- 30.10.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татар халкының милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе булган Рафис Кашаповка Чаллы шәһәре суды карары белән, 3 еллык төрмә җәзасы бирелде. Кемгә ничектер, бу турыда уйлаган саен, күңелләрне нәрсәдер тырнап торган шикелле. Хурлану хисләре белән, бик авырдан кичерәм бу суд карарын. Мин генә түгел, күңелләрендә миллилек хисе булган, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый белгән башка милләттәшләребезнең дә тынычлыгын алгандыр бу хәл. Ни өчен дигәндә, татар милли хәрәкәт җитәкчесен төрмәгә утырту – бөтен татар халкының уй-фикерләрен, хыялларын санга сукмыйча, халкыбызга карата эшләнгән җинаять кебек күренде миңа.
Рафис Кашапов Украинада барган сугышка каршы булып яки Кырым татарларын яклап әйткән сүзләрен интернетка куйган икән, бу бит күпчелек халыкның фикеренә туры килә торган гамәл. Русиянең үзәк газеталарында һәм «Эхо Москвы» радио тапшыруларында күпкә катырак итеп әйтелгән сүзләрне ишетеп торсак та, аларга тешләре үтми, ахры. Аларның берсен дә төрмәгә утыртканнары юк бит әлегә. Ни өчен дигәндә, Русия Конституциясендә сүз иреге тыелмаган, һәр кешенең үз фикерен әйтергә хокукы бар ич.
Әйткән сүзләре белән, Кашапов халыклар арасында дошманлык тудыруда гаепләнсә дә, аның сүзләре белән бәйле рәвештә бернинди сугышлар да, тарткалашлар да булмады бит үзе. Ә менә бу суд карары буенча татар милли хәрәкәте җитәкчесен, татар булганы өчен дип аңларга кирәк, юк гаепләрен бар итеп, аны төрмәгә утыртучылар, киресенчә, үзләре махсус рәвештә, республикадагы тынычлыкны бетерү өчен эшләнгән кебек күренә. Кашаповны төрмәгә утырту бөтен татар халкын төрмәгә утырту кебек кабул ителә.
Шушы суд карарына бик нык шатланучылар да булгандыр, ләкин шатлыклы очрак түгел шул бу. Сталин заманындагы репрессияләр дә әле Ленин үзе исән вакытта ук, иң беренчеләрдән булып, безнең милләттәшебез Мирсәет Солтангалиевны кулга алулар белән башланып китә. Анда да шатланучылар булгандыр. Ул вакыттагы ил җитәкчеләре арасында, үзләрен-үзләре сакларга өйрәнгән булсалар, соңыннан үзләренә дә гаеп тагылып, юкка чыгарылып бетмәгән булырлар иде. Суд органнарында эшләп, ил халкының күренекле җитәкчеләреннән «халык дошманнары» ясап утыручыларның, тора-бара үзләренең дә халык дошманына әйләнеп, юкка чыгарылулары турында билгеле булды бит. Әгәр ил җитәкчеләре акыл белән эш итәргә өйрәнмәсәләр, әллә нинди ыгы-зыгылар китереп чыгарулары бар. Әле күптән түгел булган, онытылып та бетмәгән, бер кеше гомере дәверендә булган аянычлы хәлләрдән генә булса да гыйбрәт алып, акыл белән эшләргә өйрәнсеннәр иде ил җитәкчеләре.
Ил җитәкчелегендә, алмашсыз, озак еллар буе утырган хакимиятнең эшен берничек тә аңлап булмый торгандыр. Аларның яңа кабул иткән законнары да, Конституциядә язылган законнарга каршылыклы булып, хакимияттә үзләрен саклап калу өчен генә кабул ителә. Күреп торабыз, ничә еллардан бирле оппозициядәге бер генә партияне дә үткәрмиләр бит. Ил җитәкчеләре үзләре киткәннән соң макталып сөйләрлек дәрәҗәдә эшләргә өйрәнсеннәр иде. Бусы Русия тарихында булган хәл түгел бугай.
Сүзебез Рафис Кашапов турында башланып киткән иде. Рөхсәт ителгән төрле ысуллар белән, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итеп булса да, аны иреккә чыгару турында уйлансак иде, хөрмәтле җитәкчеләребез һәм милләттәшләребез. Әнә Чечня иленең башлыгы Рамзан Кадыйров, үз республикасының халкын һәм динен саклау буенча, куркып тормыйча, үз сүзен өздереп әйтеп, үз халкы алдында зур геройлык күрсәтә алды бит. Әгәр дә бүген Рафис Кашаповны яклый алмасак, киләсе көннәрдә безнең тагын да зуррак югалтуларга дучар булуыбыз бар. Моны аңлап, эш итсәк иде.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии