыккан депутаттан да яхшырак белүче була аламы? Җитәкчеләр, миннән аермалы буларак, әллә нинди академияләр бетергән булсалар да, моны аңларлык дәрәҗәдә түгелләр.

Түрәләрнең эшче депутатка тискәре мөнәсәбәте әледән-әле сизелеп тора. Мәсәлән, шәһәр Советы карары нигезендә, һәр айның соңгы җомгасында, сайлаучыларым белән очрашу көнендә төп эшемнән бушатылып торам. Мондый очракта РФ Хезмәт кодексының 170нче статьясында «выплачивают работнику за время исполнения этих обязанностей компенсацию» диеп язылган. Ә айга бер туры килә торган мондый көннәр өчен, мин эшли торган «Азнакай УТТ» (технологик транспорт идарәсе) җитәкчелеге, миңа түләүдән баш тартты. Алга таба судлашмый да булмас, чөнки бу депутатлар арасында бүре законнары гына гамәлдә икән. Ә бит җитәкчебез Александр Петрович Попов үзе шәһәр Советы депутаты, алай гына да түгел, шул Советның рәис урынбасары да. Аның болай дәрәҗәсен күтәрүләре дә миңа күз-колак булып торсын өчен генә эшләнгән шикелле, сизеп торам, һич кенә дә мине яклау өчен түгел. Бездә бер коллективтан һәм аның буйсынуындагы кешенең бер Советка депутат булып сайлану очрагы яңадан юк. Шуңадыр, депутатлык субординациясен хасил иттеләр, ягъни мин депутатлык буенча да җитәкчемә буйсындырылган. Аның сүзләренә караганда, депутатлык бары тик үз теләгең белән башкарылучы җәмәгать эше генә булып тора икән. Җитәкчем фикеренчә, сайлаучыларны кабул иткән көн өчен мин берәр ял көнемдә эшләп нормамны тутырырга тиеш булам. Менә сиңа, мә! Әйтерсең, депутатлык эшчәнлеге өчен син прогул ясаганга тиң гаепләнеп, җәзага тартылырга тиеш. Әле бит сайлаучылар арасында депутат булган өчен акча түләнә дип уйлаучылар да юк түгел.

Февраль аеның хисап кәгазендә тариф буенча рейстагы бер сәгать өчен хезмәт хакы 53,2 сум каралган. Ә чынбарлыкта миңа түләү – сәгатенә 49,6 сумнан хисаплап, 118 сәгатькә 5852,8 сум гына тәшкил иткән. «Ялгышлык» бер дә арттыру ягына булмаган, әлбәттә. Ай саен эшләрен без, эшчеләр тикшереп торуга калгач, ул бухгалтерлар аттестацияләрен ничек үтә икән?

Машинамның кабинасы тутыгып, тишелеп, сәламәтлек өчен куркыныч була башлагач, ремонтка туктарга мәҗбүр булдым. Бүгенге көндә калай кисәкләре белән КамАЗ кабинасын ямыйбыз. Кабинаның кайбер өлешләрен беркетергә вак болтлар булмаудан зарлангач, цех җитәкчесе Рәфис Рәхимов, үз акчаңа сатып ал, диде. Әнә шулай, эшче сыйныфтан сайланган халык депутатына район җитәкчеләренең көн күрсәтмәскә теләвен вак-төяк түрәләр берсеннән-берсе уздырып тормышка ашырырга тырышалар.

Рәшит САФИУЛЛИН, Азнакай шәһәр Советы депутаты.

 

Комментарии