Чабата чәчәк ата

Чабата чәчәк ата

Кыш уртасында, атнаның икенче көнендә чабатамның берсе тишелеп, бүселеп чыкты. Мәктәпкә дә, уенга да шул бер аяк киеме бит инде. Минем 5нче класста укыган вакыт. Базар көнгә әле ерак. Бу хәлдән чыгар юлны әнкәй болай хәл итәргә булды. Көз көне бәрәңге алганда үзенең бер сыңар чабатасы тишелеп, шуның сыңарын сарай эченә кыстырып куйган булган. Балчыкка катып кипкән кап-кара чабата бу. Колхоз эшеннән калу тыела, шуңа үзебезнең бәрәңгене колхоз эшенә бармастай яңгырлы көннәрдә ала идек. Менә шул сырларына балчык каткан олы чабатаны алып кереп, минем сап-сары чабата янына китереп куйды. Кыш көне алар шулай чиста килеш тишелә иде. «Кимим, мәктәпкә бармыйм, мәктәптә көләләр», – дип киреләнүемә каршы, әнкәй: «Бармам мин сиңа! Узган айда бер көн дәрес калдырган өчен дә Асия апаң өйгә килде», – дип, теге кара чабата белән сыртка ару гына сылады. Балчыклары шыбырдап идәнгә коелды. Барыбер ул көнне мәктәпкә бармадым, елап куркыттым. Икенче көнне мин йокыдан торуга өр-яңа бәләкәй чабата көтә иде.

Сарманның үзендә урманнар юк. Иң якын урман да 12 чакрымда. Базар көнне аркаларына чабата тутырылган капчыклар асып, 2-3 кеше берләшеп, колхоздан ат сорап алып торып та сату итәләр иде. Аларда чабата өчен материал – юкә кайрысы да бар. Җабир абзыйлар хәлле генә гаилә, аларда мунча бар. Җабир абзый сугышка бармаган, яше чыккан булган. Алар да өйләрендә чабата ясап сата иде. Чабата ясый белмәгән гаилә сирәк булгандыр ул елларда. Юкәсе генә булсын. 2-3 размер калыпларны һәр малай-шалай үзе үк мәтәштерә. Чөшле (чабата ясау коралы) һәр хуҗалыкта бар. Кайчак елап куркыту да ярап тора икән.

Шул еллардагы бер такмак искә төште: «Әй чабата, чабата, чабата җиргә ята. Атна-ун көн дә кимисең, чабата «чәчәк ата».

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии