- 30.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Соңгы вакытта ил башлыклары да, депутатлар да коррупциягә, ришвәткә каршы кануннарны кырысландыру турында күп сөйли башлады. Нәтиҗә бармы соң? Юк бит! Ул була да алмый. Чөнки коррупционерлар аларның үзләре арасында, чөнки алар закон буенча кагылгысызлар рәтендә йөри. Карга күзен карга чукымый. Мәсәлән, урам себерүче ришвәтче дә, коррупционер да була алмый бит.
Әле тагын бер якны әйтмәкче булам. Берәү 50 мең сум ришвәт алды ди. Бу, билгеле, күп акча. Ләкин бу бер тапкыр, яшерен эшләнә. Аны шунда ук тоталар, телевизорлардан күрсәтәләр, хөкем итәләр һәм озак вакытка рәшәткә артына утырталар. Ә даими, ачыктан-ачык урлаучылар турында бер сүз әйткәнне дә ишеткән юк.
Хәер, хәзер бит бөтен тормыш, һәр вак-төяк акчага корылган. Кечкенә генә мисаллар аша да моның шулай булуын дәлилли алам. Җәй көне, балыкка барганда, черкигә каршы сөртенә торган крем алган идем. Өч тапкыр сөртендем, дүртенчесендә крем чыкмады. Теш пасталарын кысып чыгаргач, элек аның кимегәне күренә иде. Хәзер тюбикларны шулай ясаганнар, ул кысыла да кире урынына кайта. Анда күпме икәнен белә алмыйсың. Шырпыны элек тә, хәзер дә Киров шәһәренең «Красная звезда» фабрикасы чыгара. Элек тартманың тышына 52 шырпы дип языла һәм шулай була да иде. Ә хәзер шундый ук капта 35-40 шырпы. Анысы да сызгач, «уйлап тора» да, йә кабына, йә сүнә. Моны чыгаручыга 50 мең генә керми бит. Ярый, бәя базарныкы, ә санга базарның ни катнашы бар? Мондый нәрсәләр бик күп бит. Орлыклар (мәсәлән, кыярныкы) кабында 6 данә генә була, аны 0,02 грамм дип язалар, чөнки 6 орлык дип язу үзләренә дә ояттыр. 0,02 граммны үлчәп кара син! Алтын кибетенә барып, лупа астына куеп, эскәк белән сак кына тотып, үлчәүгә салырга туры килмәгәе! Чәй, кофе банкаларын да бер вакытта да тулыны күрмәссең. Бу бит дәүләт күләмендә бара.
Моны бетереп булмый микәнни? Аны белүче юкмы, әллә кирәк түгел микән?
Мәскәү депутатлары белән безнең ише кеше дә элемтәгә керерлек булсын иде. Юкса, аларга әйтер сүзләр бик күп бит.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.Коррупция шырпыдан башлана ,
Комментарии