Бәйсезлек көне чәчәк бәйрәме?

30нчы август шәһәр көне түгел, Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул иткән көн ул. Аның кабул ителүенә 29 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары Казан шәһәренең берничә урынында билгеләп үтелде, тик бәйрәмнең нәкъ менә бәйсезлек турында декларация кабул ителүгә багышлап үткәрелүе турында бер сүз дә булмады. Хәзер аны шәһәр көне, республика көне диләр, Чаллы шәһәрендә хәтта чәчәк бәйрәме дип тә атаганнар. Әллә бу Татарстанның чәчәк атуын белдерү буламы, дисәм, халыкның милли хисләре кыерсытылганда, Ана теле кысылганда ул нинди чәчәк ату булсын инде.

30нчы август көнне бәйрәм чараларын Каюм Насыйри урамындагы концертка барудан башларга булдым. Килгән кунаклар утырып торсын өчен берникадәр урындыклар да куйганнар монда. «Старотатарская слобада приглашает гостей» дигән сүзләрнең астына татарча тәрҗемәсен дә язып элгәннәр хәтта. Концерт үзе урыс телендә алып барылды. Башланып китеп, беренче алты чыгыш гел урыс телендә генә булганнан соң, бер мәртәбә татар көен баянда уйнадылар. Аннары тагын дүрт чыгыш рәттән урысча булгач, утырган урыннарыннан торып китүчеләр дә булды. «Монда урыслар юк бит. Бу концерт кем өчен икән соң?» – дигәннәре ишетелде. Дөрестән дә, Камал театры һәм аңа якын урамнардагы мәйданнарда гадәттә татар телендәге чаралар үткәрелә иде бит. Рус телендә бара торган концертлар башка урыннарда да җитәрлек югыйсә.

Аннары мин ТИҮ оештырган концертлы митинг буласы урынга киттем. Митингка килүчеләр гадәттәгедән ким түгел – 140-150 тирәсе кеше җыелган иде. Бүгенге митинг тимер рәшәткәләрсез генә үткәрелде.

1990нчы елда Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул итүдә иң актив катнашучы, зур хөрмәткә лаек булган дүрт депутатыбыз, кайбер язучылар, шагыйрьләр, артистлар, Чуашстаннан, Татарстанның башка шәһәрләреннән дә килүчеләр бар иде. Митингны алып баручы, ТИҮ әгъзасы Рәүф Ибраһимов Татарстанның бәйсезлеге турында кабул ителгән декларацияне укыды. Декларация һәм республикада үткәрелгән референдум нәтиҗәләре тулы көченә эшли алмаса да, рәсми рәвештә алар юкка чыгарылмаган һәм аны юкка чыгарырга беркемнең дә хакы юк.

Бер караганда хәзерге тормыш алай начар булмаса да, 9-10 мең сумлык хезмәт хакы яки пенсиягә яшәүчеләр үз хәлләрен үзләре генә беләдер.

Шәһәрләребездәге юллар, күперләрнең матурлыгы, метро төзелүе безне шатландырып, горурлык хисләре уятса да, милләтебезне юк итү өчен төрледән-төрле мәкерле гамәлләр белән һөҗүм итүләр булып торганда бу матурлыклар күзгә күренми шул.

Үз җитәкчеләребезнең булдыклылыгында шигебез юк анысы, ләкин кирәк вакытта аларның үзләрен дә, халкыбыз мәнфәгатьләрен дә яклый алмаулары куандырмый.

Гасыр башыннан бирле алышынмый утырган хакимият булганда яңа сайланган депутатлардан да кешелекле гамәлләр көтәрлек түгел. Без патша заманыннан бирле кыерсытылып яшәгән милләт. 21нче гасырга чыккач та хокуксыз булып, коллар хәлендә яшәргә теләмибез шул.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии