Яңа ел алдыннан

Менә тагын Яңа еллар җитте. Ул безнең бәйрәм түгел түгелен, ләкин бу бәйрәмне һәркем көтеп ала торгандыр. Җир Ана күкрәгендә торып кояш – тормыш учагы тирәли әйләнеп чыктык дигән сүз. Бер ел! Аллаһы безгә бүләк иткән бәһасез бүләк – гомернең олы өлеше. Быелгы ел халкыбыз өчен, ил-көн өчен җиңел булмады.

Хөкүмәт халык өчен бернәрсә эшләмәде, гадәттәгечә, үзенә кирәкле карарларны гына кабул итте. Берәр заман тормыш яхшыруына өмет сүнә, хөкүмәткә ышаныч бетә бара, халыкны талау арта. Монда үзебезнең битарафлык та, милли
үзаң булмау да, үз-үзеңне, халкыңны хөрмәт итмәү дә сәбәпчедер. Түрәләрнең чиксез азынуы да, кешелек сыйфатларының җуела баруы да… Ләкин байлык – бер айлык дигән мәкальне онытмаска иде, алда ахири дөнья көтәсен истән чыгармасак иде. Бу дөньяда без кунак кына. Кем әйтмешли, баш исән булсын! Үтеп баручы елны рәхмәт хисе белән озатыйк. Алга өмет белән карыйк, Яңа ел бусагасын ышаныч белән атлыйк. Яңа ел белән, барыгызны да!
Җир буйлап Яңа ел атлый

Яңа еллар тәрәз кага

Йомшак карлар сылый-сылый.

Киңрәк ачыйк ишекләрне –

Җир буйлап Яңа ел атлый.

Узган мизгел узган инде,

Үзгәртеп булмый аларны.

Бәрәкәтлерәк булыр, дип

Каршылыйк Яңа елларны.

Бу ел шундый ел булсын –

Чынга ашсын теләкләр,

Таралсын шомлы болытлар,

Калсын тик шатлык, бәхетләр!

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Комментарии