Чуашлар тагын да булдыра

Чуашлар тагын да булдыра

Ничә еллардан бирле бик күп урыннарга мөрәҗәгать итеп тә, бер бик мөһим эшне башкарып булмады. Бездән ерак түгел М-7 трассасы уза. Шунда ук – белән чик. Шушы урында матур итеп стелла куйдыру өчен, 10 елдан бирле тырышам. Ләкин хәзергә ваемсызлык.

Минтимер Шәймиев исеменә 10лап хат юлладым, Рафаэль Хәким белән телефоннан берничә тапкыр сөйләштем. Юл министрлыгына хатлар яздым… Файдасыз! Соңгы араларда Миңнехановка да хат китте. Әмма җавап юк. «Булдырабыз», диеп шапырынулар, бездән яхшырак, бай республика юк, диеп масаюлар – барысы да ялган, күзгә төтен җибәрү. Булыр икән шундый битараф җитәкчеләр. Аларга бер әйбер дә кирәкми. Татарның канын суырган, башын кискән Явыз Иван исемен генә утрауда мәңгеләштерү алда тора.

Изображение удалено.

Ә бит бу чик – безнең көнбатыш капкабыз. Биредә бик күп кешеләр фотога төшә, туйлар туктап, үзләрен фотода мәңгеләштерә. Бу чик – республиканың йөзе. Үзебезнең көч белән биредә бик матур стелла ясап куяр идек, ләкин безнең акча янчыгыбыз сай. Ә менә 1552 елда Казан ханлыгын саклаганда шәһит киткән, һәлак булган милләттәшләребезгә һәйкәл куйдык. Кечкенә булса да зур истәлек ул. Республикада андый һәйкәл юк әле. Газета укучылар да аның барлыгын белмидер. Ул да М-7 трассасыннан ерак түгел, 2004 елдан бирле тора. Һәйкәлнең язуын Урысбага авылы егете Фәрит Әхиялетдин улы Борһанов ясатып кайтты. Бик күп кешеләр аны төзүдә көч куйды һәм финанс ярдәмен күрсәтте. Анда болай диеп язылган: «Ватаныбызны илбасарлардан саклаганда һәлак булган каһарман милләттәшләребезгә. 1552 ел. Халкыбызның барлык сугышларда башларын салган данлыклы улларына һәм кызларына».

Хәзер фотолардан чик буенда торучы чуваш стелласы белән татарныкын чагыштырып карагыз инде. «Татарстан Республикасы» дигән сүз юк монда. Ә чувашлар (әйтергә кирәк, бик тә ярлы республика – авт.) ничек матур итеп ясаганнар. Шушыннан кемнең үз республикасын ныграк яратуы күренә инде. Шәймиев белән Миңнехановмы, яки Федоров белән Игнатьевмы?

Бармы бу дөньяда дөреслек? Юк һәм булмас та! Мин еш кына «» радиосын тыңлыйм. Соңгы араларда Татарстан белән бәйле хәбәрләр дә ешайды. Фәизгә һөжүм, ваһһабчыларны ату, шартлаулар, офиста берсенең чыршы куйдырмавы, татарларның урыс телен «кысуы», хиҗап мәсьәләсе – исламга бәйле бик күп темаларны күтәрәләр. Аларга ничә хат яздым – җавап юк. Бер уйлаганда, гаепсез, гади темалар, ә яхшылап карасаң, бу бит, акрын гына, халыклар арасына «елан җибәрү». Никтер чуашлар яки марилар турында ишетмим, һаман Татарстан хәле турында «борчылалар». Ә анда эшләүчеләрнең күбесе яһүдиләр икән, ләбаса. Төрле чагыштырулар һәм уйлар килә башка… Никтер, баш мөхәррир Венедиктов та минем белән контактка керергә теләми. Юкса, икебез дә тарихчылар бит. Мин аңа «На стыке континентов и цивилизаций…» дигән китапны укырга киңәш итеп яздым һәм аны укучыларга да тәкъдим итәр идем. Анда барысы да документаль нигездә, үтә дә аңлаешлы итеп язылган. Моны һәрбер татар кешесе укырга тиеш!

Рөстәм СӘЙФУЛЛИН, хәрби пенсионер.
Әнвәр МИНҺАҖЕВ фотолары.

Комментарии